Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бер тәүлек эчендә өч хатын-кызны бәрдергәннәр

    Казан юлларында бер тәүлек эчендә өч хатын-кызны бәрдергәннәр. Зыян күрүчеләрнең берсенең оча сөяге һәм күкрәк читлеге сынган.

    Казан юлларында бер тәүлек эчендә өч җәяүлене бәрдергәннәр. Бу хакта шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

    Кичә 29 яшьлек кызны Маршал Чуйков урамында светофорның кызыл сигналына чыкканда «Форд» бәрдерә. Авариядә кызның оча сөягенә һәм күкрәк читлегенә зыян килгән.

    Реклама

    Кичке сәгать биштә Юл буе урамында «Субару» машинасын йөртүче, башлангыч мәгълүматлар буенча, «зебра»да 46 яшьлек хатын-кызга юл бирмәгән.

    Ә ике сәгать ярымнан соң Ямашев урамында «Лада» машина йөртүчесе 33 яшьлек хатын-кызны көйләнми торган юл кичүендә бәрдергән. Зыян күрүче башын җәрәхәтләгән.

    https://tatar-inform.tatar/news/incident/18-12-2019/kazan-yullarynda-ber-t-lek-echend-ch-hatyn-kyzny-b-rderg-nn-r-5710676

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: