erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белгечләр Укытучы һәм остаз елында мәгариф хезмәткәрләренә ярдәмне көчәйтергә чакырды

Россия Президенты Владимир Путин 2023 елны Укытучы һәм остаз елы дип игълан итте, шунлыктан быел зур педагогик стажга ия югары квалификацияле белгечләргә ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирергә кирәк, дип саный сәясәт фәннәре кандидаты, КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре институтының төбәкне өйрәнү кафедрасы доценты Зоя Силаева.

Ул мондый ярдәмнең грантларга гына кайтып калмаска тиешлеген искәртте.

«Остаз югары һәм эмоциональ интеллектка ия булырга, яшь белгечне игътибар белән тыңлый һәм ишетә, кайгы-хәсрәтен уртаклаша һәм тынычландыра белергә, түзем, әдәпле, җаваплы, күзәтүчән, эмоциональ яктан тотрыклы, креатив, оптимист һәм үз көченә ышанган булырга тиеш. Шунлыктан һәр яхшы белгеч тә остаз була алмый», - дип өстәде Силаева.

Җәмгыять тормышының башка өлкәләрендәге вәкилләр һәм тренерлар белән эшләүне дә үз эченә алган педагогик эшчәнлек тулаем алганда белем бирү системасында аерым урынны били, дип саный «Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе Тимур Кадыйров.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Нәкъ менә шушы кешеләр яшь буынны тәрбияли, шуның белән илне үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү һәм аңа карата ихтирамлы мөнәсәбәт аша гына без әхлаклы яшьләр тәрбияли алабыз», - дип искәртте ул һәм Татарстанда бу юнәлештә системалы эш алып барылуын әйтте.

Искәртеп узабыз, 14 февральдә КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты базасында тантаналы рәвештә Укытучы һәм остаз елы ачылды, анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ел дәвамында педагог һөнәренең абруен күтәрү буенча чаралар, бәйгеләр, форумнар, фестивальләр, конференцияләр, слетлар, педагогик укулар һ.б. үткәрү ниятләнә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/belgeclar-ukytucy-ham-ostaz-elynda-magarif-xezmatkarlarena-yardamne-kocaiterga-cakyrdy-5867378

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X