erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәрәңге арасына алма салыгыз

Быел бәрәңге уңды. Аны утырта, казып ала гына түгел, сайлап ала да, саклый белергә дә кирәк. Кышка саклау өчен бәрәңгене ярминкәдә алырга уйласагыз, игътибарлы булыгыз, дип кисәтә "Интертат". Соң өлгерә торган сортларны сайлагыз - алар яхшырак саклана.


Бәрәңгенең сарырагын сайлау хәерле. Ул алсу төсле бәрәңгегә караганда яхшырак саклана. Ак бәрәңгенең кабыгы ачык төстә була.
Бәрәңге чиста һәм коры булсын. Балчыклы бәрәңге алмагыз. Әгәр ул юеш һәм туфраклы булса, начар сакланачак.
Бүлбеләр яшелләнгән булмасын.
Башта бераз алып, пешереп карагыз. Тәмле булса, күбрәк итеп алырсыз.
Бәрәңгене ярып карагыз. Эчендә черегән урыннар, кара таплар булмасын.
Бәрәңгене иснәп карагыз. Черек исе килмәсен.
Бәрәңгене тартмаларга салып саклагыз. Идәннән 15-20 см биеклектәге аскуймага урнаштырыгыз. Стена буена куймагыз. Урын җилләтелә торган булсын.
Бәрәңге арасына 2-3 алма салыгыз. Алма салсаң, бәрәңге үрмәс.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X