Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Айга, әллә бер көнгә? Кибетләрдә азык-төлек, көнкүреш техникасы арзаная башлаган

    Бәяләр төшә! Яңа атна әнә шундый яңалыктан башланды. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бер атна эчендә кибетләрдә кайбер төр продуктлар, көнкүреш техникасы очсызланган. Моннан тыш илдә яңа һәм тотылган машина бәяләрендә дә үзгәреш сизелә башлаган. Вакытлы күренешме бу? Алга таба бәяләрдән ни көтәргә? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде. ("Ватаным Татарстан", Динә Гыйләҗева)

    Өлгермәсәң, сабыр ит!

    Көнкүреш техникасы сатучы билгеле кибетләр бу көннәрдә акциядә катнашучы товарлар санын арттырган. Нәтиҗәдә биредә сатылучы товарлар уртача 10–30 процентка, кайберләре хәтта 50 процентка ук очсызланган. Көнкүреш техникасының очсызлана башлавын күпләр үз итеп өлгергән «Ozon»да да расладылар. Аерым алганда, соңгы бер атнада ноутбук һәм планшетлар – 22, көнкүреш техникасы 15 процентка арзанайган.

    «ВТ» хәбәрчесе элемтәгә кергән «DNS» көнкүреш техникасы кибетендә биредәге бәяләр моннан да ары арзанаймас дип саныйлар. Консультант егет Руслан Гыйльметдинов сүзләреннән аңлашылганча, бүген биредә, дөрестән дә, күп кенә көнкүреш техникасы очсызланган. Телевизорлар исә, киресенчә, кыйммәтләнгән. «Атна башында Үзәк банк төп ставканы төшергәч, бездә суыткыч, кер юу машиналары, компьютерларның бәясе төште. Дөрес, барлык төрләренеке дә түгел. Әйтик, Кореяда җитештерелгәннәренең хакы үзгәрешсез калды. Соңгы арада бездә телевизорлар кыйммәтләнде. Кореядан азрак кайтарылгач, аларга дефицит барлыкка килде», – ди ул. Руслан сөйләгәннәрдән аңлашылганча, соңгы арада кибетләрдә кайбер төр смартфоннар да очсызланган. Әмма алар башка арзанаймас дип фаразлый егет. «Хәзер бездә бик күп кенә брендлар сатылмый башлады. Шуңа күрә Кытайда җитештерелгән смартфоннарга сорау артачак. Бу исә – аның бәясе дә күтәреләчәк дигән сүз», – ди ул.

    Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов көнкүреш техникасына бәяләр төшә башлауның берничә сәбәбен атый. Белгеч фикеренчә, сатучылар әле бер ай элек кенә кибетләрдә күзәтелгән ажиотаж вакытында булган барлык товар запасын сатып бетерергә өлгермәгән. «Аларның складларында әле дә элеккеге бәядән сатып алынган товарлар бар. Бу товарларга сорау кимегәнлектән, сатучылар бәяләрне төшерергә мәҗбүр», – ди ул.

    Фәнис Хөсәенов килеп туган вазгыятьтә бер мөһим кагыйдәне истән чыгармаска чакыра. Кризис башланганчы кирәкле әйберегезне алып өлгермәгән булсагыз, сабыр итәргә кирәк. Белгеч, Үзәк банк төп ставканы алга таба да төшерәчәк, дип фаразлый. Бу исә бәяләргә дә йогынты ясаячак. Шул рәвешле, әйтик, шул ук көнкүреш техникасын сатып алу әлегә көченнән килмәгән кешеләр моны ел азагында эшли алачак.

    – Күп кенә оешмалар безнең базардан китсә дә, теге яки бу товар сатуда булмас дип тә борчылырга кирәкми. Күптән түгел безнең илдә параллель импорт турында закон кабул ителде. Аның нигезендә шушы ук товарларны өченче – арадашчы илләр аша сатып алу рөхсәт ителә. Хәзерге вакытта Россиянең Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы тарафыннан әлеге товарлар исемлеге төзелә. Шуңа күрә без алырга күнеккән товарлар кибет киштәсендә, һәрхәлдә, булачак. Алар кыйммәтрәк булырмы-юкмы – монысын әлегә фаразлавы кыен, – ди Фәнис Хөсәенов. – Товарны турыдан-туры кайтарту авырлашкач, безнең илгә кергән импорт товарлар саны беренче чорда азрак булачак. Шуңа күрә ел дәвамында көнкүреш техникасы, аларга сорау зур булудан бигрәк, аз санда булуы аркасында кыйммәтләнергә мөмкин. Безнең базарга җитәрлек күләмдә товар кайтарылсын өчен уртача бер ел чамасы вакыт кирәк булачак.

    «Тимер ат» та очсызлана

    Реклама

    Фәнис Хөсәенов кибеттәге азык-төлек бәяләре дә акрынлап кимү ягына барачак дип фаразлый. Бу көннәрдә кибетләрдә кайбер төр продуктлар очсызланган инде. Әйтик, берничә атна элек килограммы 125 сумнан (!) сатылган кәбестә бу көннәрдә 40 процентка арзанайган. Баклажан һәм киви (50 процент), ташкабак (42,5 процент), груша белән кыяр бәясе дә төшкән. Күптән түгел белгечләр кибетләрне йөреп чыккан. «Ашан» кибетләр челтәрендәге бәяләр аларны бигрәк тә гаҗәпкә калдырган. Әйтик, биредә кайбер төр товарлар җиде тапкыр (!) арзанайган. Белгечләр иң арзан он, ипи, кишер, суган нәкъ менә биредә сатыла дигән нәтиҗәгә килгән. Моннан тыш, алар «Магнит» кибетләрендә – карабодай, бәрәңге, сөт һәм чәй,

    «Перекресток» кибетендә йомырка, тоз, дөге очсызланганын ачыклаган.

    – Билгеле булганча, март аенда азык-төлек бәяләре коточкыч дәрәҗәдә үсте. Сатучылар, кибетләрдәге ажиотаждан файдаланып, киштәдәге товар хакларын күтәрә торды. Үзәк банк кулланган алымнар нәтиҗәсен бирде. Беренчедән, ул төп ставканы 20 процентка кадәр күтәрде. Бу паникага бирелгән кеше, булган акчасыннан тыш, кредит акчасын да тотып бетермәсен өчен эшләнде. Шул рәвешле кредит бәясе бик нык үсте. Бу исә, үз чиратында, ажиотаж дәрәҗәсендәге сорауның кимүенә китерде. Нәтиҗәдә күреп торабыз: әле кайчан гына бер кило шикәр комының хакы 100 сумнан артып киткән булса, хәзер аны уртача 60 сумга алырга мөмкин. Көзгә таба ул тагын да арзанаер дип уйлыйм, – ди белгеч.

    Азык-төлек бәяләрен киметәчәк тагын бер сәбәпне атый ул. Билгеле булганча, быелның 30 июненә кадәр бездә читкә бодай чыгару тыелган. «Бу шулай ук азык-төлек бәяләренең кими башлавына китерде. Алар алга таба да акрынлап арзанаячак. Әмма бәяләрнең күпмегә төшәчәген фаразлау кыен. Ник дигәндә, безнең илнең мондый ук җитди санкцияләр чолганышында калганы юк иде әле. Вазгыятьнең нинди булачагы якынча июнь урталарында гына билгеле булачак», – ди Фәнис Хөсәенов.

    Сүз уңаеннан, бу көннәрдә Россиядә машиналар да очсызлана башлаган икән дигән хәбәрләр таралды. «Авто.ру» аналитик үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, ике атна элек Россиядә тотылган машиналар 20–40 процентка арзанайган. Ник дигәндә, аларга сорау бик нык кимегән. Белгечләр автосалондагы яңа машина бәяләре дә төшә башлаган дип ышандыра. «Автостат» аналитик үзәге белгече Сергей Целиков, бу очракта сөенергә иртәрәк, ди. «Сумның тотрыклануы аркасында алдагы ике-өч ай дәвамында яңа машина бәяләре төшәчәк әле. Әмма шулай да «тимер ат» хаклары ел башындагы дәрәҗәдә булмаячак», – ди ул.

    Россиядә яшәүчеләрнең яртысы якын арада машинасын алмаштырырга җыена. Бу хакта аналитиклар уздырган тикшеренү нәтиҗәләренә сылтама белән, «РИА Новости» агентлыгы хәбәр итә. Машина алмаштырырга җыенучыларның 32 проценты – өр-яңа «тимер ат», 21 проценты тотылганын алырга җыена икән. Сораштыруда катнашучыларның 30 проценты моны – кредит алып, 32 проценты – үз акчасы хисабына, 36 проценты иске машинасын саткан акчага эшләмәкче була.

    Динә Гыйлаҗиева

    Чыганак: https://vatantat.ru/2022/04/79749/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: