erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер яшьлек баланың сулыш юлларыннан таш алганнар

Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары таш йоткан бер яшьлек баланы коткарган, дип хәбәр итә ТР сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Баланы әти-әнисе Чаллы хастаханәсенә алып килә. Табиблар рентген ярдәмендә сабыйның чит предмет йотуын ачыклый. Таш шактый зур һәм ул уң яктагы үпкәнең бронхларын тулысынча каплаган  була. Табибаларның бар тырышлыгына карамастан, ташны чыгарып булмый.

Республика балалар клиник хастаханәсе хирурглары сабыйга ярдәм күрсәтү өчен Чаллыга очкан һәм шул ук көнне баланы Казанга күчергәннәр. Ташны берничә тапкыр чыгарырга тырышып карыйлар, ләкин баланың хәле тагын да начарлана, бронхларның лайлалы тышчасы бозыла һәм шуның белән бергә аны алу процессы тагын да кыенлаша. Баланы бу вакыт эчендә үпкәләрнең ясалма вентиляциясенә күчерәләр, чөнки таш шактый зур һәм аның теге яки бу якка авышуы ихтималы барлыкка килгән, бу үлемгә китерергә мөмкин булган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Балага фибро- һәм ригид бронхоскопиясен үтәгәннәр. Нәтиҗәдә, бик зур техник кыенлыклар белән табиблар тигез булмаган 6-7 мм зурлыктагы ташны алуга ирешкән. Хәзер бала мөстәкыйль рәвештә сулыш ала һәм тулы күләмдә дәвалану ала.

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kazanda-ber-yashlek-balany-sulysh-yullarynnan-tash-algannar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X