erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авариядә һәлак булганнарның авылдашлары: «Күрәчәкләре булгандыр инде»

Бүген Арча-Сеҗе юлының 14 нче чакрымында булган коточкыч фаҗига булган.

Юл һәлакәтендә 4 кешенең гомере өзелә: 3 ир-ат һәм бер хатын кыз. Әлегә авариянең нечкәләрен тикшерәләр.

Кайбер чыганакларга караганда җиңел машина йөртүчесе каршы якка чыгып, “УАЗ”ик белән бәрелешкән. “ВТ” хәбәрчесе Разъезд Курса станциясендә яшәүчеләр белән шалтыратып сөйләште. Авылдашларының үлемен ишеткәч, бөтен авыл хәсрәт эчендә.

– Камилә апа тумыштан ивналид иде ул. 35 яшьлек авыру улы Фәнис белән яшәде. Йортка керткән ире Илдус исемле иде. Алар шактыйдан бергә торалар иде. Бик яхшы гаилә иделәр. Камилә апа авылдагы һәр кешене белеп торды. Бик ачык күңелле кеше иде ул. Кем белгән бит, менә шулай булыр дип. Бер мизгелдә өчесе дә вафат булдылар. Камилә апаның Казанда яшәүче сеңлесенә хәбәр итеп, аны чакыртып кайтардык. Илдус абыйның да туганнан-туган сеңелләрен таптык, – ди авыл советы хезмәткәре Лениза исемле ханым.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу гаилә бүген Арчага хастаханәгә юл тоткан. Күршеләре Харис абый сүзләрен тыңлап, аларны машинасы белән алып барган. Тик кызганыч, ул да ике улын, хатыннын калдырып вафат булган.

– Авылдашларыбызны иртәгә җирләячәкбез. Урыннары оҗмахта булсын, якыннарына сабырлык, – ди Лениза ханым.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/12/157963/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев