erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автомобильнең тонировкасы дөрес булмаса, зур штрафлар салына

Көн яктылыгы арткан саен автомобильләре тәрәзәләренә тонык элпә ябыштыручылар саны да күбәеп китә икән. Ләкин, биредә ГОСТ таләпләрен үтәү зарур.

Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе инспекторлары, журналистлар катнашында, Казанда максатчан рәвештә «Тонировка» рейды үткәрде. Безнең экипаж Әмирхан урамын күзәтчелеккә алды. Егерме минут эчендә ике транспорт чарасы туктатылды. Автоинспекторлар дөрес шикләнгән, пыяланың яктылык үткәрүчәнлеген ачыклый торган тауметр аппараты гаепне дәлилләде. Автоһәвәскәрләр кимчелекне бетерергә мәҗбүр булачаклар.

ГОСТ таләбе буенча автомобильнең алгы тәрәзәсе пыяласы яктылыкны 75 процентка үткәрергә тиеш. Алгы ян-як тәрәзәләр өчен бу таләп-70 процент. Арткы тәрәзәләрне ни дәрәҗәдә тоныкландыру теләге автомобиль хуҗаларының үзләреннән тора.

Автомобиль тәрәзәләренә көзге кебек ялтырый торган элпә ябыштырырга рөхсәт юк. Чөнки мондый элпә юл хәрәкәтендә катнашучы башка йөртүчеләрнең күзләрен чагылдыра. Хамелеон, ягъни төсен үзгәртә торган элпәне дә ябыштырырга мөмкин, тик аларның яктылык үткәрүчәнлеге 80 проценттан ким булмавы сорала.

Транспорт чаралары тәрәзәләренә ГОСТ таләпләренә җавап бирми торган элпә ябыштырган өчен, Административ хокук бозулар кодексының 12.5 матдәсенең 3.1 бүлеге нигезендә 500 сум штраф салына. Әгәр транспорт чарасын идарә итүче таләпне үтәмичә кабат эләксә, Административ хокук бозулар кодексының 19.3 матдәсенең 1 бүлеге нигезендә инде 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр штрафка тартыла. 15 тәүлеккә административ арест яки 40 сәгатьтән 120 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тарту җәзасы да кулланылырга мөмкин. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Элек автоинспектор “тонировка” өчен автомобильнең дәүләт теркәү номерын да салгызып алырга хокуклы иде, 2020-23елда мондый гамәл каралмаган.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/avtomobilne-tonirovkasy-dres-bulmasa-zur-shtraflar-salyna

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X