erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер гаиләнең ковид белән авыру тарихы: «Барысы да бер палатада ятты»

"Интертат" сайты хәбәр итүенчә, хәзер алар Сочидагы йортларына күченеп тернәкләнергә җыеналар.

аллының 5нче санлы хастаханәсендә бер гаиләне коронавирус авыруыннан коткарып калу тарихын сөйләгәннәр. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Яранцевлар гаиләсендә барысы да бер үк вакытта диярлек коронавирус белән авырый башлыйлар. Аларны икесен бергә хастаханәгә салалар.

Салида ханым олы яшьтәге әнисе һәм ире белән бер палатада ята. Алар бер-берсенә ярдәм итешә. Олы яшьтәге Зоя Әхмәтовнага кыенрак була. Аның үпкәләренең 72 проценты зарарлана. Гипертония авыруы, хроник кан әйләнеше авыруы да була. 

Гаилә башлыгы Михаил Васильевич моңа кадәр йөрәгенә ике операция кичергән, аның бер бөере дә юк. Фаразлар куркыныч була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Чаллының бишенче хастаханәсе - яхшы мәгънәсендә машина ул. Биредә барысы да пациентлар тирәсендә әйләнеп, гел кайнап тора. Табиблар, шәфкать туташлары һәрчак янда, һәр үтенечне ишетәләр», — ди Салида ханым.

Хәзер Яранцевлар гаиләсе өйдә инде. Алар тернәкләнү өчен Сочига китеп, үз йортларында яшәп торырга җыеналар, диелә хәбәрдә.


Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X