erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Филология институтында татар теле белгечлеге юнәлешендә бюджет урыннар арткан

Бакалавр программаларына гаризаларны кабул итү 29 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар теле һәм әдәбияты белгечлегендә бюджет урыннары арткан.

«Татар теле һәм әдәбияты буенча белгечләр әзерләү бенча ике юнәлешкә документлар кабул итәбез. Беренчесе — татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерли торган программа, анда 25 бюджет урыны бар.  Икенчесе — „Татмедиа“ белән берлектә эшләнгән, татар теле, әдәбияты һәм журналистика юнәлеше. Анда быел бюджет урыннар артты. Узган ел 23 кеше алган идек, быел 25 студент алырга исәплибез», — ди Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов.

Татар теле, әдәбияты укытучылары юнәлешендә укыган студентларга икенче белгечлек тә бирелә. Алар татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы була. Ул юнәлештә биш ел укырга кирәк. Татар теле, әдәбияты һәм журналистика программасы буенча уку срогы — дүрт ел.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Декан сүзләренчә, ул программалар буенча укырга керү өчен өч сынау каралган. «Икесе — Бердәм Дәүләт имтиханы нәтиҗәләре. Рус теленнән кимендә — 40, җәмгыять белеменнән — 45 балл булырга тиеш. Татар теленнән имтиханны КФУда алабыз. Анда кимендә 40 балл җыярга кирәк. Имтихан 15 июль көнне була», — ди ул.

Филология институтының бакалавр программаларына гаризаларны кабул итү 29 июльгә кадәр дәвам итәчәк, тик эчке имтиханы булган программаларга гаризаларны 10 июльгә кадәр бирергә кирәк.

 https://tatar-inform.tatar/news/science/01-07-2021/byel-filologiya-institutynda-tatar-tele-belgechlege-yun-leshend-byudzhet-urynnar-artkan-5828813

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X