erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айдар Шәймәрданов: Көрәш федерациясе директорлары арды, аларны читләштерергә кирәк

Журналист, көрәшче, “Манзара” спорт-эстарада бәйгесен оештыручы Айдар Шәймәрданов «Татар-информ»га интервьюсында көрәштәге кагыйдәләр белән риза булмавы һәм бу спорт төрен ничек популярлаштырырга кирәклеге хакында сөйләде.

Айдар көрәш кагыйдәләренә соңгы елларда кертелгән үзгәрешләрне ничек кабул иттең?

Кагыйдәләр 2013 елда кертелгән. Аларга юридик яктан үзгәреш кертелмәгән. Спорт төрләре реестрына кереп карасак, анда 2013 елгы кагыйдәләр тора. Көрәш федерациясе сайтына керсәк тә, 2013 елгы кагыйдәләр. Сорау туа: кайчан үзгәрде кагыйдәләр? Алар үзгәрмәде.

Соңгы чемпионатта бит инде башка төрле кагыйдәләр буенча көрәштеләр, димәк, алар кертелгән булып чыга?

Юк. Документ массакүләм мәгълүмат чараларында яисә рәсми чараларда басылып чыккач кына ул кертелгән була. Ә болай без керттек дип кагыйдә кертү ул телдә генә, буш сүз сөйләү.

Алайса сорауны болай итеп куябыз: узган чемпионатта көрәш шушы 2013 елда кабул ителгән документ буенча үткәрелдеме яки башкачамы?

Ничек дип әйтик. Кагыйдәләр бозыла. Татарстан чемпионатындагы берничә пунктын гына санап узам. Челлендж дип әйтәбез бит инде, әгәр дә син ризасызлыгыңны белдерәсең икән, шакмак куясың. Кубик дип йөртә инде көрәшчеләр. Болар әллә белеп, әллә белмичә, «Детский мир”га барып кубиклар алган. Кагыйдә буенча нәрсә язылган? Тәгәрәп йөрми торган предмет диелгән. Ә бу шакмаклар келәм буйлап тәгәрәп йөри. Кызыл киемдәге көрәшче — кызыл почмакта, яшелдәгесе — яшел почмакта басып торырга тиеш диелә. Безнең көрәшчеләрнең ни кызыл ягы, ни яшел ягы юк.

Көрәшчеләрнең сүз әйтергә хакы юк, көрәшергә генә була. Бездә сүз әйткән өчен дә кисәтүләр бирелми.

Әле бу ярышта гына безнең хөкемдарларны өстәл артына утырттылар. Кемдер укыган да, башына җиткән күрәсең. Аңарчы алар ян-якта урындыкта утыра иде.

Кием буенча. Нинди кием икәне күрсәтелмәгән.

Бу көрәш үзләре белгән кагыйдәләр буенча гына оештырылды һәм чемпионат та телдән язган кагыйдә буенча гына узды. 2013 елгы кагыйдәләрнең бер өлеше үтәлде, икенчеләрен, безнең Россиядә гадәттә шулай бит инде, урап уздык дип әйтик.

Көрәшчеләр, бәлки күбрәк җанатарлардыр инде, ата-бабалардан килгән кагыйдәләр бозыла дип әйтә. Соңгы чемпионат ничек узды?

Көрәшнең асылы, нигезе — көндәшеңне рөхсәт ителгән алым белән күтәреп алып аркасына салу. Биналарны төзекләндергәндә дә бит, тышкы ягын ничек кенә бизәсәк тә, нигезен, архитектурасын саклап калырга тырышабыз. Көрәш - безнең милли казанышыбыз, милли горурлыгыбыз, аның нигезе, асылы сакланып калырга тиеш.

Көрәш кагыйдәләре күтәреп алып аркага салу түгел, этеп егып аркага яткыруга әйләнде. Бабайлар беркайчан да алай көрәшмәгән.

 

Хәзер оештыручылар нәрсә ди? Бабайларның көрәшен онытырга кирәк, ди. Ләкин көрәшче, халык — нинди генә милләтне алмыйк — беркайчан да аркасына ятарга ризалыгын белдермәс иде. Көрәш бит ул тормыш философиясе.

2013 елгы кагыйдәләрдә саклана әле шушы алымнар. Ләкин бүген шулхәтле көрәшнең философиясен читкә җибәрделәр, бернинди философия калмады. Перешаг, контралымнар, көндәшеңне алдалау, аны ялгышырга мәҗбүр итү, берничә шахмат позициясенә бүленгән көрәш алымнары юк. Хәзерге көрәш - күтәрдең, алдың, салдың. Шуңа күрә аның кызыклыгы да бетте. Көрәшчеләрнең шәхси алымнары да юк. Шуның аркасында көрәш тә инде кисәтүләр белән әкрен генә аркага ятып килә. Болай барса, башка халыклар да аны хөрмәт итми башлаячак. Чөнки үзеңне хөрмәт итмәсәң, көрәшне дә хөрмәт итмәячәкләр.

Хәзерге көрәшнең асылы — кешене хата ясарга этәрү, шулай бит минем аңлавымча?

Әйе. Кисәтү сөйләшкән, хөкемдарларга ризасызлыгыңны белдергән, тезләнгән өчен бирелә. Кагыйдәләрдә «тезләнгән өчен» диелгән, кайсы аягыңа тезләнгән, уң аякка, сул аякка, ике тезгәме — язылмаган. «Захват» дигән алым бар, аны бер аякка тезләнмичә эшләп булмый. Бу очракта да кисәтү бирелә. «Ике тезгә» дип төгәллек кертмәгәннәр.

Келәм чигеннән чыккан өчен дә кисәтү бирелергә тиеш, ә безнең көрәшчеләр келәм линиясеннән чыгып, рәхәтләнеп йөри. Һава сулап, кеше белән сөйләшеп йөриләр.

Аркасына яткан өчен дә, ялган активлык, көндәшеңне накрывать иткән өчен дә кисәтү бирәләр. Хөкемдарлар әлеге алымнарны бер-берсеннән аерып бетерә алмый.

Бабайларның төп асылы «матур көрәш, кешене ватма, җәрәхәтләмә» булган. Кешене каплаган, накрывать иткән көрәшчеләрне келәмнән таяк белән куып чыгара торган булганнар. Ә бездә кешене ваткан көрәшчегә өстенлек бирәләр.

Берничә ел буе «көрәш кызык булсын, көрәшне күңелле итәбез» дип әйттеләр һәм шушы яңа алымнарны көрәшне кызыклатабыз дигән максат белән керттеләр, минем белүемчә.

Максаты аның башкаларга яраклашу иде. Көрәш — татар-башкорт спорт төре дигән варианты бар иде аның. Реестрда әйттеләр — без сезне бу рәвештә, милли төрләр буларак кертә алмыйбыз. Калдырдылар «спортивная борьба — көрәш» дип. Анда җайга килеп бетмәгән тагын ниндидер мәсьәләләр булды. Хәзер ул реестрга көрәш дип кергән.

Максаты, янәсе, башка спорт төрләре дә көрәшә алсыннар өчен. Ләкин билбау көрәше дигән спорт төре инде бөтен дөнья күләмендә танылган. Ул төр буенча Нижгар якларыннан чыккан Гайнанов өстен иде. Ул үзе Рублевкаларда яшәгән кеше, билбау көрәшен Олимпия төренә кертерлек иткән иде. Анда безнең егетләр дә бик яхшы гына катнашты. Ләкин шушы ике спорт төре арасында ниндидер көндәшлек килеп чыкты. Шуңа күрә безнең көрәшне дә «чемпионат мира по борьбе на поясах — көрәш» дип уздыралар. Бу халыкны бутый.

Мәскәүдә әле күптән түгел генә «чемпионат Москвы по поясной борьбе көрәш» дигән ярыш узды. Бу гомумән булмаган спорт төре. Чөнки реестр аркылы узмаган икән, көрәш дип кенә узарга тиеш. Ә болар кеше саны булсын өчен шулай итә. Безнең көрәштә мастерлар саны билгеле бер күләмгә җитәргә тиеш. Әгәр дә син мастерлыкны үтәргә телисең икән, синең үлчәү берәмлегендә билгеле бер күләмдә кешеләр булырга тиеш. Шуңа күрә алар, әвеш-тәвеш китереп, борьба на поясах чемпионнарын кертеп, безнең бу көрәшкә грек-рим спортын, әллә кайдан килгән егетләрне китереп тутырдылар да, шуның исәбенә мастерлар бирә башладылар.

Ул көрәшне үстерү, таныту теләгеннән түгел. Ә үзеңне дөнья күләмендә танытырга тырышу. Ләкин үзеңне, үз спорт төреңне, төп чыгышыңны хөрмәт итмисең икән, сине кем хөрмәт итсен?!

Хәзерге көндә нәрсә килеп чыкты? Кай якка барсаң да, «бу якта безнеңчә көрәшәбез”диләр, Карачай ягына барсаң — "безнеңчә көрәшәбез". Мәскәүдә үзләренең көрәшләре, аяк чалып көрәшә торган спорт төре. Татарстанда күтәреп көрәшергә тырышалар. Хәзер яткырып көрәшә башладылар инде.

Шуңа күрә мин зур дәрәҗәгә ирештек дип санамыйм. Алга киткән көрәш булып чыкмады бу.

Айдар, минем аңлавымча, оештыручыларның, көрәш федерацияләренең спортчыларга мастер дигән исемнәр бирәсе килде. Шул сәбәпле алар бу ике көрәш төрен бергә якынлаштыралар, кушарга тырышалар. Шулаймы?

Анда көчле идарәчеләр утыра. Алар юридик якларны карап, төрле якларны җайга салып, егетләргә мастер исеме бирергә тырышалар. Ә икенче яктан көрәшне гомумән бетерделәр. Халык канәгатьсезлек белдерә икән, димәк бу бит инде кайчан да булса тишелеп чыгачак.

Димәк, ике спорт төре бергә уза, шулай итеп күрсәтелә дә булып чыга. Борьба на поясах, җәя эчендә көрәш.

Нәкъ шулай уза. Чемпионат мира по борьбе на поясах (көрәш) дип узды ул Миңгәрдә. Гаеп Марат Готовичта да (Татарстан көрәш федерациясе президенты), Җәүдәт Мидхәтовичта да (Россия көрәш федерациясе президенты) түгел, менә аларның янындагы белгечләрдә. Алар халыкны шушы җитәкчеләр янына китермиләр. Яхшысын гына күрсәтеп, менә без эшләдек дип хисап бирәләр. Начар булса, аны тегеләр эшләде күрәсезме, без нинди яхшы, ә алар начар дип язалар. Шул башкаручы директорлар бутап бетерде көрәшне.

Кагыйдәләрне үзгәртүнең инициаторлары кемнәр?

Төбенә карасак бу мәсьәләнең, Мәгаз Сәхабетдинов дигән данлыклы көрәшче бар иде, аны барысы да хөрмәт итә иде, улкагыйдәләрне тәртипкә салды, кәгазьдә бастырып чыгарды диик.

Ә аннан соң инде шәхси мөнәсәбәтләр аркасында үзгәрешләр китте. Бер көрәшче икенчесен җиңә алмый башлады. Шуннан соң ул кагыйдәләргә үзгәрешләр кертә башлады, үзенең өстенлекле алымнарын кагыйдә итеп кертте. Теге көндәше бу алымнарны булдыра алмый бит инде, ә бу алар буенча мастер. Классик спорттан килгән кешеләр накрывать итәргә дигәндә бик оста. Ә көндәше татарча көрәштән. Шушы ике шәхси конфликт аркасында килеп чыкты накрывать итү, шуннан килеп чыкты кагыйдәләр.

Универсиада да көрәшне бутап оештырдылар. Беркем аңламады - билбау көрәше булдымы бу, көрәш булдымы.

Фамилияләрен атарга мөмкинме үзгәреш кертүчеләрнең?

Көрәш кагыйдәләренә үзгәреш керткән кешеләр — Мәгаз Сәхабетдинов, Марат абый Әхмәдиев, Марсель Кадыйров. Рәсми өлешкә керткән темалар буенча гына сөйлибез, калганнарын мин аларның кагыйдәләргә чутламыйм, алар булмаган законнарның кушымтасы.

Син әйттең бит ике кеше бер-берсен җиңә алмады да үзгәреш кертелде дип.

Көрәшче халык дурак түгел, белерләр кемнең кайдан, ничек үскәнен.

Һәм аңламаган кешеләргә накрываниенең нәрсә икәнен аңлатып китәсе иде.

Көндәшең сине күтәреп ала, шунда син чистагамы, очкогамы очмас өчен аягыңны як-якка сузасың да көндәшеңнең җилкә, муен яисә күкрәгенә килеп төшәсең. Бу көрәшчене җәрәхәтли. Шушы накрывание була.

Ә инде очып киткәндә көндәшеңнән сакланып калып, аны үзең күтәреп алсаң, монысы инде орчык алымы була. Бу алым күпкә өстенлеклерәк иде, тик андыйлар бетте бездә, кызганыч. Шул ук Марат Әхмәдиев керткән кагыйдәләрдә ул орчык алымнары бөтенесе дә матур итеп күрсәтелгән. Ләкин бүген алар берсе дә үтәлми.

Көрәшче күтәреп ала, атмакчы була, алымы килеп чыкмый. Шунда көндәше аны төртеп ега. Хәзер көрәшчеләр шундый профессиональ дәрәҗәгә җиттеләр, алар гел накрывать итеп, аркага яткырып кына торалар. Ә безнең хөкемдарлар аңлый алмый: әллә накрывание булдымы, әллә аркага яткыру булдымы. Чөнки бу тел белән генә дә, күз белән генә дә аңлатып бетереп була торган әйбер түгел. Аның төгәллеге юк - кайчан накрывание, кайчан аркага яткыру.

Безнең бар Россия көрәш федерациясе, Татарстан көрәш федерациясе — алар икесе дә безнең Татарстанда. Көрәшчеләр үзләрен кем канаты астында дип уйлый?

Көрәшчеләр хәзер беркем канаты астында да түгел. Федерацияләр үз җаен карый, кемдер үз урынын, кәнәфиен саклап утыра — китмәскә генә иде, мин сезгә дә риза егетләр, башкаларга да риза дип утырган кешеләр дә бар. Алар эшне алып бармый.

Ә кайсылары инде башка масштабта карый. Россия көрәш федерациясе бер, Равил Хәйруллин (Татарстан көрәш федерациясе) икенче юнәлешне карарга тырыша. Ләкин көрәшнең асылын белеп бетермәү аркасында проблемалар, конфликтлар килеп чыга. Россия Федерациясе оештырган Федераль Сабантуйда да мәсьәләләр профессиональ дәрәҗәдә көрәшне белмәү нәтиҗәсендә килеп чыга. Көрәш бит ул специфик төр. Менеджер дип йөри алар үзләрен. Менеджерлар гына хәл итми монда, халыкның рухын белергә кирәк. Шуңа күрә халык инде үзенең күңел түренә үтеп керә башлагач, боларга каршы чыкты бит.

Көрәшчегә бүген яхшы икән, ул чемпион икән, аңа берсе дә кирәкми. Әгәр дә үзенә кагыла башласалар, шул вакытта чыга тавыш. Ә бар да бергә үз фикереңне белдерү дигән әйбер, кызганыч, юк.

Әгәр дә бүген Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Хәмитович Шәйхетдинов шушы көрәш федерацияләрен үзара җайлаштырып-җайлаштырып, егетләр тавышланмагыз, болай итәбез, болай эшлибез дип фикерен белдереп тормаса, инде әллә кайчан ук сугышып бетә идек. Көрәшнең, көрәшчеләрнең асылына карый торган бер кеше бүген. Отчетлар кирәкми аңа, ул үзе килеп карый, шуннан соң ышана. Менә бер кеше калды көрәш таркалмасын өчен тырыша торган.

Ә федерацияләр бүгенге көндә үз фикерләрен әйтә белми. Башкаручы директорлар, отчет бирүчеләр бөтен әйберне бозып йөри. Алардан баш тартырга кирәк дип саныйм.

Син шундый итеп әйтәсең Айдар, моны шул тирәдә булган кешеләр генә аңлый торгандыр. Отчет биреп йөрүче кемнәр инде ул? Ничек булырга тиеш алайса?

Ким дигәндә үзләренең советларын оештырган очракта тамашачылардан да, көрәшчеләрдән дә, ветераннардан да һәм халыкның авторитетын тәшкил иткән кешеләрдән дә, журналистлардан да торган ниндидер комиссия һәм фикер чыгара торган орган булдырылырга тиеш. Ә анда дус-иш. Бу минем өчен барыбер кул күтәрәчәк дигән кешеләр утырмаска тиеш анда. Ә алар яннарына җыя шундый — бер кеше фикерен генә ишетә һәм кул күтәрә торган кешеләрне җыя.

Икенчедән, кешене тыңлый белергә кирәк. Кызганыч, федерацияләрдә элек җитәкче булган кешеләр эшли. Алар халыкны тыңларга күнекмәгән. Мин дөрес, шуңа күрә мин җитәкче, җитәкче булмасам, мин монда утырмас идем дип уйлыйлар. Ләкин җитәкче ул — идарәче, ипине пешерүче түгел. Алар ипине таратучы, өләшүче, ашаучы булырга мөмкин. Ә төп эшне башкаручылар — халык, көрәшчеләр, хөкемдарлар, тренерлар. Менә шуларны алар якын да китерми, кешегә дә санамый. Тәкәбберлек, мин-минлек, кешене тыңлый белмәү һәм шулар аркасында килеп чыккан проблемалар.

Федераль каналларга барып җитте бит Татарстан чемпионатында сугышу! Федерацияләр әйтә — әйдәгез чүпне читкә чыгармыйк, диләр. Ә үзләре үк бер-берсен күрсәтү өчен чабалар. Менә Татарстан чемпионатында ниндидер проблема килеп чыкты дип Россия федерациясе әйтә. Россия федерациясе оештырган ярышларда ниндидер проблемалар килеп чыга икән, Татарстан көрәш федерациясе сөенә. Әйбәт, менә алар шундый. Ә бер-берсеннән аерым бернәрсә эшли алмыйлар үзләре һәм халыкны да тыңламыйлар.

Ә бу ике федерация кирәкме соң ул? Бәлки бер федерация кирәктер һәм шуның төбәкләрдәге бүлекчәләрен оештырыргадыр?

Ә алар аңа риза түгел. Алар әйтә: һәр субъектның үз федерациясе булсын. Кемгә кирәк Ивановода синең татарча көрәшең? Кайдадыр Владимирда, руслар төпләнеп яшәгән урыннарда нигә кирәк синең көрәшең? Кем анда оештырырга тиеш, син ниндидер ярдәм күрсәтмәсәң?

Менә Төмән егетләре үзләренең «Батыр» клубы дигән көрәш оештырды, клуб рәвешендә үзләре чыгыш ясамакчы була.

Ә федерацияләр кирәкме, кирәк түгелме, анысына бер генә мисал китерәм. Әле быел гына Татарстан чемпионатында һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы уздырган ярышларда Россия көрәш федерациясе киемнәре белән көрәшә башладылар. Ә аңарчы башка төрле спорт төре киемнәре белән көрәшәләр иде. Ягъни, визуаль яктан карасаң, ул башка төрле спорт төре. Татарстан көрәш федерациясе раслаган киемнәр белән көрәшәләр. Быел инде көрәшә башладылар Россия көрәш федерациясе раслаган киемнәр белән. Ике федерация, болганчык заманалар, монда аңлап бетерерлек, башка сыярлык кына түгел.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Беренче чиратта нишләргә кирәк?

Беренче чиратта бер хуҗа булырга тиеш, ун хуҗа була алмый. Ниндидер бер хуҗа булырга тиеш.

Икенчедән, документларны рәткә китерергә кирәк юридик яктан.

Мин юрист белән килсәм көрәшләргә, көрәшмичә дә җиңеп чыга алам. Ярышларда көрәшеп тә тормыйм. Сүз әйтте, келәмнән чыкты, хөкемдар белән сөйләшә, менә көндәшеңә өч кисәтү — ә мин җиңүче.

 

Икенчедән, кагыйдәләрне җиңеләйтергә кирәк. Федерация сайтындагы кагыйдәләрне укып караганыгыз булса, аңларсыз. Аларны гади кеше түгел, физик-математик, әллә кемнәр булса да чутлап чыгара алмый. Юристлар да шаккатып утыра бу дөрес кагыйдәләр, дөрес язылган формулировкалар түгел дип. Кагыйдәләр профессионаллар, юристлар белән эшләнергә тиеш.

Шулай ук искелек калдыгын читкә этәргә кирәк. Бу — федерациянең башкаручы директорларының тар фикер йөртүе. Аларны эштән читләштерергә кирәк, алар арды. Эшләделәр, булды, рәхмәт, ләкин бүген көрәшне артка тарта башладылар. Алардан арынырга кирәк дип саныйм. Яңа кан кертергә кирәк.

Җәүдәт Мидхәтович аңлап алды ул, яңа кан, яшьләрне кертте, системаны үзгәртте. Эш әкрен генә җайга салына башлады кебек, юридик яктан да. Ләкин барыбер әле өлгермиләр, чөнки белгечләрне якын китерми Равил Ногманов дигән кеше. Белгечләрне күбрәк җыйсын иде, менә шундый тәкъдим. Бер генә кеше җитешә алмый, алай ул еллар буена сузыла. Болай да инде көрәш 10 ел буе бер кеше карамагында үсте. Аннан соң икенче диктатор килде, икенче төрле үзгәртте. Федераль Сабантуйда ыгы-зыгылар килеп чыга башлады. Аннан өченче диктатор килде тагын… Менә шулай дәвам итә. Җитәкчеләр кулга-җайга алмыйлар, директорларның гына сүзен тыңлап йөриләр, халыкны тыңламыйлар икән, проблема бетмәячәк.

Айдар, көрәшмичә дә җиңеп була дип әйттең. Мин шулай дип аңлыйм: әгәр дә бу көрәш кагыйдәләргә рәсми рәвештә игълан ителмәгән икән, Татарстан көрәш чемпионатын дөрес узмады дип игълан итәргә һәм аның нәтиҗәләрен юкка чыгарырга була, шулаймы?

Әлбәттә, әгәр кагыйдәләр буенча узмый икән. Алар нигезләмә чыгара билгеле, ләкин башка төрле кагыйдәләр белән оештыра.

Бу бит чүп түгел, инде күзгә ташланып тора торган әйбер. Гади тамашачы аңлый башлаган проблемалар.

Татарстан чемпионатының киемнәренә генә карасаң да, форма дөрес булырга тиеш, ертылган булырга тиеш түгел, ертык киемдә чыгарга тиеш түгел көрәшче.

Вак нәрсә шикелле инде ертык кием турында интервьюда сөйләшеп утыру, шулай да, Айдар, келәмгә ертык кием белән чыгуны дип бәялисез? Бу вакчыллану кебек тә инде, тик шулай да…

Юк, вакчыллану түгел. Бөтен әйбер шуннан башлана. Син үзеңне хөрмәт итмисең, көрәшчеләргә бер тапкыр кияргә дә ярамаган киемнәр бирәсең икән, үзеңнең үк ярышыңда акча эшләргә теләпме, башка сәбәптәнме киемнәрне районнардагы көрәш командаларына сатасың икән… Әле бит алар сатып биргәннәр районнарга ул киемнәрне. Бушка өләшенгән булса, бер хәл булыр иде! Егетләр килеп елап йөрде, безгә сатып бирделәр, киеменең сыйфаты юк дип. Мин әйтәм, гарантия буенча кайтарыгыз акчагызны. Чегы юк, диләр. Көрәшче ертык кием белән чыгарга тиеш түгел. Әлбәттә, кием ярышта ертылырга мөмкин, ләкин җаен табарга кирәк инде ниндидер. Бу бит инде син үзеңнең өеңдә йөзеңә төкергән кебек көзгегә карап. Кеше күрке кием диләрме әле.

Көрәш кагыйдәләрен үзгәрткәндә популярлаштырабыз дип әйтәләр иде. Соңгы ун елны чагыштырсак, көрәш популярлаштымы халыкта, әллә популярлыгы кимедеме?

Рәмис, болай дип әйтәм, ни өчен футболны кеше ярата? Беренчедән, кагыйдәләре гади. Анда тупны тибеп капкага кертергә кирәк. Мин көрәшкәндә уң аякны басып куярга тиешме, сул аякны куярга тиешме, мин уңга чыксам, кисәтү, сулга чыксам, башны күтәрсәм, дип кем уйлап ятсын? Гел кисәтүдән генә торгач, әлбәттә көрәш тә булмый.

Популярлаштыруга килгәндә, шушы көрәш федерацияләренең эшенә канәгатьсезлек белдереп, үзебезнең проектны башлап җибәрдек — ул «Манзара» дип атала. Монда инде без үзебез теләгән кагыйдәләр белән түгел, ә кабул ителгән кагыйдәләр буенча оештырдык. Тамашачыларны билетлар сатып җыйдык. Ул акча эшләү максатыннан түгел, бөтен әйбер китеп бара арендасына, экраннарга, оештыруга, җырчыларга, машина алуга. Тамашачыларны шулай җәлеп итәргә тырыштык. Бу әлбәттә инде Хәлил Хәмитовичның да бик зур тырышлыгы белән һәм глобаль фикер йөртә алуы аркасында мөмкин булды.

Әлегә эшлисе күп әлбәттә, ләкин барыбер ниндидер юнәлеш бар кебек тоела башлады безгә. Без көрәшне шоу форматында оештырып җибәрә башладык.

2000 урын иде, 150 кеше чакыру белән килде, 1600 тирәсе кеше билет алып килделәр. Билетлар 700 сумнан 1000-1200 сумга кадәр. Әгәр дә синең сатарлык әйберең булса, шушы бәягә дә халык килә. Әгәр дә сатарлык, күрсәтерлек әйберең юк икән, бушка да килми.

Ә популярлыкка килгәндә, көрәш популярлашмады. Көрәшчеләр көрәшне үзләренең алымнары, исемнәре белән, Инстаграмдагы язганнары белән күтәрәләр. Шул рәвештә генә яшь буында ниндидер кызыксыну уяталар.

Ә популярлашуга килгәндә, мактану булмасын, бүген «Манзара» аерым урын алып тора. Ул безнең иркенләп фикер йөртә торган бер почмагыбыз. Бернинди оппозициянең фикерен тыңламыйча, үзебезнең фикер белән генә оештырыла торган чара.

Көрәшчеләр үзләре ничек кабул итә бу чараны?

Шундый бер очрак әйтәм. Узган елгы чемпион Муса Галләмов 2018 елда «Манзара”га керә алмаган иде. Чөнки ул Сабан туе батырлары арасында гына уза. Бу барган махсус Әтнә Сабан туена, шунда җиңгән. Шундагы Сабантуй батыры буларак килде безнең «Манзара”га. Интервью биргәндә дә төп максат быел «Манзара”га керү һәм «Манзара» поясын алу иде диде. Дөрес, акчалата приз бирәбез, ләкин көрәшчеләр өчен төп горурлык — батыр исемен йөртү, «Манзара» поясын үзеңнеке итү дигән нәрсә. Финанска бәйләнмәгән, рухи халәтләре калган икән дип, сөенеп кабул итәбез.

Машинаны жирәбәгә өләшү дигән әйбер чыкты бит инде. Ничек кабул иттең бу яңалыкны? Жирәбә төрле үлчәмдәге батырлар арасында уйнатылырга тиешме?

Без үзебез машинаны тамашачылар арасында уйнатабыз, көрәшчеләр арасында түгел. Көрәшче көрәшеп приз ала.

Ә көрәшчеләргә машина кую, ул әйбәт күренеш, ләкин жирәбә белән алу… Ниндидер көрәшмәгән, хәтта өченче-дүртенче урыннан тартып чыгарган малайлар машина белән кайтып китте бит. Бу дөрес түгел дип саныйм.

Мин ничек уйлыйм? Менә тычкан филне үтерә ала — борынына керә дә үтерә. Тычкан һәм фил арасында нинди зур аерма. Көрәштә дә шулай ул, карап тормый синең авырлыгыңа, спорт мастерымы, түгелме икәнеңә. Тормыш китерә дә бирә.

Көрәшченең иң авыр көндәшен дә җиңә торган ниндидер бер хәйләле алымы булырга тиеш. Без Җөри Сабан туенда күрдек Сергей Павлик дигән данлыклы көрәшчене. Фәргать йөгертте дә йөгертте дә аны, Павлик 180 килолы егет булгач, хәле бетте. Тыны бетеп, тезләнеп, көрәштән чыгып китте. Менә сиңа 180 кг һәм 130 кг.

Лотерея белән машина уйнатулар, миңа калса, кирәк түгел.

Машинаны һаман да шул бер үк көрәшчеләр ала да ала дигән әйбер булды бит инде. 80 килограммлысы да көрәшче, 70 килограммлысы да көрәшче, ул да тырыша, шуңа күрә машинаны аңа бирик дип каршы чыгучы кешеләр бар бит.

Әлбәттә, бар инде. Безнең әкиятләрне дә карасаң, анда һичшиксез Иван Дурак булырга тиеш. Һәм шул Иван Дуракка ниндидер бәхет елмаеп, ул азактан патша кызына өйләнеп, бай-рәхәт тормышта яши башлый. Халыкның психологиясе шулай — ул һәрвакыт көчсез кеше ягында. Бу шуннан килгән әйбер, халык фикереннән. Ә кайчан ул федерацияләрдәге көрәш оештыручылар тыңлый башлады соң әле халык фикерен? Әгәр дә син халык фикерен тыңлыйсың икән, тыңла барысын да. Ә бу очракта тыңлыйм, бу очракта тыңламыйм — алай итеп булмый бит. Алай бик кәттә, текә егетләр икәнсез, һәрбер көрәшчегә дә машина куегыз. Ә болай көрәшеп, тирен түгеп чыккан көрәшчене алдалап, жетон күтәртеп тору - көрәшчеләрдән көлү.

Көрәшнең төп символы тәкә булырга тиешме?

Көрәшнең төп символы — батыр үзе булырга тиеш. Әгәр дә ул батыр икән, машина откан икән, ник аны халык алдында алдаларга. Әгәр дә син чын күңелдән башка егетләр дә тиеш дисең икән, бүлешеп чык.

Минемчә, машина булсын ул, ләкин аны бирү башкачарак булырга тиеш. Болай көрәшчеләрне, тамашачыларны мыскыл итеп оештырылырга тиеш түгел.

Уйласыннар ничек эшләргә икәнен үзләре. Алар өйрәнгәннәр җиңел генә кешедән ниндидер идея алырга, аннары без шундый молодец, текә, әйбәт егетләр дип күрсәтеп йөрергә.

Шушы республика чемпионатын алсак, 10 ел элек һәм хәзерге трибуналарны чагыштырсак, кеше азайдымы, кимедеме, шулай ук калдымы?

Элек безнең пропаганда чарасы бар иде нәкъ менә авылларга юнәлгән — «Батырлар» тапшыруы. Наил Хөснуллович (Көрәш федерациясе башкарма директоры) заманында федерациянең 600 мең сум минусларга киткән чаклары булды, ләкин тапшыруны бетермәделәр. Исемнәрен әйтеп сөйлим, гафу итегез. Равил Гарифуллович (Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры) килгәннән соң «Батырлар» әкренләп сүнде-сүнде һәм юкка да чыкты. Анда ул кадәр күп акча кирәк түгел инде. Үзеңнең республикаңда үзеңнең милли спорт төреңне күрсәтә алмыйсың икән инде! Мин аңлый алмыйм — нәрсәгә безнең татарча көрәшне күрсәтмиләр? Үзләре үк милләт, тел, татар теле, бетәбез дип кычкыралар, ә шушы проблемаларны хәл итүгә кагылган мәсьәләләрне берсе дә хәл итми.

Һәрвакыт рупор булырга тиеш. Ул — телевидение, мәгълүмат чаралары. Ул рупорны ябып куйдылар. Кесә журналистларына, кесә язучыларны әйләндерергә маташалар бөтенесен дә. Шуның аркасында килеп чыккан проблемалар.

Шулай да трибуналарны чагыштырсак, тамашачы азайдымы, кимедеме?

2005 елга кадәр трибуналар тулы була иде, әле 2007 елларга кадәр. 2010нарда да әле тулы иде. Ә 2013 елдан, Универсиада узганнан соң, трибуналар бушады. Инде камераларда трибуналарны күрсәтми башладылар. Элек келәмнән тамашачыларга таба йөрткән булсалар камераны, хәзер киресенчә — вип-өстәлгә таба күрсәтә башладылар.

Халык йөрми башлаган иде. Хәзер әкренләп халык, көрәшчеләр үзләре күтәрелә, тавыш чыгара башлады. Чөнки инде туйдырды бу галәмәтләр. Логика булмый икән сугыш китә инде. Әнә күрдек Татарстан чемпионатында сугыштылар, чөнки логика юк.

Мондый хәлнең булганы бар идеме?

Мондый дәрәҗәгә үк барып җиткәннәре юк иде. Әлбәттә, бар иде заманнар — хөкемдарлар бер бүрек исәбенә, әйдә мин синең көрәшне җиңдертәм, әнә тегендә кертеп куй дип әйткәннәре. Бүрек исәбенә җиңдерткән егетләр дә, андый судьялар да бар иде.

Әлбәттә, көрәштә йодрык күрсәткән очраклар булды, судьяларның өстәлләренә сукканнары, сөлгеләр аткан чаклар... Ләкин болай - бергә шөгыльләнгән егетләрнең бер-берсенә каршы йодрык күтәреп сугышканы - бу инде иң түбән, көрәшчеләрнең психологиясенә һәм көрәш нигезенә туры килми торган күренеш.

Шундый әйбер дә керә хәзер?

Әйе.

«Манзара”да быел нинди үзенчәлекләр булачак?

«Манзара”ныбез болай итеп эшләдек. Ниндидер яңалык кертергә кирәк бит инде. Быел да Сабантуе батырлары көрәшәчәк. Ләкин без 2018 елгы һәм 2019 елда калган батырларның иң көчлеме-түгелме икәннәрен белү өчен аерым көрәштерәбез.

Шулай ук рейтинг ярышлары кертеп җибәрдек. Рейтинг дигәндә, бер бай абыең килә дә әйтә: менә Айдар мин бик телим, «Манзара”да Булат белән Ринасның көрәшкәнен, алар бер-берсенә ничек каршылык күрсәтерләр икән, ди. Менә ди Ринаска акча, менә Булатка акча. Минем алар көрәшен карыйсым килә, ди. Теләсәң, эшләргә була. Тамашачы да, спонсорлар да табыла. Үзләренең яраткан көрәшчеләрен карарга килүчеләр дә бик күп.

Быел тагын сумо кертеп җибәрдек. Без авырлыкта чикләү бар, үлчәү берәмлеге 130 кг дигән чикләү. Алайса 130 дан соң пассив көрәш китә, күтәреп ату юк. Ильяс Галимов кына бик матур көрәшә иде күтәреп алып аркасына салып. 130 дан соң гадәттә яткан килеш кенә әйләндерүләр китә. Без үзебез хуҗа, шуңа чикли алабыз. Шуңа менә сумо кертеп җибәрергә булдык. Сумоның кагыйдәләрен карадык, алар гади, анда безнең егетләр дә көрәшә ала. Әгәр дә бу төрдә ниндидер кысалар бар икән, рәхим ит, монысында көрәшеп кара. Шундыйрак юнәлеш.

Гадәти сумодыр бит инде, япон сумосы?

Әйе. Япон сумосы дигәндә ул зур-зур 150-200, 300 кг лы абзыйлар килеп, төрткәләшеп йөри дигән сүз түгел. Хәзер сумо да бөтенләй башка төрле икән. Шул ук грек-рим көрәшендә 130, хәтта 60, 70, 80 кг лы егетләр дә көрәшә ала торган шундый спорт төре икән сумо. Без бит инде аны күз алдына китерәбез — Япониядәге дөге атып, бер-берсен этеп йөри торган егетләр дип. Юк, бу башка төрле көрәш. Асылы шул, ләкин Россиядә әле беренче тапкыр гына оештырыла чемпионат. Татарстанда, бездә әле булганы юк, шуңа күрә сумоны әз генә безнең якларга кертеп җибәрү өчен бу. Егетләргә дә көрәш белән генә чикләнмәгез, әгәр монда сезнең кимчелекләрегез яисә каршылыкларыгыз бар икән, рәхим итегез, бу төрдә дә көрәшегез дию.

Көрәшчеләргә һәм тамашачыларга фикереңне җиткерсәң иде.

Халыкның төп рупоры — журналистлар. Әгәр дә журналистлар — без бу мәсьәләләрне ачыктан-ачык сөйләшмибез икән, буш сүзгә кайтып калачак. Әлбәттә, беркемнең дә үзенә аласы килми ниндидер проблемалар. Әмма ниндидер җаен таба алмыйбыз икән, без мәсьәләләрне хәл итмәячәкбез. Без — көрәшче халык, Илдус Илдархановча әйтсәк. Шуңа күрә келәмдә генә түгел, тормышта да көрәшче булып калырга язсын!

https://intertat.ru/news/sport/04-12-2019/aydar-sh-ym-rdanov-k-r-sh-federatsiyase-direktorlary-ardy-alarny-chitl-shtererg-kir-k-5697930

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X