erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биредәгеләрне күргәч, күңелгә читен булып китә...

Приют җитәкчесе Азат Гайнетдинов: «Болай итеп зурлауны көтмәгән идем» ("Ватаным Татарстан")

Кызганып та булмый аларны, сүгәсе дә килми. Үзләрен тыңлый башлагач, барысына – бер язмыш диясең. Яшәргә урыннары булмагач, урамда калганнар. Берәүләрен балалары, ире йә хатыны куып чыгарган, икенчеләре төрмәдән чыккач, кайтып сыеныр куыш тапмаган. Без, Борһан Шәһиди урамында урнашкан приютка барып, анда көн күрүчеләр белән аралашып кайттык.

Биредә урнашкан вагоннарда 40 кеше яши. Әлегә 20се буш тора. Салкыннар башлану белән урын җитми дә икән әле. Анна Макитюкның өеннән чыгып киткәненә 20 елдан артык вакыт узган инде. Ирем аркасында чыгып киттем, ди ул.

– Кыйнады. Рәхәт күрсәтмәде. Өч балабыз бар иде. Ул чакта аларның олысына – 11, кечесенә 8 яшь иде. Кайчан да булса әниләрен эзләрләр әле дип көттем. Тик булмады. Мин аларга кирәк булмаганмын икән, – ди ул, бераз үпкәсен белдереп. – Украинадан мин. Өйдән чыгып киткәч, башта Дагыстанда, аннан Чечняда эшләдем. Бер җирдән икенчесенә йөрдем. Самарада да яшәдем. Аннары эш эзләп, Казанга килдем. Бер белдерү күрдем дә, шул оешмага килеп эләктем. Бер көнгә 200–300 сум вәгъдә иттеләр. Нәрсәгә җитсен соң ул? Әле анысын да түләмәделәр. Ярый бу приют турында ишеттем. 2 айдан артык инде җаным тыныч, торыр җирем бар.

Анна да, күршесе Наталия дә, эштән курыкмыйбыз, диләр. Наталия – Арчаныкы. Ире үлгән, йортында ике кызы яши.

– Арчага көн саен кайтып йөрер өчен дә акча кирәк. Монда ичмасам, эш бар, ашаталар, йокларга урын бирәләр. Миңа приют бик ошый. Өйдә зарыгып көтеп торучы булмагач, монда яшәүнең мең өлеш артык икәненә төшендем. Җитәкчеләргә рәхмәт. Кер дә юабыз, мунча да ягып бирәләр. Нәрсә кисәң шул бар, – ди ул.

Кием дигәннән, бирегә Казанның кайсы гына почмагыннан китермиләр аны. Без булганда да, өч машина килеп, капчык-капчык кием бушатып китте.

– Халык ярдәмчел. Ризыклар да китерәләр, киемнәр дә күп. Хәтта 7 бала караваты да бар. Кирәк кеше үзенә кием алып китә ала. Иң элек үзебездә яшәүчеләрне киендерәбез. Аннары инде калган кешеләргә өләшәбез, – ди приют хезмәткәре Ислам Галиуллин.

Безгә приютны күрсәтеп, анда яшәүчеләр белән таныштырып йөргән Илдарны башта биредә эшләүче хезмәткәрдер дип уйладык. Яхшы итеп киенгән, телефонын кулыннан төшерми. Баксаң, үзе дә шушында яши икән. Йорты янгач, сыену урынын приютта тапкан. Ул да, аның белән бер вагонда көн күрүче Геннадий да – Әфган сугышын кичкән кешеләр.

– Хатыным үлгәч, улыма кирәгем калмады. Куды да чыгарды ул мине. Йөрәк әрни, бик тә борчылам. Улымның кайчан да булса акылына килүен, мине эзләп табуын көтәм. Инде шактый гомер узды, әмма өмет барыбер өзелми, – ди Геннадий.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Илдар белән Геннадий үз бүлмәләрен «комфорт» дип бәяли. Баксаң, килеп керүгә үк яхшы бүлмәгә эләкмисең икән. Бер атна 1 нче вагонда яшиләр. Биредә ятарга урын, чәй эчәргә өстәл бар. Баштарак кешене сыныйлар, эшкә, башкаларга мөнәсәбәтен тикшерәләр, тәртибен карыйлар.

– Урамнан килеп кергән кешене табиблар тикшерә. Аннары алар белән психологлар, юристлар эшли башлый. Күбесенең документы юк. Ул мәсьәләне хәл итәргә тырышабыз. Документлары булгач, аларны эшкә урнаштырабыз. Күбесе үз көнен үзе күрә башлый. Шулай итеп, торак мәсьәләсен үзләре дә хәл итә ала, – дип сөйли приют хезмәткәре Ислам Галиуллин.

Казанның Отар бистәсеннән килгән Альберт абыйга – 59 яшь. Ул бер тапкыр да өйләнеп карамаган. Яшьрәк чакта читкә йөреп эшләгән, Үзбәкстанга кадәр барып җиткән. Йөри торгач, паспортыннан колак кага: эшләгән урынында алып калалар да бирмиләр. Әнисе үлеп иткәч, аңа эш урыныннан бирелгән фатирдан да чыгарга туры килә. Шулай итеп, Альберт абый урамда кала.

– Җырлар тыңларга яратам. Өйдән алып килгән радио бар. Әлегә эшем юк. Паспорт алып бирәчәкләр. Тик утырасым килми, эшкә керермен дип торам. Начар гадәтләрем юк. Үзем дә эчмим, эчкән кешене дә яратмыйм. Берәр хатынга ир кирәк түгел микән? Бик теләп, янына китәр идем, – ди ул.

Эчү дигәннән, приютта андыйларны тотмыйлар да. Таләпләре шундый. Биредә хәмер белән дус кешегә урын юк.

Приюттагылар үзләрен кайгырткан өчен җитәкчеләре Азат Гайнетдиновка рәхмәтле. Әгәр ул булмаса, нишләр идек, диләр. Инде хәбәр иткәнебезчә, башкарган эшләре өчен коммерцияле булмаган тернәкләндерү һәм адаптация үзәге җитәкчесе Азат Гайнетдинов күптән түгел республиканың гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Президенты премиясенә ия булды.

– Ике ел элек бу премияне безнең оешмага биргәннәр иде. Без ул акчага кешеләрне эшкә урнаштыру үзәге булдырдык. Быелгысы шәхсән үземә тапшырылды. Болай итеп зурлауны көтмәгән идем. Эшемне күргән өчен Президент Рөстәм Миңнехановка чиксез рәхмәт. Ул безгә һәрдаим ярдәм итеп тора. Сукбайларны яшәтер өчен яңа бина да бирде. Әлегә анда төзекләндерү эшләре бара, – ди ул.

Яңа бинада тулай торак булачак. Анда 80 кешене урнаштырмакчылар.

– Араларында төрле кешеләр бар. Кеше хәмер белән мавыга икән, андыйларны бушлай дәвалыйбыз. Авыруларны хастаханәләргә салабыз. Әле менә барысын да паспортлы итеп, коронавирустан вакцина ясатачакбыз. Сукбайлыкта йөргән кешегә башкача да яшәп булганны күрсәтәбез. Аңлау-аңламау исә үзләреннән тора.

САН

Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәгенең барыр урыны булмаган кешеләр өчен арендалап торган 6 фатиры, 60 урынлы приюты бар. Алар Казанның 6 урамында көн саен 1000 кешегә кайнар ризык өләшә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X