Арск-Информ
  • Рус Тат
  • «Аяксыз атаказ» - Рәфис Атаказга ни булган?

    Бәла аяк астында йөри дип тикмәгә әйтмиләрдер. Юмор остасы, блогер Рәфис Атаказ тигез җирдә аягын сындырган. ("Интертат")

    «Бу тагын мин әле. Кем бу вакытта нишлидер, ә мин менә травмпунктта йөрим. Тигез җирдә басып торган җирдән аяк әллә сынган, әллә чатнаган шунда. Уң як белән басып булмый. Бөтен кеше белән чиратта утырам. Нәрсә диярләр, әллә гипс салалар, әллә бөтенләй кисеп аталар Үтеречиски авырта аяк. Минем белән мондый хәл Мәскәүдә вакытта ун ел элек булган иде инде», - дип сөйли ул.

    Алдагы сторисларында блогер аягының чыннан да сынган булуын, гипс салып кайтаруларын сөйләгән. Атаказовны ике айга больничныйга җибәргәннәр. «Аяксыз атаказ», «мин ак сапожкидан» дип көләргә дә оныытмаган җор телле Рәфис үзеннән.

    Реклама

    Рәфис Атаказның тизрәк тернәкләнеп, аягына басуын телибез.

    Чыганак: https://intertat.tatar/news/ayaksyz-atakaz-rafis-atakazga-ni-bulgan-5853990

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: