Реклама
Айгөл Фазыйлованың улы әнисенең үлеме турында сыйныфташларыннан ишетеп белгән.
Яман шештән вафат булган Айгөл Фазыйлованың улы Яңа елны апасы белән каршы алачак. Бу хакта «АиФ-Казан» хәбәрчесенә гаиләнең дусты Гөлчәчәк Гарифуллина сөйләгән.
"Әмир үзен яхшы хис итә, мәктәпкә йөри. Каникулларга кадәр ул апасы белән яшәячәк, ә аннан соң Айгөлнең яңа гаиләгә опекунлык рәсмиләштергән ерак туганнарына алып китәчәкләр.
Өлкәннәр әлегә кадәр малайга әнисенең үлүе турында әйтмәгән иде, әмма бу хакта ул мәктәптә сыйныфташларыннан ишеткән, аннары бик нык елады", - дигән Гөлчәчәк.
Автор: Резеда Галикәева
http://baltaci.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/bik-nyk-elady
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз