Реклама
Кадрларда башта москит челтәренең килеп төшүе, аннан асфальтка баланың төшүе күренә.
Казанда Кол Гали урамындагы бер йорт тәрәзәсеннән биш яшьлек кызның егылып төшүе видеога эләккән
Кадрларда башта москит челтәренең килеп төшүе, аннан асфальтка баланың төшүе күренә.
Моңа кадәр «Татар-информ» Казанда биш яшьлек кызның бишенче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкәнен хәбәр иткән иде. ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кызны төрле җәрәхәтләр белән Республика балалар клиник хастаханәсенә китерәләр.
«Хәзерге вакытта хәл тотрыклы, ләкин бик авыр. Кыз реанимация бүлегендә», - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз