erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларда “омикрон” штаммының сәер билгесен әйткәннәр

Коронавирусның яңа “омикрон” штаммын йоктырган балаларнең тәне сәер генә тимгелләр белән капланырга мөмкин. Британия табибы Дэвид Ллойд Sky News телекомпаниясе эфиры аша шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, “омикрон” белән йогышланган балаларда чир билгеләре зурлардагы билгеләрдән аерыла. “Зурларга – нык алҗу халәте, баш авырту, аппетит югалу хас булса, балаларда иң элек тән тимгелләнергә мөмкин”, – дип билгеләп үткән белгеч.
Ллойд басым ясап әйткәнчә, коронавирустан авыручыларда моңа кадәр дә бик сирәк кенә тән тиресе бозылу очраклары ачыкланган анысы. Әмма “омикрон” йоктырган балаларның күбесендә гайре табигый тимгелләр барлыкка килә икән.
Табиб әйтүенчә, медиклар яңа штамм турында көннән-көн күбрәк белә башлаган. “Әйдәгез, бу штаммның “дельта”га караганда йомшаграк булуына, аны җиңә алуыбызга ышаныйк”, – дип йомгак ясаган ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X