Айгөл Бариева иреннән аерылганмы?
Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева инстаграмдагы язылучылары арасында “сорау-җавап” сәхифәсе оештырды. Иң кызыклы җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез.
- Буегыз һәм авырлыгыгыз нинди?
- Буем – 170 см. Кияүгә чыкканчы, ике бала тапканчы, авырлыгым 55 кг иде. Хәзер - 65 кг.
- Еш гашыйк буласызмы?
- Әйе, чөнки иҗат кешесе ансыз иҗат итә алмый. Ә менә гашыйк булу һәм чын ярату арасында аерма бар. Анысы еллар дәвамында гына сынала.
- Ирегездән аерылырга җыенасыз дигән имеш-мимешләр ишетелде. Әллә инде аерылдыгызмы?
- Мондый имеш-мимешләрнең булуы шәп! Димәк, күз тимәячәк.
- Каенанагыз, каенатагыз турында языгыз әле.
- Әтиебез инде безнең арабызда юк. Ә әниебез, Аллага шөкер, исән-сау. 84 яшен тутырды.
- Әгәр сезнең турында фильм төшерсәләр, ничек аталыр иде ул?
- Шәп сорау! “Үзеңә ышан” дип аталыр иде. Киләчәктә чыгарырга хыялланган китабымның исеме дә шулай булачак.
- Күлмәкләрең күп. Искеләрен кая куясың?
Реклама
- Кайберәүләрен сатам, кайберләрен бүләк итәм, кайберләре кызыма кала.
- Кызыгызга кияү эзләргә ярдәм итәчәксезме?
- Бу эштә мин ничек ярдәм итә алам? Аларга бит тормыш итәсе. Мин аның адымын хуплый гына алам. Кызым дөрес адым ясар дип беләм һәм ышанам.
- Камил кая укый? Кемгә?
- Камил Мәскәүдә ГИТИСта актерлык факультетында укый.
- “Бичаракай” фильмында төшкән идегез. Тормышта шул образ буенча тәнкыйть ишеткәнегез булдымы?
- Ооо, ул “Бичаракай”дан соң күпме кеше мине күрә алмады. Хәтта урамдагы әбиләр артымнан барып төкерә иде. Димәк, ышандырып уйнаганмын.
- Авырлыкларны ничек җиңәсез?
- Мин үземнән башладым. Бик күп марафоннарда катнаштым. Үзаң өстендә эшләдем. Беркем дә безнең хаталар һәм уңышсызлыклар өчен гаепле түгел. Барысы да башыбызда.
- Яшь балалы гаиләләргә нинди киңәшләрегез бар?
- Балалар шундый тиз үсә. Күбрәк сөеп калыгыз, көн саен кочаклагыз, үбегез, матур сүзләр әйтегез. Һәрбер бала мәхәббәттә үссен.
http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/aygl-barieva-irennn-aerylganmy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев