erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бер үлем булмыйча туктамаслар инде» — Шыгырдан белән Озын Куак яшьләренә ни җитми?

«Интертат»тан Чуашстанның Батыр районында Чукмар белән Тукмар тарихы. 14 нче июль көнне, Шыгырдан белән Озын Куак авыллары яшьләре тынгыша алмыйча, бер-берсенә каршы таяклар белән һөҗүмгә чыккан (" Интертат", Казан, Гөлнар Гарифуллина).

 Бүген полиция хезмәткәрләре кыйнашуда катнашканнарны ачыклый, сораштырулар алып бара.

Интернеттагы мәгълүматлардан күренгәнчә, Шыгырданнан 130, Озын Куактан 30 лап егет сугышкан. Башта имеш Озын Куактан ике егетне кыйнаганнар. Аннары болары сугышырга урын билгеләгәннәр һәм федераль трасса янында «зур сугыш» оештырганнар.


Шыгырдан авыл җирлеге башлыгы Минсур Вәлитов әйтүенчә, сөйләшүгә чакырылган яшьләр арасында гаепләрен танучылар юк, кайсын алсаң да, катнашуларын инкяр итә икән. «Бу оланнарның бер-берсенә юл бирмәве аркасында шулай шаяруы инде», — дип башлады авыл җирлеге башлыгы сүзен.

Белмим, акырышып-бакырышып, ярсып, таяклар тотып, маңгайлар ярып, ничек шаярып була икән соң ул?! Көч бар, акыл юк дигәннәре шушыдыр инде. Сугышсыз тыныч тормышка чыдый алмау…


Шыгырдандагы йорт
«Кыз җитми дә, җир җитми кешегә, сугыш шуннан чыга»
— Үзләрен, әти-әниләрен дәштердек. Шыгырданнар әйтүе буенча, сугышны Озын Куаклар башлаган. Озын Куаклар әйтүенчә, Шыгырданнар беренче башлаган. Алар сүзенә генә карап, берничек очына чыгып булмый. Эчке эшләр министрлыгы тикшереп, тапса гына башлап йөрүчеләрен. Аларның якынча кемнәр булуын беләбез инде. Полиция тикшерә хәзер бу эшне.

Кызлар янына киләләр дә, шуннан киткән инде, тегеләре кызлар янына килгәч, боларны куып җибәргәннәр. Кыз җитми дә, җир җитми кешегә, сугыш шуннан чыга, — диде Минсур Вәлитов.

Аның сүзләренчә, хастаханәгә эләгүчеләр юк. Шулай да Озын Куактан ике малай имгәнгәнен әйтте.

— Алар контактка бармый, үзләре дә, әти-әниләре дә сөйләшми. Малайлар да үзләре анда булганын инкяр итә, имеш булмаганнар. Кулларыннан беркем тотмаган бит, полиция карап торган да, алар таралышып беткәннәр. Кем җәрәхәтләнгән, шул көнне бармаганнар хастаханәгә, икенче көнне генә барган. Алары да сугышта булмадык, башка җирдә имгәндек дип әйтәләр, ди. Имеш, монда беркем булмаган. Әти-әниләре дә әйтә, имеш, уллары урамга чыгып киткән, аннары өйгә кайткан, нормаль хәлдә, исерек түгел иде, диләр. Чыннан да, сугышучылар эчмәгән, барысы да аек хәлдә, диделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

100 ләп малай катнашкан, диделәр. 17-25 яшькә кадәрге малайлар болар, ә «без бармаган, без юк, без анда түгел идек», диләр. Былтыр бер булган иде мондый хәл, шулай сугышып алганнар иде, тик бу кадәр күпләп түгел иде. Әле бит барысы да тәртипле гаиләдән, барысы да эшмәкәр гаиләсеннән. МВД тикшерә, аларны сораштыралар. Бездән әле сораштырмадылар, иртәгәгә әзерләнәбез. Безгә киләчәкләр. МВД, прокуратура вәкилләре киңәшмә үткәрәчәк бездә.


Авыл башлыгы
Бер үлем булмыйча туктамаслар инде… Нәкъ менә әтәч кебек — үзе беркайчан эләкми, янда баручы тавыкларына эләгә инде. Әтәч сугышырга чакыра, кача, борыла да китә, калганнар эләгә. «Кешеләр барды, мин бардым» дип, бер дә юктан баручылар эләгә монда. Нәрсә өчен барганнарын да белмиләр, «алар безнең авылларны кыйнаган, шуңа күрә без җавап кайтарырга тиеш, дип дәштеләр дә, без бардык», диләр, — дип сөйләде авыл башлыгы.

Интернетта сугыш урынын — яшьләрчә әйтсәк, «стрелка» ны федераль трассада билгеләүгә гаҗәпләнүчеләр бар. Ничек инде, кеше күз алдында, дип язалар. Авыл башлыгы әйтүенчә, яшьләр аулакта очрашкан булган, федераль трассага соңыннан чыкканнар.

— Алар бит башта Батыр авылы уртасында булганнар, аннары таралышып киткәннәр, тегеләре тагын артларыннан куып барган юлга кадәр, — диде Минсур Вәлиев.


Фото социаль челтәрләрдә таралды - сугышта каза күрүчеләрнең берсе дип язылган.
Минсур Вәлитовтан аермалы буларак, Озын Куак авыл җирлеге башлыгы Фәнил Алиуллов бик аз сүзле булды. «Белмим» нең башы авыртмый дигән позицияне алып: «Хокук саклау органнары шөгыльләнә, 14 е турында бүтән бернәрсә әйтә алмыйм. Кемнәр икәнен ачыклыйлар, бүтән мәгълүмат бирә алмыйм әлегә», — диде.

Гомумән, ул яклар шундый кызык — авызларыннан сүзне келәшчә белән тартып аласы, чыкса, 1-2 сүз чыга, чыкмаса, юк. «Мин ишетмәдем, күрмәдем, белмәдем, өйдә юк идем, интернеттан гына ишеттем, кемнәр икәнен дә белмим, әлегә вакытым юк, соңрак шалтыратыгыз әле» дип әйтеп тә, соңрак трубкаларын алмаучылар булды. Сер бирмәс татарлар шунда яши икән. 

Дәвамы https://intertat.ru/news/society/19-07-2021/ber-lem-bulmyycha-tuktamaslar-inde-shygyrdan-bel-n-ozyn-kuak-yashl-ren-ni-itmi-5830847

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X