Реклама
Татарстанның халык артисты Бәширә Насыйрова 30 градуслы җәйге эссе көндә үзе белән булган кызыклы хәлне искә алды ("Шәһри Казан").
“Машинада бер зур кышкы куртка ята иде. “Кайчаннан бирле ята инде, өйгә алып керим әле”, дидем. “Төнлә мине кем күрсен”, дип алсу куртка өстеннән шул кышкы куртканы кидем. Өстән төшеп килүче яшь ир-ат мине күргәч, егылып китте. Ул – рус милләтеннән, мине белми, яңа күршеләр. Башы белән бәрелмәде, тотынып калды. “Упал ведь, осторожнее”, дим. “На вас загляделся”, ди. “Мине таныды”, дип әй сөендем инде. Өйгә кереп көзгегә карагач, кыяфәтемнән үзем дә егылып китә яздым”, - дип сөйләгән Бәширә Насыйрова “Мәйдан” каналына
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/bshir-nasyyrovany-krep-krshese-egylgan
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз