Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Авырлы килене турында: «Хәерче арттырып йөрмәсен, кайда булса, шунда төшеп калыр» [булган хәл]

    Картайган көннәргә калган икән бәхетле чакларым. Ә нужаны җитәрлек күрдем.

    Яшь гомеремнең заяга үткәненә үкенәм. Яшь чагыңда берни аңламыйсың, эш белән мавыгып, бала үстереп, гомерләр үтеп китә икән. Минем дә ир кадере күрәсем килде. Бер-береңне хөрмәт итеп яшәүдән дә кадерле тагын нәрсә бар?! Кешегә бит гомер бер генә бирелә. Нигә аны ирләр аңламый икән? Балалар әти-әни, дип үссен өчен, барына да түздем. Балаларым бик әйбәт, шуңа сөенәм. Барысының да тормышлары яхшы. Эчүчеләр гаиләдә юк. Күчтәнәчләрен төяп, яныма кайтып кына торалар. Картайган көннәргә калган икән бәхетле чакларым. Ә нужаны җитәрлек күрдем.

    Мин – 7, апам 9 яшьтә булганда, әнием, безне калдырып, үлеп китә. Әтием сугышта хәбәрсез югала. Без ятимнәрне балалар йортына бирәләр. Рәхмәт хөкүмәткә, урамда калдырмады. Безне тәрбиячеләр бар эшкә дә өйрәтте: чигәргә дә, тегәргә дә, бәйләргә дә, ашарга пешерергә дә. Мин бик җитез һәм бар эшкә дә күндәм булып, тотынганны җиренә җиткезә идем. Шуңа да бик яраттылар үземне. Язмыш мине үземнән 15 яшькә олы кеше белән бәйләде. Чиста, саф кыз булып бардым. Әти-әнисе бар, аларга, иң элек, колхозда эшләүче кеше кирәк булган. Башкача мал өчен салам да бирмәгәннәр. Шул көннән нужа камытын кидем. Башта төрле эштә, аннан бозаулар карарга куйдылар. Янымда Дөрлеҗинап апа булды, ул барысына да өйрәтте. Үзем беренче бала белән авырлы. Алны-ялны белмичә эшлим. Минем каенанага: “Нигә киленегезне эштән туктатмыйсыз, тау чаклы корсаклы бит”, – диләр икән. Ә ул: ”Хәерче арттырып йөрмәсен, кайда булса, шунда төшеп калыр”, – дип җавап биргән. Иртәнге 4тә эшкә китәм, ашап торыш юк. 11дә кайтам. Өстәлдә 7 литрлы самавыр, үзләре эчеп, эшне бетереп куйган булалар. Миңа арыш ипие белән сөтле чәй, шикәрне дә күрсәтмиләр. Кич эштән кайткач, умачлы сөтле аш. Бер тәлинкә ашыйм, туймыйм. Эх, тагын бер чүмеч кенә булса икән. Өстәп салучы юк, үзем кыймыйм. Бигрәк кыюсыз идем инде. Беренче балабыз – малай туды. Бала белән озак утырулар юк ул. 5 ай гына иде әле үзенә, чеби карарга куйдылар. Баланы юрганга төрәм дә фермага тартып барам. Чеби саклап, ишек төбендә салам өстендә кунабыз. Бала имезәм, ипинең дә каты-котысы гына миңа. Каенана тартынып та тормый: “Эшләп алгач, кисеп ашарсың”, – ди торган иде. Барлы-юклы итнең дә сөяге генә миңа. Җавабы бер: “Тешең бар, кимерерсең”. Мин кем кадерлесе соң, дип гарьләнеп, төннәр буе елый идем. Улым 3 яшькә җитте. Мин һаман фермада бозаулар карыйм. Икенче бала белән авырлы. Ашауның рәте юк, ял юк, йокы юк. Эштән кайткач, өйдәге эш җитәрлек. 65 кг белән килгән идем, 2-3 айда 42 кг калдым. Фермага эшкә баргач, башым әйләнеп китеп егылдым. Бригадир больницага алып китте. 15 көн ятып кайттым. Каенана шунда бума чирле булгандыр, шуңа егылгандыр, дип йөри икән. Кайтуыма тагын эшемә киттем. Күрше карчыклары: “Нигә киленең кайткан җиргә бераз ашарга көйли тормыйсың, ат урынына чаба. Ятим дә үскән бит”, – диләр икән. Ә ул: “Юньле кешенең әти-әнисе үлми аның”, – дип кенә җавап бирә, ди. Икенче баланы июнь аенда алып кайттым. Колхоз, синең балаң бар, дип тормый. Эшләтәсе нормасын бүлә дә бирә: иң элек, 3 гектар чөгендер. Бала тартып, тагын басуга, ник шунда егылып үлмисең. Көз җиткәч, бәрәңге бүлеп бирелә. 5 айлык бала белән тагын басуга. Каенана кызларында кунакта. Мин килгәч, ул бер көн эшкә чыкмады (чыгарлыгы булса да), балаларны бер минут карашмады. Ирем 8 чакрымдагы авылга йөреп эшләде. Явыз анасыннан бер дә якламады. Балаларны ничек үстергәнне дә белмәде. Өстәвенә, эчәргә дә яратты. Әмма үзе беркайчан тавыш чыгармады, кул күтәреп сукмады. Эштән кайтты да ятып йоклады. Ә мин зарланмадым. Шулай итеп, гомер үтә, каенана талый торды. Беркөнне бик нык тавышландык. Миңа әйтмәгән сүзе калмады. Түзә алмадым: чыгып киттем. Хәлемне Маһирә апа гына белә иде. Аңа киттем. Кичен ирем килеп алыр әле, дип уйладым. Юк, күренмәде. Ә ул чит хатыннар белән чуалган икән. Шулай кышны Маһирә апаларда чыгып, җәй Чаллыга китеп, (“КамАЗ”ның гөрләп эшләгән чагы) эшкә урнашырмын, дип уйладым. Көннәр язга авышкач, иптәшем дә мине “сагына” башлады. Бәрәңге утыртыр вакыт җитә, мин кирәк бит. Ике бала, китүләр дә җиңел булмас, дип кайтырга булдым. Маһирә апа да бераз усалрак булырга, үзеңне кыерсыттырмаска кирәклеген өйрәтте. Кызлары да үзе шикелле бик усаллар булып, күчтәнәчләрен дә үзләре артыннан (мине чакыру юк та юк инде ул) җыеп куярлар иде. Маһирә апа әйткәнчә, өйдә булганны алып кереп ашый, куллана башладым. Каенана бер-ике тапкыр кычкырып карады да аннан туктады. Өченче баламны алып кайттым. Тагын 3 гектар чөгендер басуына барасы. 4 яшьлек кызымны бала карарга алып барам. 28-29 градус эсселек. Икәүләп елыйлар, һич эшләп булмый. Тирәмдәге хатыннар да, ник болай тилмертәсең, калдыр каенанаңа, карасын, диләр. Икенче көнне шулай иттем дә. Баламның тамагын туйдырдым да китәргә әзерләнә башладым. “Калдырасыңмыни?” – ди каенана, аптырап. “Синең дә малаеңның баласы ул, карамыйча үлсә, җавап бирерсең”, – дидем дә басуга киттем. Кайткач, исем китте. Бала астындагы чүпрәкләрне көн буена ник бер тапкыр алыштырсын. Ишегалдында бәләкәй арбада 6 яшьлек кызымнан тик тарттырып йөрттергән. Үзе капка төбендә күрше карчыклары белән утырган. Бу сүзләрне язганда, хәзер дә кулым калтырый. Табиблар кушмаса да, 4нче баламны да алып кайтырга булдым. Бик авырлык белән таптым. Аллага шөкер, исән калдым. Балалар “әни”, дип үсте. Шулай гомер үтте. Картлар да картайды. Каенана саташа башлаган иде инде, чирләгәнен дә белмәде. Чирен Ходай дошманыңа да күрсәтмәсен. Берни белештермәде, карап тормасаң, чыгып та китә иде. Аллага шөкер, карадым, бер генә авыр сүз дә әйтмәдем. Өстәл башыннан читкә утыртмадым, җирәнмәдем дә. Иремнән 15 яшькә яшь булсам да, ул читләргә карады. Югыйсә матурлыгым да, җитезлегем дә бар иде. Кайтмыйча калган көннәре дә шактый булды. Җәйгә чыккач, кырык эшең кырылып ятса да, ял йортына китте. Менә шулай 37 ел яшәдек. 75 яшендә I группа инвалид булып бу дөньядан китте. Анасының чире булды үзендә. Ходай барысын да тигезләде.  

    Г. НОГМАНОВА Тукай районы, Иске Теләнче авылы.

    Тулырак -> Авырлы килене турында: «Хәерче арттырып йөрмәсен, кайда булса, шунда төшеп калыр» [булган хәл] | Tatar Today - татар яңалыклары.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: