erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бала өчен «Путин түләүләрен» ничек алырга: мохтаҗлыкны исәпләү формуласы ("Интертат", Алена Низамова)

Россиядә аз керемле гаиләләр өчен яңа төрле ярдәм чарасы кертелә. Бу юлы 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен. Ай саен түләнә торган акчалата ярдәм кемнәргә бирелми? Пособиенең күләме нинди? Документларны кайда тапшырырга? «Интертат» пособиене билгеләү өчен мохтаҗлыкны исәпләү формуласын тәкъдим итә.

Россиядә аз керемле гаиләләр өчен яңа төрле ярдәм чарасы кертелә. 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен пособиегә 1 майдан документлар тапшырырга мөмкин. Октябрьгә кадәр гариза язарга була. 5-10 мең тирәсе акчалата ярдәм апрель аен да кертеп исәпләнәчәк. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы гаризаларны алданрак та – апрель аенда ук тапшырырга мөмкин булуы турында белдергән иде. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталын кулланырга була. Татарстанда май бәйрәмнәрендә документларны кабул итү өчен махсус эш сәгатьләре булдырыла.

Гаризаны 10 эш көне дәвамында караячаклар. Аерым очракларда ул озайтылырга да мөмкин. Әгәр гаризаны карау вакыты озайтылса, гаиләгә бу турыда хәбәр ителәчәк.

Мохтаҗлыкны исәпләү формуласы

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен «Путин түләүләре»нең күләме гаиләнең бер айга күпме керем алып яшәвенә бәйле. Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин пособиене исәпләү формуласын аңлатты.

«Республикада бала өчен яшәү минимумының күләме –  10 433 сум. Айлык түләүнең база күләме Татарстанда балалар өчен яшәү минимумы күләменең 50 процентын – 5 216 сумны тәшкил итә. Бала өчен яшәү минимумының 50 проценты күләмендәге ай саен бирелә торган түләү билгеләнгән вакытта, гаиләдә җан башына туры килгән керем күләме уртача яшәү минимумыннан кимрәк булса, ай саен түләнә торган акча яшәү минимумының 75 проценты күләмендә – 7 824 сум итеп билгеләнә», – диде ул.

Яшәү минимумы күләменең 75 проценты хәтле айлык түләү билгеләнгән вакытта, гаиләдә җан башына туры килгән уртача керем республика күләмендә җан башына исәпләнгән яшәү минимумыннан кимрәк булса, түләү күләме 10 433 сумны тәшкил итәчәк. Ягъни, бу очракта бала өчен яшәү минимумы күләменең 100 проценты түләнә. Түләү билгеләнгән вакытта шулай ук милекне бәяләү дә исәпкә алына.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр аларның мохтаҗлыгын комплекслы бәяләү нәтиҗәләреннән чыгып билгеләнәчәк. Гаиләнең керемнәре, мөлкәте, ата-ананың хезмәт хакы яки, объектив сәбәпләр аркасында, керемнәренең булуы яки булмавы исәпкә алыначак.

Пенсия, стипендия, фатир, йорт, машина исәпкә алына

Пособие гаиләнең өлкән яшьтәге әгъзаларының хезмәт хакы, стипендиясе, эшмәкәрлектән кергән кереме, пенсиясе яки кереме булмаганнарны исәпләп билгеләнә. «Нульле керем» кагыйдәсе ата-ана 2022 елның 1 мартыннан соң эшен югалткан һәм мәшгульлек үзәгендә исәпкә баскан очракта гамәлдә. Бу очракта аның элеккеге хезмәт керемнәре гаиләдә җан башына туры килгән уртача керемне санаганда исәпкә алынмаячак.

«Мондый кагыйдәне кулланганда түләү алты айга билгеләнә. Бу чордан соң пособие сорап кабат мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак. Мондый алым 2022 ел ахырына кадәр гамәлдә булачак», –  дип ассызыклады Вафин.

Ихтыяҗны бәяләгәндә берничә күчемле һәм күчемсез милек объектлары –  фатирлар, йортлар, машиналар булу исәпкә алыначак. Әйтик, гаиләнең һәр әгъзасына туры килгән гомуми мәйданы 24 квадрат метрдан артып китә торган ике һәм аннан да күбрәк фатиры булганнарга яңа төрле түләүләр бирелмәячәк.

Май ялларында документлар кабул ителә

Пособие 1 апрельдән исәпләнәчәк. Дәвамын укыгыз  https://intertat.ru/news/putin-tulaulare-8-yastan-zurrak-balalar-ocen-ai-saen-birela-yaki-moxtalyk-formulasy-5852801

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X