Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Авылларга һөҗүм итүче кыргый җәнлекләр ни сәбәпле арта?

    Кайдадыр тавыкларны буып чыкканнар, кайдадыр куяннарга һөҗүм иткәннәр. Республиканың төрле районнарыннан килеп ирешкән шундый эчтәлектәге хәбәрләрне әледән-әле ишетергә туры килә. Авылларга килүче чакырылмаган кунаклар кемнәр алар? Һәм аларга каршы ничек көрәшергә? Без шул хакта белештек. ("Ватаным Татарстан", Зөһрә Садыйкова)

    Соңгы көннәрдә интернетта кара төстәге, ак тәпиле һәм ак борынлы җәнлекләр төшерелгән видеолар пәйда булды. Белгечләр аның кыргый әрлән, карабаш булуын әйтә. Ул яшелчә бакчасына зур зыян сала икән. Бигрәк тә кишер, бәрәңге белән сыйланырга ярата, ди. Җирне казып, теләсә кая зур һәм күп тишекләр ясый. Әлеге җәнлекләрне су буенда урнашкан авылларда аеруча күп очратырга мөмкин.

    Арчада яшәүче Ильяс Фәттаховларның бакчаларында да кыргый әрлән еш кунак була икән.

    – Казансу янәшәдә генә булгач, кыргый әрлән элек тә бар иде, хәзер дә еш очрый. Аңа аптырыйсы юк. Безнең тирәлек өчен гадәти күренеш ул, – ди Ильяс Фәттахов. – Бервакыт Шәмсенур дигән апа колхоздан ике капчык борчак алган иде. Аны зур бер савытка бушатып куйганнар. Күпмедер вакыт узгач, чыгып карасалар, борчактан җилләр искән. Башта күсе ташып бетергәндер дип уйладык. Шуннан соң бер тишек күреп алдык та, шуны казыдык. Әрлән үз йортын бик катлаулы итеп, барысын да уйлап эшли бит. Бер бүлегендә йоклый, икенчесендә ашый, өченчесендә бала чыгара. Менә шул юкка чыккан ике капчык борчакны әрлән оясыннан табып алдык без. Муен астындагы капчыгына тутырып ташыган ул аны.

    Ильяс Фәттахов  фикеренчә, соңгы елларда әрләннәр активлашты, дигән сүз дөреслеккә бик үк туры килеп бетми.

    – Алар артык азына алмыйлар, чөнки көрәш ысулы җиңел. Әрләнне капкын белән генә дә эләктереп алып була. Шулай ук читлек шикелле тозак эченә берәр яшелчә (мәсәлән, кишер) куеп та җәлеп итеп, эләктерергә мөмкин.

    Авыл халкының теңкәсенә тигән, әрләннән яманрак тагын бер җәнлек бар. Анысы – сасы көзән. Әрләннән аермалы буларак, әлеге әрсез һәм усал җәнлек кош-кортларны «ярата».

    – Берничә ел элек бездә дә булды андый күңелсез хәл, – ди әңгәмәдәшем. – Яңа Кишет авылында 32 тавыкны буып чыккан иде. Кетәклектә бер әтәч утырып калган… Без малай чакта сасы көзән шулай ук гадәти күренеш иде. Мал-туар, кош-корт күп, шуңа күрә әлеге җәнлекләр дә еш кунак була торган  иде. Ул елларда хәтта бүреләргә кадәр төшә иде авылларга.

    Бүреләре күренмәсә дә, төлкеләре әле дә очраштыргалый анысы. Дөрес, белгечләр әйтүенчә, быел аларның саны кимегән. Ләкин кайбер авылларда әле дә очратырга, алардан килгән зыянны санарга туры килә.

    – Безнең авылда төлкеләр еш кунак була, – ди Балтач районының Арбор авылында яшәүче Руфия Мифтахова. – Йортыбыз авыл читендәрәк урнашкан. Төлкене үзебезнең печәнлектә дә, көтү көткәндә су буенда да күрдек. Күптән түгел генә дүрт тавыгыбыз, бер әтәчебез башы-аягы белән юкка чыкты. Үзебез күрмәсәк тә, шул төлке эшедер дип уйлыйбыз. Авылдашлар арасында да, төлкене, балаларын күрдек, дип әйтүчеләр бар. Быел шактый кешенең кош-кортын алган, дип ишеттем. Үз күзләрем белән күрмәгәч, кистереп кенә әйтә  алмыйм. Ләкин халык шулай дип сөйләште. Тавык, каз бәбкәсе, үрдәкләрен кайсын буып, кайсын үзе белән алып чыгып киткән, диләр.

    Авыл халкы фикеренчә, хәзер төлкеләрнең дә токымы, холкы алышынган.

    – Элекке җәнлекләр түгел инде болар. Сары матур төлкеләр авылга кермиләр иде, –– дигән иде бер сөйләшеп утырганда Актаныш районыннан Корбангали Хафизов. – Әтиләр заманында умарталарны урманда тота торган идек. Шунда җәйлеккә тавык, күркәләрне дә алып бара идек. Кош-кортларны тотар өчен сеткалар да юк иде. Лапас кырындагы куначада гына утыралар иде. Шулай булса да, анда төлке килеп, алып китми иде бит. Читкә таралган кош-кортлар гына төлке корбаны була иде.  Югыйсә ул вакытта да бар иде алар. Токымнан дип уйлыйм мин аны. Хәзер бит алар песидән аз гына зуррак, җитез. Каралты-курага кош-корт ауларга керсә дә, барысын да буып бетермичә чыгып китми. Аннан соң, элек басуларда салам эскертләре тулып ята торган иде. Тычкан да күп иде, шуңа күрә төлке шунда тамагын туйдырып тик ятты. Анда ризык беткәч, авылга бармыйча кая барсын алар?

    Реклама

    Бер айлап тирәсе элек социаль челтәрләрдә ниндидер билгесез җәнлекнең сарайларга кереп, кош-кортларны буып чыккан видеолар таралды. Аларны без республиканың төрле районнарыннан алдык. Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннарны һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе җитәкчесе Ринат Чиспияков кош-кортларга нинди җәнлек зыян салуын төгәл генә әйтеп бирә алмады. Аның фикеренчә, ул чәшке дә, сасы көзән дә булырга мөмкин.

    – Чәшке – ерткыч хайван. Ул су тирәсендә яши, кошларның канын да эчә, итен дә ашый. Ул бер кош белән генә канәгатьләнми, берничәне буып ата ала. Төнлә, тавыклар йоклагач, һөҗүм итә. Кош-кортка сасы көзән дә һөҗүм итәргә мөмкин. Тик чәшкедән аермалы буларак, анысы кырларда яши һәм 1–2 тавык белән дә күңеле була, – ди белгеч.

    Кем белән генә аралашсак та, кош-кортларга, йорт җәнлекләренә кыргый этләр һөҗүм итә, дип зарланды. Узган атнада, мәсәлән, шул ук Арчаның Ашытбаш авылында бер хуҗалыкта сукбай этләр унбер йорт куянын харап иткәннәр.

    – Этләр бик оста бит. Башта читлекнең элгечен борып ачалар. Берничәсе читлек төбендә сакта кала, берсе почмакка барып поскан куяннарны куркытып, куалап китерә. Шуннан соң эләктереп тә алалар, – ди Ильяс Фәттахов.

    Белгеч, эколог Наил Назаров әйтүенчә,  сасы көзән, төлке һәм башка җәнлекләрнең авылларга төшеп, кош-кортларга һөҗүме – элек-электән күзәтелә торган күренеш. Россиянең урта полосасында урнашкан авылларда әрләннәр дә еш кунак була.

    – Авыллар табигатькә иң якын торак пунктлар булып тора. Анда туклану кимегән очракта, кыргый җәнлекләр авылларга якыная. Мәсәлән, әрләннәр башаклы культураларның авыл хуҗалыгы территорияләрендә мәйданнары кимүе аркасында арта. Азык кимегән саен алар үзләренә яңа территорияләр эзләргә мәҗбүр була. Моның өчен бакчалар – иң кулай урын, – ди Наил Назаров.

    Аның сүзләренчә, чыннан да, кайбер территорияләрдә теге яки бу җәнлекләр саны үзгәреп тора. Алар кайдадыр кимесә, кайдадыр, киресенчә, артырга мөмкин. Бу да авыл хуҗалыгы культураларының үзгәреп торуы белән бәйле. Якын-тирәдә башаклы культуралар азрак чәчелсә, төлкеләрнең авылларга төшүен көт тә тор.

    – Әлеге җәнлекләрнең баш саны һәр районда контрольдә тотыла. Чыннан да, моннан ике-өч ел элек төлкеләр артты. Шунлыктан, аучыларга бүленеп бирелә торган квота күләме арттырылды. Төлкеләрнең саны кимүенең сәбәбе әнә шул, – ди белгеч.

    Аның сүзләренә караганда, этләр, мәчеләр булган хуҗалыкларга әлеге җәнлекләр килергә ашкынып тормый.

    – Йорт хайваннары саклаган очракта, төлкеләр, сасы көзән, әрлән кебек җәнлекләр бик сирәк очрый. Дөрес, мондый ишегалдына котырган төлке генә керергә мөмкин. Моннан тыш, чакырылмаган кунакларның санын төрле капкыннар да киметә, – ди ул.

    Чыганак https://vatantat.ru/2022/07/86358/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: