erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалы хезмәткәрне өстәмә эшкә җәлеп итү өчен, аның язмача ризалыгы таләп ителәчәк

Әлеге яңалык 14 яшькә кадәрге балалары булган ялгыз ата-аналарга, шулай ук өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала (аларның кечкенәсенә 14 яшь тулмаса) тәрбияләүче ата-аналар яки опекуннарга кагыла.

Күп балалы хезмәткәрләрне бары тик аларның ризалыгы белән генә төнге яки эш сәгатеннән тыш башкарылган эшкә җәлеп итә, шулай ук командировкага җибәрә алачаклар, диелә Россия Президенты Владимир Путин имзалаган законда. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты.

Әлеге яңалык 14 яшькә кадәрге балалары булган ялгыз ата-аналарга, шулай ук өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала (аларның кечкенәсенә 14 яшь тулмаса) тәрбияләүче ата-аналар яки опекуннарга кагыла.

Закон шулай ук 14 яшькә кадәрге баланың әтисе яки әнисе вахта алымы белән эшли торган гаиләләрне дә күздә тота.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мондый гражданнарны эш сәгатеннән тыш башкарыла торган яки төнге эшкә аларның язмача ризалыгы белән генә җәлеп итеп булачак.

Закон нигезендә шулай ук инвалидлар өчен өстәмә гарантияләр дә билгеләнә. Аларны сәламәтлеге мөмкинлек биргән очракта гына үзләренең ризалыгы белән командировкага җибәрә алачаклар. 

https://tatar-inform.tatar/news/society/20-11-2021/balaly-hezm-tk-rne-st-m-eshk-lep-it-chen-any-yazmacha-rizalygy-tal-p-itel-ch-k-5843529

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X