Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бушлай газ кайчан кертелер?

    Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга Юлламасы вакытында хөкүмәткә һәм төбәкләргә газлаштыруның төгәл планын эшләргә һәм газ челтәрләренә тоташтыруны халык өчен бушлай итәргә кушкан иде. Әлеге программа кайчан эшли башлаячак? Ул Татарстанга кагыламы? Халыкны кызыксындырган сорауларга белгечләр белән җавап эзләдек. Нәрсә үзгәрәчәк?

     

    Владимир Путин үз чыгышында газ челтәрләре сузылган авылларда әле дә булса газ булмауга басым ясады. «Торак пунктларда җир кишәрлеге чигенә кадәр газ үткәрү өчен халык акча түләргә тиеш түгел», – дигән иде ул.

    Хөкүмәт йортларны газ челтәрләренә бушлай тоташтыру мөмкинлеген бирүче үзгәрешләр проектын әзерләде инде. Вице-премьер Александр Новак сүзләре буенча, хәзер бу эшләр, элеккеге кебек, төбәк һәм муниципаль хөкүмәт өстендә түгел, ә газ бүлеп бирә торган оешмалар җаваплылыгында булачак. Бу функцияне хөкүмәт «Газпром межрегионгаз» җәмгыятенә йөкләде. Ул газны участокка кадәр китереп җиткерү буенча бердәнбер оператор булачак. Ләкин әлегә газлаштыруның төгәл планы расланмаган.

    Бүгенге көндә газны участокка кадәр китереп җиткерү өчен кешеләр үзләре түли. Соңгы ике елда Россиядә аның бәясе уртача 28,5 процентка артты. Кайбер очракларда газ тоташтыру өчен хәтта бер миллион сум түләргә туры килә.

    Йортына газ кертергә уйлаган кешегә подрядчы оешма яллап, планын ясатырга, участокта торба сузарга, газ казаны һәм башка кирәк-яраклар сатып алырга кирәк. Бу эшләр республика халкына якынча 600 мең сумга төшә.

    Газ бүлеп бирү үзәгеннән капка төбенә кадәр китереп җиткерү чыгымнары аннан да кыйммәткәрәккә төшәргә мөмкин. Гадәттә, мондый чыгымнарны бер урамда яки якын-тирәдә яшәүчеләр бергәләп күтәрә. Законга үзгәреш кертелеп, ул эшләп киткән очракта, халыкка бу эшләрне бушлай башкарачаклар.

    Шуны аңларга кирәк: монда сүз газүткәргечне кешенең капка төбенә кадәр генә китереп җиткерү турында бара. Газны участок буенча өйгә кадәр бушлай кертеп бирәләр дигән сүз түгел. Кабатлап язабыз, анысын кешенең үзенә подрядчы оешма яллап кертәсе. Проектын эшләтү дә, җиһазларын сатып алу да йорт хуҗасының үз җилкәсенә төшә.

    Белгечләр аңлатуынча, капка төбенә китереп җиткерү өчен дә берничә шарт үтәлү кирәк. Беренчедән, бу ярдәм газ кертелгән торак пунктлар өчен генә актуаль. Ягъни газы гомумән булмаган авыл халкы әлегә моңа бөтенләй өметләнә алмый. Икенчедән, газ кертү объекты газүткәргечтән 200 метрдан ераграк булмаска тиеш. Өченчедән, өйнең мәйданы 300 квадрат метрдан артмаган булуы шарт. Төп шартларның берсе газны куллану күләменә бәйле. Ягъни йорт хуҗалары аена ким дигәндә 7 куб. метр газ кулланырга тиеш.

    Программа бар – акча кирәк

    Тукай районы Иске Дөреш авылының Яшьләр урамында яшәүче унлап гаилә кышларын өйләрен утын ягып җылытырга мәҗбүр. Чөнки 2013 елда салынган йортларга әле дә булса газ кертелмәгән. Газны газүткәргечтән халыкның капка төбенә китереп җиткерү өчен һәр йорттан 80шәр мең сум акча җыярга кирәк. Кешеләр анысына да риза. Тик 2014 елда акча түләп ясалган проектның вакыты чыгу сәбәпле, яңасын эшләтергә кирәк. Анысына инде районның акчасы юк.

    – Капка төбенә китереп җиткерү өчен: «Әйдәгез, акча җыябыз», – дип әйтсәләр, җыяр идек әле. Әйтүче юк бит, – диде шушы авылда яшәүче Рәвис Сәүбәнов. – Әле менә Владимир Путин, бу эшләрне бушлай эшләп булачак, дип әйтте бит. Менә шуңа өметләнәбез хәзер.

    Тик, кызганыч, Рәвис абыйның да, шушы урамда яшәүче башка гаиләләрнең дә өметләре әлегә акланмас төсле. Әлеге яңалык кемнәргә кагыла һәм ул кайчан эшли башлаячак соң? Вазгыятьне аңлар өчен, сүзне бераз ерактанрак башларга булдык. Владимир Путин бер ел элек социаль юнәлешле газлаштыру концепциясен эшләргә кушкан иде. Ул узган елның июнендә әзер дә иде инде. Ләкин тормышка ашмый гына калды. Төп авырлыклар финанслау белән бәйле. Белгечләр әйтүенчә, ун ел эчендә Россия төбәкләренә газ кертү өчен якынча 2 трлн сум акча кирәк. Эшләрне башкарып чыгарга 600 млрд сум әлегә табылмаган.

    Шулай ук газлаштыруның төбәк операторларының җаваплылык дәрәҗәсе һәм вәкаләтләре мәсьәләләре дә ахыргача хәл ителмәгән. Моннан тыш, яңа газлаштыру кагыйдәләренең нинди категориядәге йортларга каравы да билгеле түгел.

    Реклама

    Илкүләм энергетика куркынычсызлыгы фонды башлыгы урынбасары Алексей Гривач фикеренчә, газны бушлай тоташтыру критерийлары һичшиксез кирәк, чөнки кайберәүләр яңа кагыйдәләрне бизнес-максатларын тормышка ашырыр өчен файдалана ала.

    «Газпром төбәкарагаз Казан» җәмгыятенең рәсми сайты материалларыннан  аңлашылганча, Владимир Путин әйткән сүзләрне тормышка ашыру (ягъни газны участокка кадәр бушлай китереп җиткерү) Россиядә 2030 елга кадәр ике этапта алып барылачак. Программаның беренчесе «2021–2025 елларда Россия төбәкләрен газ белән тәэмин итү программасы» дип атала. Һәм ул программага 67 төбәк кергән. Әлеге исемлектә Татарстан юк, чөнки безнең республикадагы авылларны, бистәләрне газ белән тәэмин итү 99,51 процентны тәшкил итә. Шул ук вакытта йортларга һәм төрле дәрәҗәдәге объектларга газ нибары 20 процент кына кертелгән төбәкләр бар. Шуңа күрә беренче чиратта игътибар үзәгендә менә шундый төбәкләр булачак.

    Әлеге программага «Газпром» оешмасы 24 мең чакрым яңа газүткәргеч сузу өчен 526 млрд сум акча тотарга планлаштырыла. Һәм бу 2026 елга Россиядәге торак пунктларны газ белән тәэмин итүне 74,7 процентка кадәр күтәрергә тиеш. Шул ук вакытта бистәләр эчендәге һәм халык теленә «соңгы миль» дип кергән арага газүткәргеч төзү чыгымнары кем җилкәсенә төшәчәге дә билгеле түгел. «Газпром межрегионгаз» исәпләвенчә, моның өчен 350 млрд сум акча кирәк булачак.

    Икенче программа 2030 елга кадәр кабул ителергә тиеш. Республикада төзелеш көчле темплар белән бара, яңа йортлар салына. Шуңа күрә бу программа безнең өчен актуаль түгел, дип берничек тә әйтә торган түгел. Газлаштыру дәрәҗәсе бер урында калса да, газ күләме арта. Быел кыш Татарстанда газ куллану күләме 19 процентка арткан. Россия буенча бу күрсәткеч уртача 9 процентны тәшкил итә.

    Болардан кала, Татарстанда «2019–2023 елларда торак-коммуналь хуҗалык, сәнәгать һәм башка оешмаларны газлаштыру төбәк программасы» эшләп килә. Аның буенча торак пунктлар арасында – 106 чакрым, бистәләр эчендә 700 чакрым газүткәргеч салыну каралган. Әлеге эшләргә 2 млрд 817 млн сум акча исәпләнгән. Тик бу сумма эшләрне өлешчә башкарып чыгарга гына җитә. Әлеге вакытта бу мәсьәлә буенча Татарстан белән «Газпром» оешмасы арасында сөйләшүләр бара. Моны Татарстанда газ кую буенча төп оешма – «Газпром төбәкарагаз Казан» җәмгыяте башкара. Әлеге программа ахыргача алып барып җиткерелгән очракта, яңа микрорайоннарга, социаль әһәмияткә ия булган объектларга һәм шәхси йортларга газ торбалары үткәрелеп, республикада газлаштыру 99,71 процентка кадәр җиткерелер иде.

     

    Бүгенгә Россия шәһәр һәм авылларын газ белән тәэмин итү күрсәткече 71,4 процентны тәшкил итә. 2026 елга әлеге санны 74,7 процентка җиткерү планы куелган. Газлаштыруның иң түбән күрсәткече – Себердә (16,8) һәм Ерак Көнчыгышның кайбер өлкәләрендә. Илне тулысынча газлаштыру нәтиҗәле эш дип саналмый. Торбалар сузуның мәгънәсе булмаган урыннарда башка энергия чыганакларын кулланачаклар.

     

    Зөһрә Садыйкова

    Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

    https://vatantat.ru/2021/05/54812/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: