Реклама
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы йөртүчеләрнең сәламәтлеге турында белешмәне автомат рәвештә Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә җибәрәчәк ("Ватаным Татарстан").
Шулай итеп, яңа нигезләмәләр буенча, йөртүчедә транспорт чарасы белән идарә итәргә ярамый торган авыру барлыгы ачыкланса, кеше медицина тикшеренүе узарга җибәрелә һәм ЮХИДИ автомат рәвештә йөртү таныклыгын гамәлдән чыгара ала. Бу турыда «Известия» хәбәр итә.
Авыру расланган очракта, йөртүчегә махсус билге куелган таныклык бирәләр. Әгәр авыру турындагы мәгълүмат расланмаса, поликлиникадан электрон белешмәгә нигезләнеп, машина йөртү таныклыгы яңадан торгызылачак. Табиблар йөртүчегә машина руле артына утырырга ярамый дип хәл итсә, ЮХИДИ машина йөртү таныклыгын тулысынча гамәлдән чыгарачак.
Хәзер наркомания, алкоголизм, кул чуклары, шулай ук күз күреме җитди авырулары булганда машина йөртү тыела.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз