erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларны һәм өлкәннәрне инвалидлыкка китерә торган авырулар

Татарстанда яшәүче өлкәннәр арасында авыру структурасы буенча яман шеш, ә балалар арасында психик авырулар беренче урында тора.

Бу хакта Казанда брифингта «Татарстан буенча медик-социаль экспертизаның Баш бюросы» федераль казна учреждениесе җитәкчесенең эксперт эше буенча урынбасары Ольга Пузанова хәбәр итте.

«Декабрь башына булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 44,3 мең кеше инвалид дип танылган. Аларның 39,5 меңе – 18 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар, 4,8 меңе – балалар. Инвалидлыкның беренче төркеме 18 процентны, икенчесе 34 процентны һәм өченче төркеме 48 процентны алып тора», - дип хәбәр итте ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Өлкәннәр арасында элеккечә онкология авырулары аеруча киң таралган, икенче урында – кан әйләнеше системасы авырулары, өченчедә – терәк-хәрәкәт системасы авырулары. Балалар арасында беренче урынга психик авырулар һәм үз-үзеңне тоту авырулары чыга, икенче урында – нерв системасы, ә өченчедә – тумыштан килгән аномалияләр.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-balalarnyn-ham-olkannarnen-invalidlykka-kitera-torgan-avyrulary-ataldy-5897169

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев