erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айваз Садыйров: «ВКонтакте гөрләп эшләп киткәч, Инстаграм кире кайтачак»

Теле-радио тапшырулар алып баручысы, «Тәртип» радиосының продюсеры Айваз Садыров Инстаграм челтәренә чикләүләр кертелү белән бәйле шау-шуны шыпырт кына күзәтеп торган да, алга таба социаль челтәрләр белән нәрсә булачагын фаразлаган.

«Инстаграмны «блок»лау алдыннан булган ажитож күпләрне «Телеграм» каналлар ачарга этәрде. Аудиторияләре булган интаграмчылар аеруча тиз эшләп калырга, язылучыларны шунда күчерергә ашыкты.

Ә Телеграмда теркәлмәгәннәр бу шаукымда теркәлә башладылар. Хәтерләсәгез, 2018 елда Телелеграмны Роскомнадзор блоклагач та халык шушында агылган иде. (Телеграм өчен нәрсә генә булса да, яхшы).

Бу юлы төп эшне инстаграмдагы ике кешенең берсендә куелган яңа каналларга сылтама эшләде. Сылтама бер хәл, куар код аша үтәргә чакыручылар артты. Белмим, берәрсе булса да үтә алдымы икән бу куар код аша.

Минем фикер. 

Телеграм шәп әйбер! Мин аны чыкканнан бирле кулланам. Язылган каналлар бар. Файллар җибәрергә уңайлы. Дөрес, язышу өчен аның кадәр еш кулланмыйм. Чөнки күп кешедә барыбер ватсап. 

Тик… Инстаграм аша блог алып барырга һәм контент карап барырга ияләнгән халыкка ул бармый. 

Беренчедән, аның механикасы, фәлсәфесе андый түгел. 

Телеграм яңалыклар өчен, текстлар өчен, уку-укыту блогы өчен әйбәт.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә без нәрсә… Беренче көнне канналар ачтык та, инстаграмга сылтама куеп бераз аудитория җыйдык та, берничә фото аттык та, оныттык. Кайберәүләр тырыша-тырыша нәрсәдер куя бугай хәзер дә. Тик аңа карап язылучылар саны артканы күренми. Караулар да әллә ни түгел. 

Икенчедән, Телеграмда инстаграмдагы кебек лента да, сторизлар да юк. Син һәрбер каналга аерым кереп карарга тиеш. Инстаграмдагы кебек контент сине тапмый, син контент эзлисең. 

Әле шуңа өстәп инстграм да тулысынча эшләүдән туктамады. Кемдәдер эшли, кемдәдер вай-фай кушылгач, тоташа, кемдер vpn белән керә. Ярым-йорты, кыскасы. Шалт кына итеп өзеп куйсалар, халык та шалт кына итеп икенче челтәргә күчәр иде бәлки. 

Социаль челтәрләр карау, яңалыкларны белеп тору гадәте безгә каты сеңгән все-таки. Болай ни тегесе үлеп бетмәгән, ни болары терелмәгән, дигәндәй. 

Безнең хәзерге интернет мәнфәгатьләренә азмы-күпме туры килүче ВКонтакте турында.

Минемчә, миграция шул якка таба кыюрак бара һәм барачак. Безгә таныш мәйдан. Моңа кадәр музыка тыңлар өчен генә булса да кереп торган аккаунтларыбыз бар. Танылганракларның подписчиклары, аз-маз аудиториясе җыелган. Яңа контент белән селкетеп җибәрергә генә кирәк.

Тулырак Интертат сайтында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X