erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авариядә биш яшүсмер һәлак булган

Туган көн бәйрәм иткәннән соң...

Ростов өлкәсенең Новочеркасск шәһәрендә үсмерләр утырган машина агачка бәрелгән. Биш үсмер урында ук һәлак булган, бер малай хәзерге вакытта реанимациядә ята.

Фаҗига 18 апрельдә иртәнге дүртләр тирәсендә була. "Hyundai" машинасы белән 2007 елда туган малай идарә итә, ул әтисенең машинасын сорамыйча алып чыгып киткән. Салонда балигъ булмаган алты бала була.

Үсмерләр үзләренең сәфәрен видеога төшереп, социаль челтәрләргә элеп барган. Соңгы видео төнге сәгать өчтә эленгән, 4.30да болар фаҗигагә тарыган.

Җинаять эше ачылган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яшьләр җомга көнне дус малайның туган көнен уздырырга җыелган. Бәйрәм шимбә көнне дә дәвам иткән. Аннары туган көнен уздырган 14 яшьлек малай машина руленә утырып, чыгып китәләр. Агачка бәрелгәндә машина бик зур тизлек белән бара торган була. Биш үсмер урында ук үлә.

Авария вакытында салонда 13-15 яшьлек өч малай, 14-15 яшьлек ике кыз була, дип яза Кызыл таң. Исән калган малайның хәле бик авыр...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X