erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу сүзләрне ишеткәч тә трубканы куегыз

Телефон мошенниклары көннән-көн янәсе Федераль хәвефсезлек хезмәте (ФСБ) телефоннарын куллана. Бу хакта ФСБның Иҗтимагый бәйләнешләр үзәге белдерүендә әйтелә.

ФСБда соңгы арада  билгесез шәхесләрнең алыштырыла торган телефон номерларын кулланып  гражданнарның шәхси яки кредит акчаларын урлау очраклары ешайган, дип өстиләр.

Мошенниклар үзләрен хәвефсезлек хезмәте белгечләре дип таныштыра һәм  корбаннарын шәхси яисә кредит акчаларын имеш тә хәвефсез исәпкә күчерергә, я булмаса тиз генә кулакча салдырып алып, курьерга тапшырырга үгетли.

Янап куркытуның тагын бер популяр схемасы – янәсе кузгатылган җинаять эшләрен ябабыз дип ышандырып, акча алу. Иҗтимагый бәйләнешләр үзәгендә аңлатуларынча, русиялеләрне җинаять эше буенча шикләнелүче яки гаепләнүче сыйфатында җәлеп итү турындагы белдерүне бары тик язма рәвештә генә хәбәр итәләр, өстәвенә белдерүләр шәхсән тапшырыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Иҗтимагый бәйләнешләр үзәгендә шуны искәртәләр: әгәр шалтыратучы “ФСБ”, “Следственный комитет”, “представитель службы безопасности банка”, “безопасный счет”, “единый расчетный счет Центрального банка России”, “ваш гражданский долг” дигән сүзләр кулланса, яисә СМС-хәбәрдәге кодны, банк картасы, паспорт, СНИЛС мәгълүматларын хәбәр итүне сораса, шулай ук тиз арада күчемсез милекне (транспорт чарасын) сатуны үгетләргә тырышса – сөйләшүне өзеп, трубканы куярга кирәк. 

Чыганак: https://omet-rb.com/articles/inayat-m-za/2024-12-09/bu-s-zl-rne-ishetk-ch-t-trubkany-kuegyz-4044035

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев