erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Батарея оксидлашкан!» Баласының борынына батарея кергән блогер Алсинәнең күргәннәре

Мөслим районы Югары Табын авылында яшәүче Алсинә Сабированың улы бәлагә очрый: балалар бакчасыннан борынына батарея кереп тыгыла. Мөслим район хастаханәсендә ярдәм күрсәтә алмагач, яшь әни улы белән Әлмәт хастаханәсенә юнәлә. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Борыныннан сары төстә сыеклык ага иде, шикләнеп куйдым»
Алсинә Сабирова дүрт яшьлек улы Сәидне балалар бакчасыннан алганда баласының каза күргәнен бөтенләй белми. Улын ул бакчадан дүрттә ала:

— Мине күрү белән Сәид елап җибәрде. «Улым, нишләп елыйсың?» — дигән сорауга тәрбиячеләр, берничә батареяне күрсәтеп, «Менә бу батареяне Әминә Сәиднең борынына төртте. Борынын карадык, борын эчендә бер әйбер дә юк иде», — диделәр.


Алсинә улының борынын үзе дә тикшереп карый, ләкин берни дә күрми. Сәидне өйгә алып кайтып, малларны карарга чыкканда, улы әнисен чакырып, борыны авыртканын әйтә. «Борыныннан сары төстә сыеклык ага иде, шикләнеп куйдым», — ди Алсинә.

Ана күңелен юкка гына сизгер була дип әйтмиләрдер халыкта. Алсинә дә нарасыеның «анда бернәрсә дә юк» дигән сүзенә ышанмый, шунда ук Мөслим район хастаханәсенә алып бара.

— Бүген гинеколог кизү тора, ул сезне карый алмый», — дип җавапладылар. Педиатр яки хирург чакырып тормадылар. ЛОР табибына шалтыраттылар. Табиб Азнакайда булып чыкты. Ситуацияне аңлатып биргәч, ул кайтып җитәчәген әйтте. Ике сәгать көтәргә куштылар. Уйлап карыйк, Азнакай белән Мөслим арасы ерак түгел, бик тырышсаң, ярты сәгать эчендә дә кайтып җитәргә мөмкин булыр иде, — дип фаразлый әни кеше.


«Улым исән-сау гына булсын иде дип эчемнән теләп бардым»
Алсинә улы белән табибны хастаханә янында көтәләр, урамга чыгалар һава сулыйлар. Шул арада Сәиднең борыныннан шактый көчле итеп сары сыекча ага башлый, шешә башлый.

— Табибны чакыртыгыз, баламның хәле начарлана, — дип кереп әйттем. Янәдән табибка шалтыраттылар һәм тагын ике сәгать көтәргә куштылар.

Шок хәлендә калдым. Нишләргә? Кая барырга? Табиб юк, ә балам авыр хәлдә. Югалып калдым. Ләкин вакытны сузарга ярамый иде. Әле дә ярый кул астында машинам бар. Улымны утырттым да, Әлмәт район хастаханәсенә юл тоттым. Нервым калмады, йөрәгем бертуктаусыз типте, куллар кылтырады. Ничек барып җиткәнне белмичә дә калдым, бер сәгать эчендә без Әлмәттә идек инде. Улым исән-сау гына булсын иде дип эчемнән теләп бардым.

Хастаханәгә килеп керү белән улымны карарга тотындылар. «Батарея оксидлашкан!» — диделәр. Безгә кичекмәстән икенче хастаханәгә хирурга барырга куштылар, юллама бирделәр.

Мөслимдә безгә бернинди дә юллама бирүче булмады. Башка шәһәр хастаханәсенә барырга тәкъдим дә итмәделәр. Уйлап карагыз, батарея кеше сәламәтлеге өчен бик куркыныч әйбер! Мөслимдә баламны игътибарсыз калдырдылар, шуңа ачу чыкты, — дип сөйләде Алсинә.


«Мөслимдә улымны документларсыз кабул итәргә атлыгып тормадылар»
Алсинә әйтүенчә, Әлмәт хастаханәсендә кеше күп булуга карамастан, бернинди проблемасыз тоткарлыксыз кабул иткәннәр:

— Улымның борынына батарея тыгылган дигәч, табиблар чабыша башлады. Снимокка төшереп, батареянең кайда икәнлеген ачыкладылар. Әлмәттәге табиблар миннән: «Нигә көттегез? Ни өчен сезгә юллама биреп, икенче хастаханәгә җибәрмәделәр?» — дип сорады.

Батареяне алып карамакчылар иде, ләкин Сәиднең борыны шешкән. «Баланы интектермибез, иртәгә операция ясап алырбыз», — диделәр.

…Табиблар Сәид янында кизү торып чыга, Алсинә ул төнне бөтенләй йокламый. Иртәнге якта батареядән сыеклык агып беткән була. Сәиднең сулыш юлы капланган булган, ул авызы белән сулаган.

Сәидкә иртәнге җидедә операция ясала, табиблар борынга тыгылган батареяне алалар. Батарея борын тишегеннән йоткылык өстеннән күз тирәсенә кадәр җиткән булган.

— Сәидкә операция ясаганнары бар иде, шул вакыттан бирле табиблардан куркуы калды. Табибны күрүгә, елый башлый. Улым табиблардан курыккач, сәламәтлеккә куркыныч янамаса, безне чыгаруларын сорадык. Шуңа күрә барлык документларны биреп, операциядән дүрт сәгать үткәч, хастаханәдән чыгардылар.

Әлмәткә килгәч тә улымның документларын сораган иделәр. Ул вакытта документ турында уйлыйсың димени? Онытып калдырганым, алмаганмын. Борчылмагыз, ватсаптан булса да төшереп җибәрә аласыз, дип тынычландырдылар. Мөслимдә улымны документларсыз кабул итәргә атлыгып тормадылар, — ди Сәиднең әнисе.


«Миңа туктарга, тынычланырга кушалар»
Алсинә әйтүенчә, Мөслим район хастаханәсендә табибларның авыруларга битараф каравы беренче генә очрак түгел:

— Хәтта үлем очраклары да булды. Моннан 22 ел элек апамның йөрәгенә укол кададылар һәм ул вафат булды. Аның дүрт яшьлек кечкенә улы калган иде. Туганнарым судка бирмәкче иде, ләкин табиблар документларны югалтып бетерде.

Әле күптән түгел үзем дә УЗИга шул ук хастаханәгә бардым. Чиратымны көтеп утырганда хәлсез, тәне саргаеп беткән авыру кеше төште һәм табиб янына чиратсыз керергә сорады. Табиб, дорфа гына җаваплады, аңа үз чиратын көтәргә кушты. Бик кызгандым ул кешене. Унынчы булып утырсам да, үткәреп җибәрергә әзер идем мин аны. Табибларның кешечә карамаулары гаҗәпләндерде.

Хәзер мин Мөслим хастаханәсе җитәкчелегенә мөрәҗәгать язарга уйлыйм һәм алардан җавап көтеп калам. Авыл фельдшеры улым янына хәлен белергә килеп йөри. Хастаханәдән фельдшер аркылы баламның хәлен сорашканнар. «Күз төпләре кара, шеше бар, кәефе күтәренке», — дигән. «Әйбәт булган, әйбәт булмаса хастаханәдән чыгармаслар иде», — дип әйтәләр, миңа туктарга, тынычланырга кушалар икән.

Бала исән калгач, шуның белән шул, булган хәлләрне онытырга кирәк дип уйлыйлар микән? Мөслимдә эшләүче таныш табибларым да моны болай гына калдырмаска киңәш иттеләр. Ярдәм итәр идек, әмма шунда эшләгәч, булдыра алмауларын әйттеләр.

Улым стресс кичерде, әлегә балалар бакчасына йөрми. Әкрен генә сулый ала. Табиблар кушканча, борынына дару салып торабыз, дару салгач, улым борыны авыртуын әйтә. Барлык тәрбиячеләр хәлләрен сорашып, борчылып торалар. Борынын лор табибына күрсәтеп алырга уйлыйбыз, — - дип моң-зарларын сөйләде Сәиднең әнисе Алсинә Сабирова.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алсинәнең Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгате карала дип хәбәр иттеләр. Блогер «баласының казасында хайп ясый» дип гаепләүләрне дә бик авыр кабул иткән. «Бала белән хайп итәсез диләр, мин ана буларак шундый юлны сайлар идем микәнни соң? Үзләренең балалары юк микәнни?» — дип аптырый ул.

Имеш, Мөслим район хастаханәсе табиблары Мөслим районы администрациясенә «үзебез Әлмәткә юллама биреп җибәрдек», — дип әйтәләр икән. Мөслим хастаханәсе табиблары балалар бакчасындагы шәфкать туташын гаепләмәкче иде, гәрчә аның монда бернинди дә катнашы юк. Сәид балалар бакчасында авыртуга зарланмаган, куркып кына калган.

Авылыбыз фельдшерын да гаепләргә уйлыйлар. Имеш, аңа мөрәҗәгать иткән булсам, миңа ул юллама бирергә тиеш булган. Фельдшерга мөрәҗәгать итмәдем, чөнки үземнең Мөслимгә барырга мөмкинлегем бар иде.

Мөслим хастаханәсеннән беркем дә шалтыратып гафу үтнемәде. Алар гаепле кешене эзли, — ди блогер.



Без бу хәлгә ачыклык кертер өчен Мөслим райоын хастаханәсенә шалтыраттык.

Бүген баш табибыбыз Казанда иде, аның белән киңәшләшмичә бер сүз дә әйтә алмыйбыз. Бүген җавап бирә алмыйбыз. Казаннан икенче көнгә кайта. Аның белән киңәшләшкәннән соң гына шалтыратып карарга мөмкин, — дип җавап бирде кабул итү бүлмәсендә утыручы хезмәткәр.

Алсинә Сабированың хәлен Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин да белешкән:

— Һәр хастаханә Сәламәтлек саклау министрлыгы объекты булып исәпләнә. Шуңа күрә мин табибларның эшенә, хезмәтенә бәя бирә алмыйм. Алар тикшерү үткәрергә тиеш дип уйлыйм.

Без Алсинә белән сөйләштек, аның фикерен тыңладык. Медицина хезмәткәрләрен дә ишеттек. Дөреслекнең кемдә икәнен әйтү авыр. Видеокүзәтү юк. Министрлык бу гамәлне үзе бәяләргә тиеш.

Ял көне табиб җитмәү, азрак көтеп тору бар инде. Табиб башка җиргә авыру янына барган булырга мөмкин. Ата-ана баласын иң беренче итеп күрә, — диде башлык.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җавабы:
— Район үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлмәсендә аерым белгечләрне эш урынына, бу очрактагы кебек, профильне мөрәҗәгать булган вакытта чакырталар.

Баланы баштан фельдшер караган. Ашыгыч карарлар кабул итүне кирәк дип тапмаганнар. Батарея баланың гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмаган.

Лор-врачны чакыру турында карар кабул иткәннәр, ул вакытта табиб җитди сәбәп белән башка җирдә була.

Мөмкинлек чыгу белән, табиб район үзәк хастаханәсенә барырга юлга чыга, әмма ата-аналар мөстәкыйль рәвештә башка дәвалау учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә карар кылган.

Бу хәл башка кабатлана күрмәсен. Сәиднең тизрәк савыгуын теләп калабыз, — дип җаваплады министрлыкның матбугат үзәге.

Борынга чит әйбер керсә, нишләргә?
«Таблетка-батарейкалар» бик куркыныч санала. Алар борын эченә эләккәндә лайлалы тышчада химик пешү китереп чыгара. Шул сәбәпле борын шешә, кимерчәк «эри» һәм шул сәбәпле борын эчендә үзгәрешләр барлыкка килүе бар.

«Клиника доктора Зайцева» табиб-оториноларингологы Владимир Зайцев киңәше:

«Әгәр дә нинди дә булса предмет борынга, колакка яки бугазга эләксә, мөстәкыйль рәвештә алырга ашыкмагыз: предметны эчкәрәк этүегез ихтимал.

Чит предметны алу өчен яхшы ут, җайлы чиста инструментлар кирәк. Үзегез ала алмасагыз, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә яки ашыгыч ярдәм машинасын чакыртырга кирәк. 

Чит предмет сулыш юлында булганда бугаз ялкынсына башлый, чит предмет лайла белән каплана, үлек чыга башларга мөмкин. Кайчак чит предметны алу өчен хирург ярдәмгә килә. 

Балалар әти-әнисенә барысын да сөйләргә оялмасын иде. Кайчакта алар авыз-борынын, колакларын томалый, җәзалаудан куркып, әти-әниләренә берни дә әйтмиләр.

Балалар белән әңгәмәләр уздырырга кирәк, бала нәрсә генә эшләсә дә, әти-әнисе аңа аңлап аңлап караса иде».

 https://intertat.tatar/news/health/28-05-2021/batareya-oksidlashkan-balasyny-borynyna-batareya-kerg-n-bloger-alsin-ne-k-rg-nn-re-5824794

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X