erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автобус шоферы полицейскийларга транспорт чарасына атулары хакында әйтте

Гадәттән тыш хәл Глушко урамында булган. Пассажирларның берсе дә зыян күрмәгән. Урында полицейскийлар эшли.

 Бүген гаммәви мәгълүмат чараларында Казанда кемнеңдер автобуска атуы хакында хәбәр дөнья күрде. ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе агентлыкка тәкъдим иткән фотода автобусның бер тәрәзәсе ватык икәнлеге күренә.

ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, гадәттән тыш хәл Глушко урамында булган. Пассажирларның берсе дә зыян күрмәгән. Урында полицейскийлар эшли.

«Полиция хезмәткәрләре тиешле чаралар үткәргәннән соң автобусны гаражга озатачаклар. Аның ватылган тәрәзәсен алыштыргач, җәмәгать транспорты янә маршрутка чыгачак», - диде Темляков.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтендә агентлыкка ачыклык кертүләренчә, «Гвардейский» полиция бүлегенә автобус йөртүчедән гариза кергән. Әлеге хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.

https://tatar-inform.tatar/news/incident/20-04-2021/kazanda-avtobus-shofery-politseyskiylarga-transport-charasyna-atulary-hakynda-ytte-5820515

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X