Арск-Информ
  • Рус Тат
  • «Бер караштан кешенең авыруын әйтеп бирәм» — артистларның кайсы җирләре авырта?

    Танышым Галия апа (исеме үзгәртелде) кешеләрнең авырулары булуны бик тиз генә күзаллый ала. Аның шундый искиткеч тоемлау сәләте бар. Үзенә 43 яшь. Бу сәләт нәселдән күчкән, эше күп еллар медицина белән бәйле булганга да тәҗрибә туплаган. Сөйләшеп утырганда, Галия апа кайбер артистларга карата да үз фаразларын әйтте ("Интертат", Гөлүзә Ибраһимова).


    «Әбием бик оста имче булган»
    Гаиләмдә медицина өлкәсендә эшләүче белгечләр күп: бертуган сеңлем, иремнең бертуган апасы, улым, — дип сөйли башлады Галия апа. — Минем дәү әнинең әбисе бик оста имче булган. Ул хәтта сукыр кешеләрнең күзләрен ачкан. Ул кешеләр хөрмәт йөзеннән балаларына шул әбинең исемен куша торган булганнар, Бибигафифә исемле булган ул. Берәр җире сынган кешеләр ат чаптырып аның янына кайта торган булган, ул рентген кебек күргән. Кызыл балчык белән дәвалаган, ул вакытта гипс булмаган. Менә шаккаткыч, ничек белгән?! Ул — гап-гади авыл хатыны. Әби үзе белгәннәргә туганнарны өйрәтергә теләгән, тик ул вакытта баш тартканнар, курыкканнар. Шул сәләтен кемгәдер биреп калдырган дип беләбез, тик кем икәнен белмибез. Бу очракта сихер турында сүз бармый, табиб булган ул.

    Ул нәселгә дә бирелгән. Безнең дәү әни дә шундый иде. Каз бәбкәсенең аягы аксый башласа, дәү әни ялт иттереп дәвалап куя иде. Ул борынгы бакыр тәңкәсе белән дәвалаган.

    Сәләте әнигә дә күчкән. Әни үләннәрне бик әйбәт белә иде. Ул аларны бик күп җыя, киптерә, безгә эчертергә тели иде. Без эчми, чыгарып ата идек. Әни яман шештән бик иртә үлеп китте шул.


    pixabay.com/ru
    Минем дә шундый сәләтем бар. Үләннәргә, халык медицинасына җаным тартыла. Берәр җирем авырта башласа, Аллаһы Тәгалә башыма гыйлем сала башлый. Үләннәр белән бик кызыксынам, китапларга да таянам, өйрәнәм. Шул ук вакытта үләннәр бик куркыныч, белеп кенә кулланырга кирәк. Минем үт куыгында таш булган, үзем аны белмәдем. Бавырны чистарта башладым да, өянәк булды.

     «Кешенең энергетик кырын күрәм»
    Галия апа сүзләренчә, кайбер авырулар күзгә күренеп тора. Ул хәзерге заманда ризыкларның файдалы булмавы белән дә бәйле, барысы да кешенең йөзендә, тышкы әгъзаларында чагыла.

    Хәзер трансмайлар бик күп кулланыла, организм аларны тарката алмый, алар кан тамырларына, бавырга утыра. Бавыры авырткан кеше ерактан күренеп тора, минем үземдә дә шулай булды. Ул кешенең йөзе саргая, күз алмаларына сары йөгерә. Бавыры авырта икән моның, дип уйлап куясың.


    pixabay.com/ru
    Мин хәзер нинди билгегә караганымны да белмим. Ул дөрестерме, юкмы — кеше янына килгәч, аның энергетикасын тоям. Кечкенә вакыттан тоя идем. Кеше янына килгәч, үзеннән-үзе шул кешенең эченә керә башлыйм, эчке дөньясын өйрәнәм: нинди кеше, кайсы җире авырта? Бәлки, ул дөрес тә түгелдер, минем фантазиядер. Мин аны тикшерә алмыйм. Кешенең энергетик кырын мин төсләрдә күрәм. Ачуы килгән кешеләрнең кыры коңгырт, сары төстә була. Кеше янында торганда баш миендә бер төс барлыкка килә.

    Ул һәрвакыт алай булмый. Бик ябык кешеләр бар. Бик ачык кешеләрнең энергетика кыры бик юка гына. Гадәттә, хатын-кызлар ачык, ир-атлар ябык була. Минем аларга «ачкычым» да юк, чөнки ир-ат белән үсмәдем.

    Шулай да ир-атларның чирләрен дә күргәнем бар. Иремнең җизнәсе бар иде. Килен булып төшкән вакытта аның йөрәге авыртып тора иде. «Җизни, тромблар бар», — дидем. Аны тырнакларыннан билгеләдем. Тырнаклар, кул бармаклары күпне сөйли. Чыннан да, 42 яшендә чәй эчеп утырган җиреннән тромбы өзелеп үлде ул. Үзе тикшеренмәде, сүзләремә бөтен кеше көлеп кенә карый ич инде, ышанмыйлар, — дип сөйләде ул.

    «Үзем дә сизмәстән метрода кешеләрне капшый башлыйм»
    Галия апа сүзләренчә, аның нәселендә чигүче, тегүче, гомумән, кул эше шөгыльләнүче кешеләр күп булган. Ул үзе дә бармаклар белән эшли торган вак эшләрне бик ярата. Әлеге тоемлау бармакның сизгерлеге белән бәйле булырга мөмкин, ди ул.

    Реклама

    Минем бер танышым бар, ул удмурт кызы. Аларда сәләт була бит. Ул миңа массаж ясады. «Әйдә, мин дә сиңа ясыйм», — дидем. Ул кулымның сизгер булуын әйтте. Бәлки, шулайдыр.

    Мин кешегә кул белән кагылырга, тәнне өйрәнергә яратам. Мин хәтта метрода үзеннән-үзе, аңламыйча, чит кешеләрне капшый башлыйм, оятка да калам. «Гадәтем бар шундый, кулым кешеләргә тартыла», — дип гафу үтенәм. «Юк, юк, бик рәхәт», — ди бер ир-ат. Онытылып китеп, аркасын капшый башлаганмын. Кулым үзе авырткан җиргә тартыла. Мин аны сизмим дә.


    Ул авырткан нокталар сизелеп тора. Ирем тоймый, мәсәлән. «Хәзер аркам бик авырта, шул нокта авырта, ничек тоймыйсың инде?» — дим. Мин кешенең температурасы күтәрелгәнне шунда ук тоям. Беркөнне ирем кулын каймыктырган иде, үзем дәваладым. Бөкерәеп йөри башлады, үзе үпкә дип уйлаган. Иңбашында эсселек сиздем, шул ноктаны таптым да, әйбәтләп массаж ясадым, — дип сөйләде Галия апа.

     «Җырчы Салаватның бөере авыртадыр»
    Кешенең авырткан урыннарын аңлау һәм тоемлау өчен кешенең үзе янында утыру кирәк икән. Шулай да, Галия апа кайбер артистларның фотоларына карап та фаразлар ясады. (Фаразларның никадәр дөрес икәнен ышандыра алмыйбыз, аларны бу шәхесләр кимсетү дип түгел, кисәтү итеп кабул итсеннәр иде дигән теләктә калабыз. Галия апа ялгыш әйткән булса, без шат кына булыр идек - редакциядән)

    «Менә Салават Фәтхетдинов, мәсәлән. Аны бөтен кеше күрәдер инде. Ул шешенгәнрәк, күз төпләре шешенеп тора. Мин аның бөерләре белән проблемалар бардыр дип уйлыйм.

    Данир Сабировның күңеле тыныч түгел, борчыла. Ул нәрсәдән булырга мөмкин: кеше үзеннән күпне көтә, әмма көткән нәтиҗәгә ирешә алмый. Шуның аркасында кешенең рухи чирләре килеп чыга — стресс, депрессия. Ул артык зур максат кую белән бәйле.

    Ризат Рамазановның аягы авыртуы билгеле булганчы ук, мин аны уйлап йөргән идем. Аяклары белән ниндидер проблема бар кебек тоелды. Аннан соң үзе сөйләде миңа, бала чагында ук зур проблема булган икән.

    Зәйнәп Фәрхетдинованың калкансыман биз белән проблемалары булырга мөмкин.

    Корсагы зур кешеләргә игътибар итәм. Алар үзләре юан да түгел, ә корсаклары чыгып тора. Ул артистларда да бар. Бу кеше гел стресс халәтендә яши дигән сүз. Стресс вакытында картизол гормоны бүленеп чыга, нәтиҗәсе корсакта күренә. Тулырак: https://intertat.ru/news/society/04-02-2022/ber-karashtan-keshene-avyruyn-ytep-bir-m-artistlarny-kaysy-irl-re-avyrta-5848228

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: