erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Блогерларның кереме каян килә: гивларда катнашып, акчадан коры калган иганәче нәфрәте

Бүген интернетта бүләк уйнату, ягъни гив - киң таралган күренеш. Шул турыда гив оештыручысы һәм иганәче белән сөйләштек.


Инстаграм социаль челтәрен ачуга, төрле яклап гив дигән сүзләр күренә башлый. Әле теге блогер бүләк уйната, әле бу җырчы үзенең гивына чакыра. Инстаграм дөньясы өчен кеше саны, лайклар күплеге бик мөһим бит. Ә аны арттыру җиңел генә түгел икән.

Гив (инглизчә Giveaway) — Инстаграмга язылучыларны арттыруның иң киң таралган ысулларының берсе. Аны аккаунтларында күп язылучылар булган блогерлар уздыра. Гивны лотерея белән чагыштырырга була. Блогер үз акчасына яки «спонсорлар» — иганәчеләр акчаларына язылучылар арасында приз уйната. Язылучылар блогерга һәм барлык спонсорларга язылырга (лайк куярга, комментарий язарга, дустын билгеләргә…) тиеш. Блогерның һәм спонсорларның язылучылары арта, ә язылучыларның артык мәшәкатьләнмичә приз оту мөмкинлеге бар. Иганаче булып акчасын кызганмаган һәркем катнаша ала.
Гивта бүләк уйнатуда үзләренең мөмкинлекләрен арттыру өчен кайберәүләр хәтта берничә аккаунт булдыруга да иренеп тормый. Аның булган иганәчеләренә язылу, тагын берәр комментарий да калдырырга кирәк булса, бу бит галәмәт кенә вакытны да ала.

«Акчагызны юкка әрәм итмәгез»
Биектауда яшәүче Рамил Гыйльманов каен себеркеләре, үзе асраган мал итен сату белән көн күрә. Ул язылучыларын арттырып, бизнесын киңәйтмәкче булган. Реклама куеп караган, кызыксынучылар булмаган. Шуңа күрә иганәче сыйфатында популяр шәхесләрнең гивларында катнашырга булган. Канәгать калмаган. «Язылучыларым артып, җиңел генә сатып бетердем дип әйтә алмыйм», — ди. Башкаларны да түләүсез бүләкләргә кызыкмаска чакыра.

«Гивта катнашкан идем, башта язылдылар, аннары язылучыларның күбесе китеп бетте аннары. Иганәче булып катнашканда башта мең сум акча түлисең, шуның өчен алар сиңа якынча 2,5 мең язылучы киләчәк дип вәгъдә итәләр. Шул гив беткәннән соң 700-800 язылучысы каламы икән әле… Вакыт үткәч, алар да китеп бетәләр. Шул 2 мең язылучының якынча яртысы нәкъ менә бүләк уйнату өчен генә утыра дигән сүз. Мин моннан соң гивларда катнашмаска булдым.

Соңгы гивта катнашканчы, миндә 8 мең кеше бар иде. Германиядәге Миләүшә исемле блогерда иганәче булдым. Миңа аннан вәгъдә ителгән 2,5 мең кешенең 2,2се генә килде.


Аңа кадәр үк Башкортстан блогеры Альмирада, Әлфия һәм Тәнзилә апаларның гивында катнашып караганым булды.

Ул блогерлар котырып баеп беттеләр, кем нишләгәнен белми. Үзләренә файдалы булмаса, атлаган саен болай бүләкләр уйнатып ятмаслар иде. Кешеләр үзләренең акчаларын сарыф итмәсеннәр иде. Мин кызыксынып эшләп карадым, ничек эшли икән алар дип. Язылучыларым артты, кызыктым, тагын берсендә иганәче булдым. Бу блогерларның кереме шуннан икәнне аңлагач, туктадым. Бөтен кеше дә блогер була алмый икән», — дип сөйләде Рамил.


Рамил Гыйльмановның инстаграм аккаунтыннан скриншот
Октябрь аеннан бирле Рамил инде 5-6 гивта катнашып өлгергән. Моңа ул 6-7 мең сум акча сарыф иткән. «Мәсәлән, ул блогер 30 иганәчедән берәр мең генә булса да җыя икән, 30 меңлек әйбер алмый бит ул бүләккә. Калганы кесәсендә кала.

Әйтелгән кадәр язылучы килмәсә, акчаны бик сирәге генә кире кайтара. Мин Альмирада ике тапкыр гивта катнаштым. Соңгысында 1500 сум түләдем. 2 мең кешенең 1200е генә килде. Бик ялынып сорагач кына, 300 сум акчасын кире кайтарды. Блогерлар белән арам өзелер дип курыкмыйм.

Көненә әллә нихәтле хәбәр килә иде гивта катнашырга чакырып. Халыкны алдамасыннар иде дип әйтәсем килә. Үземнең гивсыз гына да 2,5 меңгә якын язылучым бар иде», — ди ул.


«Яңа аккаунтлар өчен файдалы алым»
Казандагы SMM белгеч Регина гивлар турында сөйләде. «Гив — ул бүләкләр уйнату дип әйтергә була. Ничәдер кеше иганәче булып җыелышалар һәм бүләкләр яисә акча уйнаталар. Аның башлану көне игълан ителә һәм ахырда бүләкләр таратыла. Бер яктан, бу — блогер һәм иганәче булган аккаунтларга язылучыларны күпләп, тиз арада җыярга ярдәм итә һәм икенче яктан — аларның акча эшләү ысулы.

Гивларның кыйммәтле бүләкләр уйнатыла торганы да, кечерәкләре дә була. Мәсәлән, бер гивта иганәче булу 1900 сум тора. Шуның өчен сиңа 3 мең язылучы вәгъдә итәләр.

Гадәттә, гивта бүләк уйнатуга кызыгып баралар. Кайберәүләр бушка берәр әйбер оту өчен генә дә көне-төне иганәчеләргә язылып утыра. Аннары иганәче булып кергәндә, әзме-күпме аудиториянең синекеме икәнен дә карарга кирәк. Юкса, акча юкка әрәм ителәчәк. Шулай ук аккаунтның эшчәнлеген дә карарга һәм аны яхшылап алып барырга кирәк. Аккаунтларын яңа гына башлап җибәрүчеләр өчен гив файдалы», — ди Регина.

«Иганәчеләрне җыйганда бер генә тапкыр хәбәр бирәм дә, үзләре язалар. Мин бик әз алам. Мең сум гына. Аккаунтларын үстерәсе килгәннәргә дә гивта катнашырга киңәш итәм», — дип аңлатты блогер Әлфия Галиәхмәтова.

«Яхшы гив әзерләү өчен бер ай вакыт китә»
Гивларның ничек эшләве һәм кайсы очракта язылучылар китүе турында бу эш белән инде җиденче ел шөгыльләнүче, гив оештыручы Әлфия Исмәгыйлева белән дә сөйләштек. Ул үзе Уфадан. Башкортстан һәм Татарстандагы блогерлар арасында «Беренче милли премия» оештыручысы да булып тора.

«Күп иганәчеләр аларга гивтан соң бик күп язылучы килер дә, сатып алулар да артыр, дип уйлый. Ләкин ул алай җиңел генә түгел — килгән аудитория белән эшләргә дә кирәк.

Гивтан килгән аудиторияне без үзебез «салкын аудитория» дип атыйбыз. Ул аудиториянең кире китү-китмәве әлеге иганәченең (кешенең) аның белән ни дәрәҗәдә эшләвеннән дә тора. Инстаграмдагы әлеге аккаунт бөтен яктан матур, аңлаешлы булырга тиеш. Мәсәлән, теге яисә бу товар турында сорауларга нинди вакыт эчендә җавап бирәләр — боларның барысы да исәпкә алына.

Иганәчеләр еш кына канәгать булмый. Без бу очракта шул ук аудиториянең кабатланмаган икәнен, статистикасын карыйбыз. Кайвакыт күптән язылучылар рәтендә булган кешеләрнең яисә алдарак үткәрелгән гив аудиториясенең китүе, яңа гивның күрсәткечләрен түбәнәйтеп күрсәтергә мөмкин. Менә шунда гивтан әзрәк кеше килгән кебек күренә. Без бу очракларның барысын да тикшерәбез.

Соңгы гивта, мәсәлән, кеше санын җыя алмадык. Мин гивларны оештыручы буларак, икенчесендә әлеге иганәчеләргә зур, бик зур ташлама ясыйм. Бу әлегә бердәнбер шундый очрак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мин исемле гивлар гына үткәрәм: төрле эстрада йолдызларыныкы яисә блогерларныкын.

Тагын рекламалы гивлар бар. Анда инде кеше ияләнеп беткән, бераз булса да әйбер отам дип языла, ә аннары бүләкләр уйнатылгач, ул аккаунтлардан китә. Миндә җыела торган аудитория бераз башка төрлерәк. Ул — шушы яраткан артисты, блогеры артыннан күзәтеп бара, аңлырак аудитория дип атар идем мин аны.

Иганәчеләрнең дә файдалысын сайларга тырышабыз. Мәсәлән, күрәзәчеләрне, уен-букмекер оешмаларын алмыйбыз. Андыйлар арасында алдаучылар да күп була.

Бер яхшы гив үткәрү һәм аны әзерләү өчен бер айлап вакыт китә. Кырыйдан карап торганда, бәлки, ул акча җыеп алдың да шуның белән эше бетте кебек тоеладыр. Мин бөтен иганәчеләрне аерым чатка җыеп, аларга барысын да бәйнә-бәйнә аңлатам. Аудитория белән ничек эш итәргә кирәклеге турында сөйлим. Бөтенләй бернәрсә белмәгән, аңламаган кешеләрне иганәче итеп алмыйм.

Без гивларны елга 4-5 тапкырдан арттырмыйбыз. Кешеләргә ял итәргә дә вакыт бирергә кирәк. Иганәчеләрне җыю — җиңел түгел. Аннары гив тәмамланганнан соң, барлык бүләкләрне дә үзем җибәрәм, аның өчен почтада 2-3 сәгать вакыт торам», — дип аңлатты Әлфия.

Җырчылар ни ди?
Җырчыларның исемле гивлары турында Илдар Хәкимовтан сорап карарга булдык. «Мин белмим, ул әйберләргә катнашмыйм», — дигәч, кызганыч, элемтә өзелде.

Күптән түгел генә җырчыларыбыз Айгөл Бариева һәм Лилия Муллагалиева үзләренең гивлары турында игълан иткәннәр иде.

«Гивлар язылучыларны арттыру өчен кирәк. Алар да төрле була. Берсендә иганәчеләр бездән алалар язылучыларны, яисә киресенчә, без кемгәдер кушылып, алардан алабыз. Язылучылар алмашу кебек килеп чыга инде.

Гивлар акча эшләү ысулы да булып тора. Анысы да бар. Бу инде җыелган иганәчеләрнең күплегеннән дә тора. Без үзебез дә чакырылган кешеләр. Гивның мәшәкате бик күп, аны бу өлкәне белгән кешеләр оештыра», — дип аңлатты Лилия Муллагалиева.

«Иң зур бүләгем — чана»
Мәскәүдә яшәүче Чулпан да заманында гивларда еш катнашкан, хәтта берничә тапкыр бүләкләр дә откан. «Откан иң зур бүләгем — балалар өчен кышкы җайлы чана иде. Аннары тагын бер гивта антистресс уенчык оттым. Фотосессия отканым булды, тик башка шәһәрдә булу сәбәпле, бара алмадым. Башка кешегә бүләк итәргә ярамый, диделәр. Бу әле гивларның башланган вакыты, кешеләр өчен дә яңалык иде. Хәзер үзгәрде алар, артык күпме шунда», — диде Чулпан.

Ландыш Хөсәенова исә гивларда күпме генә катнашса да, бер генә тапкыр да отканы булмаган. «Башта ышанып, үземә ошаган бүләкле гивларны сайлап катнаша идем. Кирәкле иганәчеләренә язылам, комментарийлар калдырам. Дөрес, гив беткәч, ул аккаунтлардан чыгам. Кечерәк гивларда гына катнашып караганым булды. Монысында да бер яулык та отмагач, зур гивларга кереп тә тормадым. Меңәрләгән кешенең иң күп дигәндә унысы гына ота шул бүләкне. Бәхет, фортуна диләрме әле, һәр кешегә дә елмаймыйдыр ул. Хәзер берсендә дә катнашмыйм», — ди Ландыш.

«Инстаграмда йорт оттык»
Оттыру очраклары күп булуга карамастан, бүләк, хатта зур бүләкләр откан кешеләр дә бар. «Акчарлак» газетасы Тиматиның гивында катнашып, Рәмис Салихов исемле кешенең 4 млн сум акча отуы турында язган.

Казанда яшәүче Сөмбелә һәм Айдар Вәлиәхмәтовлар үткән елның декабрь аенда төзелеш компаниясеннән өй отканнар. Сөмбелә элек Ришат Төхвәтуллинның төркемендә администратор булып эшләгән иде.

«Без үз йортыбыз турында күптән хыяллана идек. Шул хыялыбызга дип акча да җыя башладык, пандемия генә планнарны бозды. Ирем Казанда булган барлык төзелеш компанияләренең социаль челтәрдәге аккаунтларына язылып, өй җиткерү мәсьәләсен өйрәнә башлады. Бервакыт йорт уйнату конкурсында катнашырга чакырдылар. «Кайчан, кемнең нәрсә отканы бар? Ялган ул», — дим иремә. Бу шулай онытылды.

Авылда Коръән ашы үткәргән вакытта телефоныма хезмәттәшемнән: «Сез йорт оттыгызмыни?» — дигән хәбәр килде. Аптырап калдым. Ирем дә шул ук хәбәрне язып җибәргән. Кунаклар килә башлады, минем чигәләрем чатнап, йөрәгем урыныннан чыгып китә дип торам. Иремә шалтыратсам, ул да сүз әйтә алмый. Мин ышанырга да, ышанмаска да белмим. Кешегә әйтергә дә куркам үзем. Ул арада инде телефонга: «Сезме ул, синең ирең йорт отканмы?» — дигән сүзләр ява башлады. Янымдагы әнием еларга ук тотынды. Ә мин шатланырга да курыктым. Мондый хәлнең безнең нәселдә һич булганы юк, гомер буе бер җирдә эшләп, тир түгеп хезмәт иткән кешеләр без.


Сөмбелә Вәлиәхмәтованың шәхси архивыннан
Аннары туры эфирны карап чыктык. Ул вакытта да мин әле һаман калтырап утыра идем. Татар тотып карамыйча ышанмый, диләр бит.

Йортта эшлисе эшләр бик күп, әлегә йорт тирәли койма корып куйдык», — дип сөйләде Сөмбелә.


Сөмбелә Вәлиәхмәтова Ришат Төхвәтуллин белән
Мин сораштырган 46 кешенең бары 9ының гына гивларда бүләк отканы бар икән. Кайберәүләр моңа ышанмый да, вакытны заяга уздыру дип саный. Соңгы арада гивлар бигрәк тә артып китте. Беләме-белмиме, бөтен кеше дә гив үткәрә башласа, катнашырга кеше калырмы икән? Подробнее: https://intertat.ru/news/society/04-06-2021/blogerlarny-kereme-kayan-kil-givlarda-katnashyp-akchadan-kory-kalgan-igan-che-n-fr-te-5824463

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X