erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белгечләр банк карталары белән алдауның яңа ысулы барлыкка килү турында кисәтә

Ведомство банк карталарын тикшерә торган бердәм рәсми сервис булмавын искәртә.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Интернетта банк картасы турында белешмәне тикшерә торган фейк сайтлар барлыкка килде. Имеш, мондый сайтларда картаның номеры һәм коды алдап талаучыларга күчкәнме-юкмы икәнлеген тикшерергә була.

Мошенниклыкның мондый яңа төре чыгуы турында Роскачество кисәтте.

Күптән түгел Россиядә яшәүче 100 меңнән артык кешенең банк картасы мәгълүматлары даркнетка эләгүе турында хәбәр чыкты. Шуңа бәйле рәвештә, җинаятьчеләр карталарны махсус сайтларда «тикшерергә» тәкъдим итә. Алар җибәргән хәбәрләрдә язылганча, картаның күләгәдәге форумнарга эләгү яки эләкмәвен тикшеререгә кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Банк карталарын тикшерә торган бердәм рәсми сервис юк. Интернеттагы мондый сервисларның барысы да мошенникларныкы», — дигән ведомствоның цифрлы продуктларны тестлау буенча өлкән белгече Сергей Кузьменко.

Аның сүзләренчә, шикле сайтларга мәгълүматларны кертергә яки телефоннан сөйләшкәндә мәгълүматларны чит кешеләргә әйтергә ярамый.

https://tatar-inform.tatar/news/incident/16-03-2022/belgechl-r-bank-kartalary-bel-n-aldauny-ya-a-ysuly-barlykka-kil-turynda-kis-t-5851417

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X