erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакалы районында фаҗига: Өч бала, хатын-кызлар тәрәзәдән чыккан, ир-ат янып үлгән

5 май иртәсендә Иске Әзмәй авылында агач йортка ут каба.

 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Башкортстанның Бакалы районындагы Иске Әзмәй авылында 5 май иртәсендә янгын чыга. Ут капкан йорттан балалар, хатын-кызлар тәрәзәдән чыгып котыла, ике баланың атасы янып үлә. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Янгын урынына коткаручылар бара. 10×5 квадрат метр мәйдандагы бүрәнә йорт, тактадан ясалган 5×2 үлчәмле веранда яна торган була.

Янгынны сүндергәндә 1988 елда туган ир-ат мәете табыла.

Өйгә янгын турында хәбәр итә торган җайланма куелмаган.

«1 майда мәрхүм ир-атның элеккеге хатыны 2010 һәм 2012 елда туган ике улын шушы өйгә кунакка китерә. 4 майда бу өйгә кунакка мәрхүм ир-атның апасы һәм аның 2012 елда туган баласы да килә. Төнлә апа кеше шифер шартлаган тавышка уяна. Ул балаларны да, шушы ук өйдә яшәүче әнисен дә уята. Алар барысы да тәрәзәдән чыгып котыла», — дип сөйләгәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Апа кеше сүзләренчә, өйгә верандадан куе төтен тула. Бу вакытта мәрхүм ир-ат верандада йоклап ята. Аңа өйгә керү мөмкинлеге дә булмый.

Янгын сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый, диелә хәбәрдә.


 

 

 Подробнее: https://intertat.ru/news/society/06-05-2021/tiranny-akylga-utyrtyp-bulamy-yaki-yd-gel-ren-berl-che-ird-n-nichek-kotylyrga-5822183

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X