erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл җирлеге башлыгы ришвәт биргәндә арадашлык иткән өчен суд каршына басачак

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2017 елның май-июнь айларында Казанда Биектау районының бер авыл җирлеге башлыгы хәрби хезмәттән качарга теләгән егеттән 130 мең сум акча алган. Бу акчаны алар армиягә барудан азат иткән өчен хәрби комиссариат хезмәткәренә бирергә ниятләгән ("Ватаным Татарстан").

 

Шуннан соң авыл җирле башлыгы акчаны үз танышына биргән, ул аны хәрби комиссариат хезмәткәренә тапшырыр дип уйлаган. Чынлыкта исә әлеге арадашчы акчаны үзләштергән һәм аны үз кирәгенә сарыф иткән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Авыл җирлеге башлыгына карата ришвәт биргәндә арадашлык иткән өчен җинаять эше кузгатылган. Ул үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эшен, алга таба тикшерү өчен, Казанның Совет районы судына тапшырганнар. Арадашчыга карата кузгатылган эш аерым производствода тикшерелә, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X