erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балык Бистәсендә көчле яңгыр елгаларны агызган: “Дөнья бетә дип торабыз”

"Өй эчендәге күп нәрсә яраксыз хәзер. Җиһазларны ташларга туры киләчәк. Бер сәгать эчендә бөтен нәрсә бетте..." ("Шәһри Казан", Лилия Локманова).

 

20 июль көнне барча мөселманнар Корбан Гаетен билгеләп үтте. Көтеп алынган көн иде ул. Балык Бистәсе районында шул көнне җәй буе яумаган яңгыр да койган. Әби яңгыр тама башласа, “Рәхмәтле тамчылары белән яусын, бәла-каза китермәсен”, дип тели башлый. Олы Солтан авылы халкы теләк теләргә дә өлгермәгәндер...

Кичә, төштән соң бу авылда бик каты яңгыр явып уза. Елгадагы платина чыдамый, аны су агызып китә. Нәтиҗәдә, дистәләгән кешенең бакчасы су астында кала.

Бүген кояш кыздыруга да карамастан, авылның су ташкын булып аккан өлешләре әле дә юеш. Ә басу юлы бөтенләй дә кипмәгән иде.

- Башта аз гына явып китте. Аннан туктады. Бераздан тагын килде. Кыш көне буран ничек булса, бу да шулай яуды. Күршеләрнең йортлары да күренмәде, хәтта. Бозы да булды. Яшенне күрсәгез сез! “Чыбыркы” яшен, китерә дә бәрә.

Без кечкенә вакытларда, күрше авылда бер кыз агып киткән иде. Көтүләр ага иде. Әмма шуннан бирле язын да, җәй дә мондый ташуларның булганын хәтерләмим, - ди шул авылда яшәүче Галимә апа Гарифуллина.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кичә дә Олы Солтанга яңгыр көтмәгәндә килгән. Сәгать ярым эчендә бөтен авыл халкын хафага сала ул.

- Парникларның ишекләрен ябарга өлгермәдем. Аны җил эчкә каерып керткән. Әле бүген дә рәтли алмадык. Өй алдында чебиләрем бар иде. Аларны да җыеп керә алмадым. Яңгыр агызып китмәсә ярар иде дип куркып утырдым.

Бакчадагы карлыган куакларының очы гына күренеп тора иде. Бу гөнаһларыбыз өчендер инде дип, куркып тордык. Тамаша булды! Дөнья бетә дип торабыз, - дип кичерешләре белән уртаклашты Галимә апа.

Галимә апаларга әле бәхет елмайган. Ә менә елгага якын яши торган Хәкимә апа Ибраһимоваларның су өенә үк кергән. Без барганда алар кичәге гарасаттан соң өй эчен чистарту белән мәшгуль иде.

Дәвамы http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/balyk-bistsend-kchle-yagyr-elgalarny-agyzgan-dnya-bet-dip-torabyz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X