erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчачыларга сөенче: дәүләт тагын акча бирә

Татарстан бакчачыларын яңа сезонда яңалыклар көтә. Дөресен әйтергә кирәк, күңелле яңалыклар. Чөнки акча белән бәйле. Моңа бәйле закон проектын бүген Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында карадылар.

 

Комитет җитәкчесе Азат  Хамаев билгеләп үткәнчә, бакчачылык ширкәтенә кагылышлы федераль закон бар. Әмма анда ачыклык кертә торган сораулар шактый. Шул бушлыкны тутыру максатыннан, республика парламенты вәкилләре үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә дә инде.

“Бакчачылык ширкәтләреннән безгә мөрәҗәгать иттеләр һәм законны хәзерге таләпләргә туры китереп эшләүне сорадылар. Закон нигезендә, 2017 елдан алып, бакчачыларга юллар төзелешенә акча бирелә”, - дип искәртте комитет рәисе.

Хәзергә кадәр бүлеп бирелә торган акчаларга газ, электр, су һ.б. төрле инфраструктураны бакчачылык ширкәтләренә кадәр китерергә мөмкин.  Ә ширкәт эчендә моның өчен участок хуҗалары акча түли.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Авыл советларында 1: 4 чагыштырмасында, үзсалым акчасы җыела. Ширкәт вәкилләре дә шул система нигезендә эшләргә тәкъдим итә. Закон проектына килгәндә, без аны беренче укылышта гына караячакбыз һәм кабул итәчәкбез, чөнки сораулар бар. Икенче укылышка әзерләгәндә, депутатлар, дәүләт эшлеклеләре үзгәрешләр кертә алачак. Бу проект апрель аенда тулысынча кабул ителер дип уйлыйм”, - диде Азат Хамаев.

Республика казнасыннан узган ел бакчачылык ширкәтендәге эшләргә  300 млн сум акча бүленгән булган. Тик бу механизм эшләп бетмәде, ди комитет җитәкчесе. Аннан, ширкәтләр шактый күп һәм ел саен бер үк бакчачыларга акча бирү дә дөрес түгел. Бу эш чират буенча барырга тиеш. Закон проектын кабул итү шуның өчен дә таләп ителә.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/bakchachylarga-senche-dlt-tagyn-akcha-bir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X