Татарстанда һава торышы үзгәрә башлады. ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, яңгырлар һәм апрельдәге сыман һава температурасына алмашка җылы һава торышы килә.
«Татар-информ» элек сишәмбе көнне республикада +26 градуска кадәр җылы һәм көчле җил көтелүен хәбәр иткән иде. 28 июньдә явым-төшем күзәтелми, коры һава торышы көтелә. Төнлә температура 5-13 градус тәшкил итәчәк, ә көндез 23-28 градуска кадәр күтәрелә.
Пәнҗешәмбе көнне көндез кыска вакытлы яңгырлар булуы мөмкин. Термометр баганалары төнлә 9-14 градус һәм көндез 22-27 градус җылы күрсәтәчәк.
Синоптиклар фаразлавынча, 30 июньдә һәм 1 июльдә көчле җил белән яңгырлар, яшен көтелә. Әмма температурасы әллә ни үзгәрмәячәк. Көндез һава 22-28 градуска кадәр җылына.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев