erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белгеч коронавирус турында: Тынычланырга иртәрәк әле

Коронавирус инфекциясе сезонлы инфекцияләр рәтенә күчә, язга таба аны йоктыручылар азаер дигән өмет бар, әмма тынычланырга иртәрәк әле. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия халыклар дуслыгы университетының йогышлы авырулар кафедрасы доценты Сергей Вознесенскийга сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, хәзер, көзге-кышкы чорда, ОРВИ белән авыручылар арта, коронавирус белән дә шундый хәл күзәтелә.

«Шунлыктан без көзге-кышкы чор тәмамлангач коронавирус инфекциясен йоктыручылар кими башлар дип өметләнәбез. Бу очракта инде коронавирусның сезонлы инфекцияләр төркеменә күчүе хакында әйтә алабыз. Әмма бүгенге көндә Россиядә генә дә әлеге авырудан көн саен дистәләгән кеше вафат була, шунлыктан тынычланырга иртәрәк әле», - дип искәртте белгеч.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 https://tatar-inform.tatar/news/belgec-koronavirus-turynda-tynyclanyrga-irtarak-ale-5867186

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X