erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бу исрафмы?»: Илгиз Мөхетдинов эстрадада танылыр өчен бер дигән машинаны яндырган

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында җырчы Илгиз Мөхетдинов иҗатына багышланган матбугат очрашуы узды. «ХЫЯЛ» продюсерлык үзәге җырчының беренче клибын тәкъдим итте. Клип төшергәндә шартлаткан машина ничә сум торган? Опера һәм эстрада бергә сыешамы? Җаваплар «Интертат» язмасында ("Интертат",Казан,Гөлүзә Ибраһимова)


Матбугат очрашуына дүрт егет — җырчы Илгиз Мөхетдинов үзе, клип режиссеры Артем Дубинин, продюсерлар Эдуард Никитин һәм Нияз Сабиров килгән иде. Нияз белән Илгиз беренче сыйныфтан мәктәптә бергә укыганнар. Эдуард белән Илгиз училищеда танышкан. Эдуард белән Артем хәзерге вакытта Мәскәүдә Театр сәнгате институты — ГИТИСта бергә укый. Танышу чылбыры шулайрак булган. Эдуард, Артемның кино белән кызыксынуын белгәч, бергә эшләргә тәкъдим итә.

«Мин профессиональ актер түгел — авыр булды»
Беренче клип «Бик бәхетле булыр идек без» җырына төшерелгән. Әлбәттә, мәхәббәт тарихы. Егет (ул рольне Илгиз үзе уйный) сәхнәгә чыгар алдыннан кызының фотосын карап утыра, хатирәләргә бирелә. Кыз белән егет бер-берсен бик яраткан. Машинада барганда кыз егетнең игътибарын җәлеп итә, алар шуның аркасында авариягә юлыгалар. Автомобиль тау астыннан егылып төшеп китә, кыз үлә.

«Без — яшьләр, без әкрен генә өйрәнәбез. Мин үзем дә башта халык җырларын башкардым, аннан соң академик җырлар, аннан эстрада җырлары. Барысын да үз күңелеңнән үткәрмичә булмый», — ди Илгиз.

Егетләр клип аша тормышта төрле хәлләр була, дип әйтергә теләгән, вакытның, кешенең кадерен белергә кирәк.

Егетләр мондый сюжет кызыклы булыр дип ышандырды, мин ризалаштым. Мин профессиональ актер түгел, шуңа авыр булды, чөнки без ул клипны ике тәүлек эчендә төшердек. Иң авыры — соңгы эпизод иде. Теләсәң дә, теләмәсәң дә, күңелгә якын аласың, — дип сөйләде Илгиз.


Җырчының үзеннән кала видеода геройның сөйгән кызы ролендә Әлмәт театры артисты Энҗе Сәйфетдинова, концерт директоры ролендә дуслары Динар Галәветдинов, грим ясаучы кыз ролендә Лилия Хуҗиәхмәтованы күрергә була.

Егетләр үз теләкләрен әйтте, миңа җырны һәм тәрҗемәсен җибәрделәр, бергә эшләдек, нәтиҗәдә шундый клип чыкты. Бу минем беренче клип булды, аңа кадәр кыска метражлы фильмнар төшерә идем, — ди клип режиссеры Артем.

Илгиз әйтүенчә, бу клип үзләрен сынап карау да булган — ике тәүлектә клип төшерә алалармы-юкмы?

«Әйе, машинаны шартлаттык»
Журналистларны беренче чиратта машинаның язмышы кызыксындырды. Ничек инде кызганмыйча машинаны шартлатканнар? Исраф иткәннәр! Клипның бюджетын, әлбәттә сер итеп калдырдылар, әмма журналистлар исәпләп чыгарды — машина бәясе ким дигәндә 150 мең сум булып чыккан. Күренеш июль аенда Биектау районының Мүлмә авылында төшергәннәр.

Әйе, машинаны шартлаттык. Ул иске-поскы машина түгел иде, йөри торган чит ил машинасы. 2012 елда чыккан, без аны махсус сатып алдык. Клип безнең өчен бик кыйммәткә чыкты дип әйтергә кирәк. Машинаны тау башына авыл халкы белән бергә этеп меңгердек. Башта ул дөрес төшеп китмәде, ярый әле азактан уңышлы китте. Иң авыры шул булды: автомобильнең таудан мәтәлеп төшкәнен бер дубльдан төшерергә кирәк, — диде Нияз.

Журналистлар «арзанрак машинаны да төшереп булыр иде…» дигәч, Нияз ризалашмады:

Берәр «Ока» төшерсәк, ул «Ока» гына булыр иде. Башкалар: «Аны без дә булдыра алабыз», — дип әйтер иде. Чит ил машинасын сатып алу һәм аны шартлату икенче әйбер, — дип сөйләде Нияз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәтерләсәгез, июль ае бик эссе иде, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе кискен торды.

Бу күренешне төшерү җиңел түгел. Пиротехниклар, ашыгыч ярдәм, Эчке эшләр министрлыгы, администрация, милиция хезмәтләре белән бергә эшләргә кирәк. Янгын куркынычсызлыгы мөһим мәсьәлә иде. Без берничә көн алдан кайттык, авыл халкы белән тау битен чабып чыктык, траншея казыдык, су сибеп чыктык. МЧС хезмәткәрләре барысын да тикшерде. Клип төшерәсе урынга беренче класс куркынычсызлык режимы кертелде.

Клип төшергәнче, берничә көн алдан ул урынга бардык, камераларны урнаштыру өчен мәйданны үлчәдек. Камераларны куйгач, дөрес үлчәнмәгән булып чыкты, сурәт чагышмый. Яңадан үлчәргә туры килде, бу эш озакка сузылды. Биектау районы безгә төп янгын сүндерү машинасын бирде. Алар тәүлеклек дежурстводан кайткан иде һәм машинаны билгеле бер вакытта тапшырырга кирәк. Вакыт килеп җитте, безнең әзер түгел… Ул арада районнан шалтыраттылар да, сезнең егерме минут кына вакытыгыз бар, егетләр, төшерсәгез төшерәсез, төшермәсәгез — юк, диделәр. Ә безнең әле машина тауга да менеп җитмәгән иде, барыбер өлгердек. Без иртәнге дүрттә төшерә башладык, кичке биштә тәмамладык, план буенча көн уртасына тәмамларга тиеш идек, — дип сөйләде Нияз.

Илгиз авыл халкына рәхмәтле булуын әйтте. «Дөресен әйткәндә, без кызгандык ул машинаны. Машина үлемен сизгәндер, тауга менәсе килмәде. Авыл халкы бик ярдәм итте», — ди ул.


Үзем өчен аңлашылмаган момент шул булды: клип буенча машина нәрсәгә бәрелә? Хайван чабып чыгамы, юл тәмамланамы? Режиссер аңлатуынча, анда борылыш була, ә төп фактор — кыз егетнең игътибарын үзенә җәлеп итә һәм ул юлга карамый. Әмма клипта бу мизгел аңлашылмый.

Клипны төшергәннән соң ярты елга якын вакыт узган, ул әле генә чыкты. Режиссер сүзләренчә, ул монтажлау процессының авыр булуы белән бәйле. «Монтажга вакыт күп кирәк булды, анда анимацияләр дә бар.Төсне коррекцияләү, һәм тавышландыруга күп вакыт китте», — ди Артем. Татар җырчысы белән бергә эшләгән вакытта Артем татарча сүзләр дә өйрәнгән, әйтеп күрсәтергә генә оялды. Начар сүзләр булдымы икән әллә, дип уйладым. «Телне белмәсәм дә, мин егетләрнең нәрсә турында сөйләшүен кайвакыт аңлый идем», — ди ул.

«Без гел күз алдында булырга тырышу өчен генә ашыгырга тырышмыйбыз. Үзебезгә ошагач кына чыгарабыз, тамашачыны алдый алмыйбыз», — дип өстәде Илгиз.

«Бу исрафмы?» дип сорагач, продюсер Нияз моның белән килешмәде. Ул мисал итеп мөселман кинофестивальләрендәге фильмнарда да шундый зур чыгымлы эпизодлар булуын әйтте.

Киләсе клиптан коттедж сатып алып, шуны ут төртеп яндырасызмы? - дип сорагач, Нияз көлеп кенә җавап кайтарды. Әллә ризалашуы, әллә идеяне күңеленә салып куюы иде.

«Җырларны беләләр, мине танымыйлар»
Илгиз Мөхетдиновны моңа кадәр эстрада җырчысы дип түгел, җитди жанрларда башкаручы буларак белән идек. Журналист Мөршидә апа Кыямованы аның нәкъ менә операдан эстрадага күчүе белән кызыксынды. «Син опера, мюзиклларда төп рольләрдә җырлыйсың. Эстраданың ни дәрәҗәдә булуын, анда профессиональ белеме дә булмаган кешеләрнең булуын беләбез. Сине җитди тамашачы карады, хәзер халык танысын өчен дисез. Бу сине операдан ераклаштырмасмы?», — дигән сорау яңгырады.

Клипның максаты — артистның йөзен таныту дип җавап бирделәр. Журналистны танылу өчен ул кадәр чыгым кирәкмәгәндер, бәлки, дигән соравына Илгиз клипның ни өчен кирәк булуын аңлатты.

Җырларны беләләр, мине танымыйлар. Ул йөзне күрсәтү, үземне белсеннәр өчен кирәк. Дөресен әйткәндә, мин хәзер генә шундый ябык, күптән түгел 100 кг идем, хәзер генә бераз матурайдым. «Яңа йөзне» танып бетермиләр. Безнең максат аны күбрәк кешегә күрсәтү түгел — яңа, кызыклы продукт булдыру, — ди ул. Тулырак: https://intertat.ru/news/showtime/18-12-2021/bu-israfmy-ilgiz-m-hetdinov-estradada-tanylyr-chen-ber-dig-n-mashinany-yandyrgan-5845167

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X