erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Блогер, «башкорт хуҗабикәсе» Миләүшә: «Халык кыска һәм мәгънәсез видеолар ярата»

"Интертат» «Сәлам бөтенегезгә дә» дип инстачыларның кәефен күтәрүче Башкортстан блогеры Миләүшә Шәйхлисламова белән әңгәмә тәкъдим итә.


Инстаграмда 100 меңнән артык язылучысы булган блогер журналистларга телефон номерын бирми икән. Миләүшә чын хатын-кызларча оста эш итә — иренең номерын калдыра. Телефон элемтәсе мине Миләүшәнең ире Альберт белән тоташтырды. 

Альберт баштарак Миләүшәнең блогер булуына каршы килгән булса да, соңрак ияләшеп киткән. «Бик күңелле яшисез сез, Альберт», — дим. «Миләүшәнең андый көлкеле видеоларны кешегә чыгаруына бөтенләй каршы идем. Үзен дә ачулана идем, үзем дә төшәргә яратмадым. Баштарак мәҗбүриләп диярлек төшертте», — ди гаилә башлыгы кет-кет көлеп. «Мәҗбүриме, түгелме, бик кызык уйныйсыз әле», — дим. «Юк ла, безнең йортта мин түгел, Миләүшә артист», — диде ул, телефонын тормыш чәчәгенә тапшырып. 


Миләүшә, сезне беренче нинди видео танытты? Блогерлык тарихы нәрсәдән башланды?

Безнең ватсапта бөтен туганнарны берләштерүче төркем бар. Кем кайда, нәрсә эшләп йөри, шуларны күрсәтеп, видеолар төшереп сала идек. Мин дә иртән «сәлам бөтенегезгә дә» дип, берәр кызык сөйләп, видео җибәрәм. Бер сеңлем инстаграмда сәхифә ясап, видеоларны шунда куеп барырга тәкъдим итте. Ул аккаунтымда башта гел туганнар гына иде, берзаман чит кешеләр дә языла башлады. 

«Сәлам, иптәшләр-тавыкбашлар», — дип туганнарны сәламләп, коймак пешереп, шуны үзем ашап торган видеомны аккаунтыма куйган идем. Шуны берничә башкорт паблигы үзләренә күчереп алган. Мин моны күреп шаккаттым инде башта. Алар белән язышып, ызгышып беттем. Популярлык шуннан башланды.

«Сәлам бөтенегезгә дә» — шул туганнар арасында башланган прикол. Һәр иртә балачакта үзебез белән булган берәр кызыкны сөйләп видеолар яздыра идем. Мин гаиләбездә иң олысы, шуңа кызык хәлләрне күп беләм.

Хет ничек дәлилләсәгез дә, сезне кәефсез, моңсу итеп күз алдына китерә алмыйм. Башкорт хуҗабикәсенең андый вакытлары да буламы? 

Мин беркайчан да юк-барга кәефемне төшермәскә, позитив яшәргә тырышам. Бөтен нәрсәнең дә уңай якларын эзлим.

Видеоларда артист Миләүшә, сторисларымда чын Миләүшә мин. Мине тормыштагыча күрәсе килгәннәр сторис карасыннар. Ашарга пешерәм, йорт җыям, кыскасы, гадәти хатын-кыз тормышын күрсәтәм. 


Сәхифәгезне 100 меңнән артык кеше карап бар. Аларны күпме вакыт эчендә җыйдыгыз?

Мин сәхифәмне 2020 елның февралендә алып бара башлаган идем. Ел ярым эчендә булып чыга. Хәзер дә арта бара. Ләкин, дөресен әйтәм, кеше саны арткан саен куркынычрак.

Нигә?

Әллә ничек, җаваплылык арткан сыман.

Төп аудиториягез кем?

Мине гади, үзем кебек авыл хатын-кызлары карый дип уйлыйм. Авылда яшәүче булмаса да, тамырлары белән авылга барып тоташкан кешеләр.

Видеоны җәмәгать урыннарында да төшерәсез. Халык блогерлык эшен ничек кабул итә? 

Күпләргә ошамый, яратмыйча кырын карыйлар. Андыйларга блогта хейтерлары килеп өстәлә. «41 яшеңдә кеше көлдереп йөрисең», «бала -чага сыман кыланасың» диләр. Әллә ниләр язалар инде. Араларында «рәхмәт, көлдердегез» дип язучылары, мактаучылары да бар. 80 процент язылучыларым яхшы минем. Хейтерлар шул 20 процент тирәседер, бәлки 10дыр. 

Кара исемлегегез озынмы? 

Мин начар комментарийларга җавап бирергә тырышам. Тәнкыйтьләп ятканчы, ошамаган кешеләрен карамаска кушам. Ә инде алай язганга тагын да әшәкерәк сүзләр белән җавап бирә башласалар, заблокировать итеп атам. Андый кешеләр белән нервы бетереп утырасым килми. 

Алар активлыкны гына арттыра түгелме соң?

Мин бит активлык артыннан кумыйм. Активлык кирәк дип, аларны укып утырыйммы?

Активлык дигәннән, сәхифәнең каралышын арттыру өчен социаль челтәрләрдәге махсус инструментлар белән эшли беләсезме? 

Минем үз гомеремдә язылучыларымны арттыру, битемне алга җибәрү өчен тырышканым юк. Таргет, тагын әллә нәмәкәйләр тәкъдим итеп язганнары бар. Мин аларны аңламыйм да. Сәхифләремне бары тик үзем алып барам. Видео төшерәм, монтажлыйм, аккаунтларга эләм. Рекламаны да үзем куям.

Блогымны ачкан елда реклама белән эшләмәдем. Хәзер куйгалыйм. 

Блогерлык яшәрлек табыш китерәме соң? 

Рекламаның акчасы бар. Болай күпме видео төшереп, бер тиен дә түләүче юк иде (көлә).

Керем шаккатырлыкмы, җитәрлекме? 

Җитәрлек. Уртача хезмәт хакы алып эшләгән кебек яшәргә була. Ашарга-эчәргә җитә. Шаккатырлык булырга, мин берәр йолдыз түгел бит. 

Мәскәү хәтле Мәскәүдә таныганнар үзегезне язылучыларыгыз. Йолдыз булып куюыгыз да ихтимал. 

Соңгы тапкыр Мәскәүгә баргач, әллә ничә кеше яныма килеп фотога төште. Башкортстанда тануларына мин ияләнгән, мәскәүлеләр белгәч, үземә дә кызык булып китте.  

Нәрсә әйтәсем килә, алай йолдыз булып йөрү дә рәхәт нәрсә түгел икән. Урамда куркып кына йөрисең, һәр адымыңны уйлап атларга кирәк. Дөньяда нәрсә булмас, кем очрамас дип, тышкы кыяфәтең турында кайгыртырга туры килә. Аннары кибеттә дә нәрсә алганыңны чамалап аласың. Исерткеч эчемлекләр кибете тирәсендә йөрергә, шәраб, сыра алырга куркыта. «Башкирская домохозяйка шәраб алып тора», — дип сөйләрләр тагын. Әле берәр җиргә видосын элеп куюлары да бар. Шуңа ирем ала аның ише ярамаганнар нәрсәләрне.

ТикТоктагы сәхифәгезне дә популярлаштыру максаты бармы? 

ТикТокка шушы инстаграмдагы видеоларны гына элеп барам. Хәзер Вконтакте челтәрендә эшли башладым. Баксаң, күп кешенең инстаграмы юк икән. ВКонтактеда соңгы вакыт эчендә генә шактый кеше язылды. Ә ТикТокта килгәндә, мин анда актив түгел. Анда халык белән аралашмыйм дияргә дә була. Инстаграмны да һаман өйрәнеп бетә булмый әле монда, ТикТок түгел.

Үзегез өчен иң җайлы челтәр кайсы соң?

Ияләнгәч, инстаграм инде. Анда комментарийлар да язам. 

Шул өч челтәрнең аудиториясе бер-берсеннән ничек аерыла?

ТикТокны, гомумән, юньләп белмим мин. Видеолар куеп тик ятам. Яшьләр, бала-чагалар утыра анда. Үзләре дә әллә нинди тузга язмаганнарны төшереп куялар. Инстаграм — минем яшьтәгеләрне туплаган челтәр. ВКонтактеда өлкәнрәк буын утыра икән.

Кайсы челтәрнең язылучылары усалрак? Комментарийлардан чыгып әйтә аласызмы?

Комментарийларны анализлый алмыйм шул. Чөнки барысын да укып барырга вакытым җитми.

Сөйләмегездә начар сүзләр дә очрый. Күкәй башы да, дурагы да калмый. Тәнкыйтьләүчеләр күпме?

Күп язалар: башкорт хатыннарын оятлы итәсең, башкорт хатын-кызы андый сүзләр әйтми, әдәби телдә сөйләшмисең, яртысы урысча, яртысы башкортча… Аннары тышкы кыяфәткә бәйләнәләр бит инде. Иртән чәчеңне тарамыйсың, битеңне юмыйча каһвә тотып чыгып утырасың, башкорт кызлары андый булмый, безнең халыкны ямьсез итеп күрсәтәсең, тагын әллә ниләр…. 

«Әдәби телдә матурлап сөйләшүче хатын-кызлар күп. Матур, чиста итеп сөйләшүче әллә никадәр башкорт хатын-кызы блог алып бара. Миннән чыгып таегыз да шуларны карагыз», — дим, аптырап тормыйм. Иң кызыгы — шул бер үк кешеләр яза хәзер бер ел буе. Үзләре яза, үзләре барыбер карый.

Шул килде-китте сүзләр кыстырып сөйләгән видеоларны яратучылар да күп.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Андый видеоларны халык нигә ярата икән?

Беләсезме, туңбаш, күкәй баш — алар бит әшәке сүгенү сүзләре түгел. Алар безнең балачактан килгән үчекләшү сүзләре. Кеше аларны ишетеп, балачагына кайта. Элек алай сүгенеп әрләшү юк иде бит ул. Гадилекне, ничек бар — шулай сөйләгәнне ярата кеше. Халык гадилеккә сусаган.

Авылда төшергән видеоларны күп карыйлар. Алары кешеләрнең туган яклары белән бәйле хатирәләрен уята. «Авылга кайткан кебек булып киттек», «Ничек барысы да үзебезчә», — дип язалар. 

Сезнең блогта нинди видеолар беркайчан да булмачак?

Чын-чынлап сүгенгән видеолар. Мин пычрак сүзләр яратмыйм. Ә халык телендәге мин куллана торган сүзләр сүгенү сүзләренә керми. 

Видеоларны озак әзерләнеп төшерәсезме?

Юк, мин видео төшерер өчен артык бизәнеп-ясанып тормыйм. Бер күлмәгем, бер яулыгым бар. Әле шуларга да бәйләнәләр, «ник алмаштырмыйсың» диләр. Униформа ул минем. Шуны киеп алам, авылда булсам, кайнананың берәр иске халатын эләктерәм. Артык мәшәкатьләнеп, әллә ниләр уйлап чыгарып ятканым юк. 

Блогерлар җыелышында берәү: «Видеоларны төшерү өчен ничә сәгать әзерләнәсез?» — дип сораган иде. Нинди ничә cәгать ди инде ул. Мин бит тупырдатып төшерәм дә, чыгарып эләм. Кире төшергән очракларда, күп дигәндә бер сәгать китә. Аннан да артык вакыт сарыф иткәнем юк. Ә кайберәүләр бер видеоны атналар буе эшлиләр икән. Әстәгъфирулла, атна буе бер видео төшереп утырырга, мин әйтәм. Кеше аны әзерләнеп, сценарий язып, һәр җөмләсен ятлап төшерә икән.

 Видеога идеяләрне каян уйлап табып бетерәсез?

Күбесенчә тормыштан, көнкүрештән мәзәкләр төшерәм. Урлашам да инде. КВНда, «Уральские пельмени»да ишеткәннәрне күчерәм. Блогта көнгә бер видео булса да чыгарырга тырышам. Атна уртасында бер көн куймаска мөмкинмен. Ә шимбә, якшәмбе мин виртуаль дөньядан ял итәм.

Якыннарыгыз Миләүшәнең блогерга әверелүен ничек кабул итте?

Алар да башта нык каршы булды. Төшермә теләсә нәрсә, бөтен гаиләне оятлы итәсең дип бәйләнделәр. Хәзер видеоларны көтеп алалар, кайберләре үзләре дә төшә.  

Кызыгызның да, сезгә карап, блогер буласы килмиме?

Юк, ул оялчан. Әтисенә охшаган. 

Ирегез Альберт — видеоларыгызның төп герое, ул сезгә ничек түзә?

Бөтен кеше шулай сорый. «Ничек түзә ул?» - диләр. Баштарак ул андый видеоларга катгый каршы иде. 

Хәзер? 

Болай төшә инде. Видеоларымны тикшерә. Бу видео белән арттырып җибәрәсең дип әйтеп куярга мөмкин.

Бер видеода башта китап укып утырам да, аннары шуның битен ертып алып, бәдрәфкә кереп китәм. Шул видеога бәйләнде генә бит, куйма моны дип.

Барыбер куйдыгыз бит аны.

Куйдым инде. Мин бит бәдрәфтә утырганны төшермәдем, кереп кенә киткәнне күрсәтәм. Кеше бәдрәфкә бармый тормый бит. 


Халык шундый видеолар яратамы?

Мин үземнең видеоларны анализлыйм да, халык кыска видео ярата дигән фикергә киләм. Кайвакыт бер минутлык видео булса да карамыйлар. Чөнки бүгенге заманда кешенең бернәрсәгә дә вакыты юк, гел хәрәкәттә, гел чаба. Кыска, мәгънәсез, гади видеолар карыйлар. Артык уйланырга кирәк булмаганны. 

Озын-озак итеп, мәзәк хәлләр сөйләшеп утырабыз ди күрше белән — аны карамыйлар. Мин яшь чакта дискотекада дип, уртага сумка куеп биедем, аны егылып карадылар. Күп вакыт нигә шулай икәнлеген аңлап та булмый. «Карады, көлде, онытты» кагыйдәсе белән яши кебек халык. 


Блогерларның уртак җыеннарын уздырасыз. Анда ни турында сөйләшәсез?

Ул бәйрәмнәргә тәҗрибә уртаклашу өчен җыелашабыз инде. Язылучыларны арттыру, сәхифәләрне дөрес итеп алып бару турында аралашабыз.

Бөтенесе дә тәҗрибәләре белән уртаклашалармы? Уйлап карасаң, сез бер-берегезгә көндәшләр бит.

Көндәшләнеп йөргән юк, андый очрашулар бик җылы үтеп китә. Мин шәхсән, бөтен кеше белән дә уртак тел табарга, күңелле итеп аралашып яшәргә тырышам. Конфиктларны яратмыйм. Шуңа әлегә барысы белән дә дус. Әлегә! 

Сәхифәгездә сәяси, милли темаларны читләп үтәсез.

Ой, юк, мин андый темалар яратмыйм. Җиңел генә яшик әле, болай да рәхәт бит. Әйтәм бит, яратмыйм конфликтлы ситуацияләрне. 

Ирегез татар, сез башкорт. Гаилә корып, рәхәтләнеп бер йортта яшәп ятасыз, ә социаль челтәрләрдә ике милләт ызгыша. 

Шулай шул. Бик күңелсез хәлләр күзәтелә. Альберт Башкортстанның Нуриман районыннан, татар егете. Гаиләбездә бу теманы беркайчан да күтәргәнебез юк. Ә милләтчеләр арасында хәзер генә түгел инде, элек тә бар иде ул татар белән башкортны аеру. Үзем өчен кешенең нинди милләттән булуы бернинди роль уйнамый. Шуңа андый темалардан читтә калуны хуп күрәм.

Сезнең блогта бу темага комментарийлар язалармы?

Бар инде, күп андыйлар. Төрле кешенең фикере төрлечә бит бу мәсьәләгә карата. 

Кемнәр яза? Нәрсә диләр? 

Аны сөйләп тормыйм, язалар, шуны гына әйтә алам. 

Кайберәүләр хейтерларының ниләр язганын күрсәтеп бара. Минем бер комментарийны да читкә чыгарганым юк. Үземә кагылган, үземне үзгәртергә тырышучыларга гына җавап биреп барам. Ә башка темаларга катышмыйм, юк, һәркемнең үз фикере.

Ә блогерлар бөтенесе ике милләтне дуслаштыру өчен уртак постлар куя, «дус яшик» дип яза башласа, кушылыр идегезме?

Шулай итеп язсалар, кушылыр идем.

Туган телне саклап калуда блогерларның роле нинди? 

Миңа бик күп рәхмәт сүзләре язалар. «Балаларыбыз башкортча сөйләшми иде, сезне карап, кызык күреп, аралаша башладылар», «Телне, башкортча сүзләрне өйрәнә башладылар», — диләр. Хәзер бит татары, башкорты — бөтенесе руслашып беткән. Күрсәткәннәребезнең яшь буын өчен азмы-күпме файдасы бар, димәк. 

Алга таба блогны үстерү буенча планнарыгыз зурмы? 

Бернинди грандиоз планнарым да юк. Мәзәк төшереп куям, сәясәткә кысылмыйм. Бүген рәхәт, иртәгә дә рәхәт булыр, дим. Һәрбер туган көнгә куанып яшим. Подробнее: https://intertat.ru/news/society/04-06-2021/bloger-bashkort-hu-abik-se-mil-sh-halyk-kyska-m-m-g-n-sez-videolar-yarata-5825555

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X