Реклама
Тирмизи хәдисләр җыентыгындагы Әнәс бине Мәликнең риваяте буенча Рәсүлүллаһ болай куша торган булган: “Берәр җирең авыртканда кулыңны шул җиргә куй һәм шушы доганы кабатла”.
Бисмилләһи әгүүзү би гиззәт-иллаһи үә кудъратиһи мин шәрри мәәә әҗидү мин уәҗәгый һәәзәә.
Мәгънәсе: Аллаһ исеме белән. Башыма төшкән бу авырулардан Аллаһның бөеклегенә һәм кодрәтенә сыенам.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз