erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аз керемле гаиләләргә Яңа елга өстәмә түләү бирелергә мөмкин

Бу инициатива өчен хәтта исем дә уйлап тапканнар - «Яңа ел гаилә бюджеты».

Яңа ел алдыннан аз керемле гаиләләр өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү кертү тәкъдиме белән Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов чыгыш ясады. Бу мөрәҗәгатьне ул вице-премьер Татьяна Голиковага юллаган, дип яза РИА Новости.

Бу инициатива өчен хәтта исем дә уйлап тапканнар - «Яңа ел гаилә бюджеты».

«Яңа ел - ул гаилә бәйрәме, әмма күпләр өчен ул финанс кыенлыклары булган чорга әверелә бара. Бәяләр арту шартларында хәтта бәйрәмгә әзерлек тә түбән керемле гаиләләр, ялгыз ата-аналар һәм пенсионерлар өчен сынау булып тора», - дип билгеләп үтте парламентарий.

Вице-спикер сүзләренчә, ел ахырында федераль бюджетка файдаланылмаган акчаларның шактый күләме кайтарыла, аларны нәкъ менә бер тапкыр түләүгә тотарга мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чернышов искәрткәнчә, Россиядә мондый механизм 2020-2022 елларда кулланылган, ул вакытта әлеге акча хисабына COVID-19 пандемиясе чорында сәламәтлек саклау системасына ярдәм ителгән.

«Өстәмә түләү гражданнарга бәйрәм өстәле әзерләү, шулай ук балаларга бүләк тә бирү мөмкинлеге бирәчәк», - дип өстәде депутат.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/az-keremle-gailalarga-yana-elga-ber-tapkyr-birela-torgan-tulaular-kerterga-takdim-italar-5897266

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев