Реклама
24 июнь көнне иртәнге сәгать биштә Чуйков урамындагы 27нче йортта фаҗига булган
Җиденче каттагы фатир тәрәзәсеннән кечкенә бала егылып төшкән. Күп санлы җәрәхәтләр алган бер яшьлек кызчыкны хастаханәгә алып китәләр.
"Баланы уртача авырлыктагы хәлдә ДРКБга китерделәр. Әмма бала алган тән җәрәхәтләреннән хастаханәдә җан биргән", - дип аңлаттылар агентлыкка ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Хәзер әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итә ТР Эчке Эшләр министрлыгы.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз