Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бер билет өчен 3 мең сум түләгән

    Спектакльләр видеоязмасы трансляцияләрен үстерүгә өлеш керткән һәр тамашачыга Г.Камал театры зур рәхмәт әйтә.

    Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры апрель аенда барлыгы 260 мең сумга 4200 билет саткан. 31 билет алган иң актив тамашачы — Фәнил Гафиатуллин. Ә бер билет өчен 3000 сум түләгән иң юмарт тамашачы — Айрат Бәширов. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

    «Без Сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Карантин беткәннән соң Сезне, һичшиксез, бүләкләячәкбез. Без яңа проектыбыз — спектакльләр видеоязмасы трансляцияләрен үстерүдә үзләреннән өлеш керткән һәр тамашачыга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Безнең өчен бу бик мөһим», — дип мөрәҗәгать итә театр.

    Реклама

    Онлайн спектакльләрне республикабыздан читтә яшәүчеләр дә яратып карый. Трансляциягә билетларны чит илләрдән — Финляндия, АКШ, Франция һәм Германиядә яшәүче тамашачыларыбыз, ә Россия буенча Мәскәү, Самара, Ульяновск, Түбән Новгород өлкәсе, һәм Башкортостан Республикасында яшәүчеләр алган, диелә хәбәрдә.

    https://tatar-inform.tatar/news/culture/02-05-2020/kamal-teatry-ber-bilet-chen-3000-sum-t-l-g-n-i-yumart-tamashachy-isemen-atady-5740210

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: