Арск-Информ
  • Рус Тат
  • «Битлекле тормыш» сабаклары: шыгрым тулы автобуста ник бер кеше йөткерсен!

    Бер ел да сигез айлап дәвам иткән «битлекле тормыш» безне күп нәрсәгә өйрәтте. Бигрәк тә үзе яки якыннарыннан берәрсе шул зәхмәт белән чирләгән, туганнарын-танышларын әлеге авыру «алып киткән» кешеләр тормышына, үз-үзенә, тормышка карашына күп үзгәрешләр кертте ул.

    Югалтуларның күплегенә ияләнә, битараф кала торган булмады шул. Әмма әлегә кадәр бу авыруның барлыгына, аның зыян-зарарына ышанмаучылар, саклык чаралары күрмичә, башкаларны да куркыныч астына куючылар юк түгел. Монысы да хак. Гаиләләрендә берәр кешедә тест уңай булып та, битлек тә кими урамда, кеше арасында йөрүчеләрне күргәндә-ишеткәндә, аптырып та куясың.

    – Бер көнне Казанга, Дәрвишләр бистәсендә яшәүче балаларыма барган идем. Кайтканда Балтачка йөрүче автобуска утырып кайттым. Автобус тулы кеше. Юл шактый озын бит, уйлана торгач, күңелгә шундый фикер килде. Карале, мин әйтәм, бу вакытта элегрәк бөтен кеше корык-корык йөткерә иде, көннәр бер җылытып, бер суытып уйный башласа, барыбызда шул хәл була иде, дим. Шыгрым тулы автобуста ник бер кеше йөткерсен! Мөгаен, хәзер күпләр, нәкъ безнең кебек, йөткерә башлауга чарасын күрәдер, уза киткәнче дип, дәвалана башлыйдыр, дим. Чыны шулай бит, өйдә үзебезме, балалармы аз гына йөткерә башласа, хәзер тамагын да чайкыйбыз, борынны да юдыртабыз, даруын да кабабыз. Үлән чәйләрен әйтеп тә тормыйм. Анысын без үзебез гомер-гомергә эчтек. Хәзер дә алардан башка булмый, – ди бер танышым. – Йөткерү димәктән, хәзер кеше башкалар алдында йөткерергә, төчкерергә дә курка бит. Шикләнмәсеннәр дисең инде. Бер тапкыр үзем дә нәкъ шул автобуска җитешим дип, урам буйлап бераз йөгереп барган идем, автобуска кереп утыруга, йөткерә башладым. Һич туктамый гына бит. Түзмәдем, автобустагыларга: «Курыкмагыз, авырмыйм мин, соңга калам дип йөгергән идем», – дип аңлатырга мәҗбүр булдым.

    Үзем дә автобуста гына түгел, машинада да битлек киеп йөрим. Мин дә әлеге танышым кебек: «Авырый икән дип шикләнә күрмәгез, саклык өчен генә кидем», – дип әйтәм. Алай да кайбер танышлар: «Сал инде, Гөлсинә апа, шул битлегеңне. Юлда танып та булмый бит», – ди. Әмма күбесе шул авырмыйм дигән сүземне ишеткәч кенә сөйләшә башлый…

    Их, бу битлексез тормышның кадерен белмәгәнбез икән, дигән чаклар күп була. Түземсезлек белән бу зәхмәтле чирнең чигенүен, бетүен көтәбез, дисәк тә, ялгыш та, ялган да булмас. Тик гомергә җитәрлек сабак алдыкмы икән – анысы гына сорау астында. Бераз вакыт үтүгә онытырбыз, элекке битараф тормышка әйләнеп кайтырбыз кебек тоела.

    Реклама

    Бер начарның бер яхшысы була дигәндәй, бу ковид дигәнең дә бик күпләрдә иҗади сәләтләрне ачты кебек. Социаль челтәрләрдә бу темага күпме мәзәк, шигырь, такмаклар таралды. Шаяру катыш ачы хакыйкатьне, күңел кичерешләрен әдәби телгә күчерүчеләр дә шактый булды. Өлкәннәр әйткәндәй, ахыры хәерле булсын инде…

    Гөлсинә Хәбибуллина

    Фото: Илдар Мөхәммәтшин

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: