erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәрәңге уңышы: «Бер адым буразнадан 4,2 килограмм уңыш чыкты. Ике метрга 12 литрлы бер чиләк...»

Узган ел бәрәңге уңышы әллә ни мактанырлык булмаган иде. Ә быел ул ничегрәк икән? Бәрәңгенең уңышы кайда ничек булуы хакында укучыларыбыздан сораштык. Кемдәдер рекордлы уңыш чыккан, кемдәдер ярыйсы гына. кайберәүләр бәрәңге алырга иртә әле, ди (»Шәһри Казан», Диләр Гарифуллина).

 

Чабатаңны иртәрәк ки
Соңгы елларда бәрәңгене халык иртә ала башлады. Август ахырына инде күп кеше казып та бетерә. Быел исә кайберәүләр 6 августта ук алып куйды. Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Римма һәм Михаил Назаровлар бәрәңгене ел да май башында ук утыртып, августның беренче көннәрендә алалар да икән. Быел да шул традициягә тугры калып, август беренче атнасында ук бәрәңге бакчасындагы эшне бетереп куйганнар.   

Иртә торсаң, ит пешә дигәндәй, бәрәңгене иртәрәк чәчкән кешеләрдә аның уңышы чагыштырмача яхшы икән. Питрәч районы Пимәр авылында яшәүче Илсөя Вахитова бәрәңгесен 1 майда ук утырткан булган. Уңышыннан да канәгать. 
– Быел бәрәңгем бик әйбәт. Утырткан вакытта туфракта дым бар иде, баштарак яңгыры да булды бит. Көздән арыш чәчеп калдыруның да нәтиҗәсе бар. Көзен һәм язын бакчаны сукалаттырдым. Тирес тә керттем.  Ә кызыл бәрәңге ел да әйбәт була. Теләсә кайсы җәйдә дә уңышы яхшы чыга, – диде ул. 

Биектау районының Татар Урматы авылыннан Рамил Гыйльманов та, бәрәңгебез узган елгыдан бермә-бер күбрәк чыкты һәм бик эреләр, ди. Моны ул су сибүдән күрә. Әмма алуы гына авыррак булды, җир таш кебек бик каты, көрәк тә керми, ди ул. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шәмиевларның да бакчалары бик кантарлы булган. Шулай да сары бәрәңгеләребезның уңышы яхшы булды, ди Тәтеш районының Кече Тархан авылыннан Фәния Шәмиева. 

Минем бакча өчен рекорд!
Буада яшәүче ветеран-агроном, блогер-бакчачы Мөхәррәм абый Мөхәммәтҗанов та бәрәңге уңышыннан канәгать. 
–    Бәрәңгебез бик уңышлы булды. Бигрәк тә Ажур сорты. Бер адым буразнадан 4,2 килограмм уңыш чыкты. Ике метрга 12 литрлы бер чиләк. Бер гектарга күчерсәң, 60 тонна уңыш дияр идем. Сорт өчен дә, минем бакча өчен дә рекорд бу, – дип хәбәр иткән ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә. Узган ел бәрәңге аз булгач, бәясе дә күтәрелгәч, иртә язда ук халыкны күпләп икенче икмәк утыртырга чакырган иде. Җәйнең ничек киләсен дә чамалап, бәрәңгене иртәрәк чәчәргә өндәде. 
–    Үземчә кешеләрне эшкә, бакчага өндәдем. Ходай ярдәме, тырышлыгыбыз белән мул уңыш җыелды. Инде хәзер үткән елгы куркулар артта калды, – ди блогер-бакчачы.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/avyil/brge-uyshy-ber-adym-buraznadan-42-kilogramm-uysh-chykty-ike-metrga-12-litrly-ber-chilk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X