Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Быел грипп кая киткән?

    Дөньябызга коронавирус аякка басканнан бирле башка авыруларны күрмибез дә, ишетмибез дә. Быел грипп белән авыручылар булдымы икән һәм ул авыру кая киткән? «Интертат» шул сорауга җавап табарга тырышты.

     

    Александр Эшкинин фотосы
    Быел грипп белән бер генә авыру очраклары хакында ишетмәдек. Бу сорауны «Московский комсомолец» газетасы сайты да күтәреп чыккан. «Быелгы сезонда бер генә Татарстан кешесе дә грипп белән авырмаган, дип хәбәр итә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы. Баш эпидемиолог фикеренчә, моңа вакцина ясау һәм эпидемиягә каршы чараларның куллануы сәбәпче булган», — дип яза газета.

    Смородинцев исемендәге гриппны тикшерү институты да гриппның юкка чыкканлыгын раслый. Соры төстәге сызык — 2019-2020 елгы сезонда авыручылар, кызыл сызык — быелгы сезон.


    Февраль аена булган мәгълүматлар буенча (институт сайтында рәсми статистик мәгълүматлар шул датага) Россиядә 4 012 710 кеше COVID-2019 йоктырган. Грипп очраклары ачыкланмаган. 12 ОРВИ ачыкланган.

    Европада декабрь–январьда грипп белән авыруның 4 очрагы теркәлгәндип яза сайт. АКШта 3 очрак, Канадада авыручылар бөтенләй булмаган.

    Ә 2020 елның җәендә табиблар «коронавирус белән бергә грипп та киләчәк, бөтенләй халыкны аяктан егачак» дип куркыткан иде. Вирусолог, эпидемиология һәм микробиология Милли тикшеренү үзәге профессоры Виктор Зуев: «Без грипп килгәнче коронавирусны хәл итә алырбыз дип уйламый. Грипп коронавирус фонында киләчәк дип уйлыйм», — дигән иде. Бу август аенда әйтелгән сүзләр.

    Табибларның куркыныч фаразлары чынга ашмады. Грипп безне ташлап китте… Китте микән?

    Кешеләр грипп белән авырганмы?
    Минем танышларым арасында грипп белән авырган кешеләр юк. Кешеләр грипп белән авырмауның сәбәпләрен төрлечә аңлата.

    Кама Тамагыннан Равия апа халык ысуллары белән дәвалануын сөйләде, ул прививкалар ясатуга каршы. «Авыл кешесе табибка бик йөрми бит ул. Кайсын аяк өсте уздыра, чамасы булмаса, авыл фельдшерына барып килә. Авырып китсәк тә, Аллаһка шөкер, мәтрүшкәле сөтләр эчеп, бал кабып дәваланабыз. Температуралар югары күтәрелеп китсә генә, дару эчәбез. Кем белеп бетерсен инде аның нинди авыру икәнен: әллә грипп, әллә салкын тия шунда. Дөрес, быел көзге якта каты итеп авырып алдым. Табибка да күрендем, антибиотикларын да эчәргә туры килде, ОРВИ диделәр», — дип сөйләде ул.

    Казанда яшәүче Митрофановлар гаиләсе, киресенчә, грипптан прививка ясату яклы. «Без ирем белән ел саен көзен грипптан прививка ясатабыз. Минем авырганым юк, Аллаһка шөкер. Ике ел элек ирем грипптан прививка ясата алмый калды, ул елны кышның кыш буе авырып чыкты. Хәзер инде августтан ук грипп белән авырмас өчен чарасын күрергә тырышабыз», — дип аңлатты Фәрдия апа.


    Михаил Захаров
    «Суган — сәламәтлеккә туган»
    Грипп турында күп еллар гаилә табибы булып эшләгән, нутрициолог — дөрес туклану юлы белән дәвалау яклы Вәсимә Бакиева белән дә сөйләштек.

    «Грипп бит ул үзгәрүчән авыру. А вирусыннан прививка ясыйлар икән, ул сиңа килә-килә үзгәреп башка төргә әйләнә ала. Шуңа күрә прививканың файдасы тимәве дә ихтимал. Шуңа күрә кешенең иммунитетын күтәреп, организмның каршы торучанлыгын арттырырга кирәк. Моның өчен дөрес тукланып, спорт белән шөгыльләнү мөһим. Суны дөрес итеп, билгеле бер күләмдә эчү дә моңа уңай тәэсир ясый ала. Хәзер бит кеше күбрәк фастфуд ашый, туклануыбыз дөрес түгел. Итне дә тизрәк үссен дип гормоннар, антибиотиклар биреп үстерәләр.

    Реклама

    Кешенең гомере 150 ел чамасы булырга тиеш. Безнең тормыш рәвеше, начар экология, бик каты стресслар кеше гомерен кыскарта. Телевидение, газета һәм интернетта да хәзер нинди генә мәгълүмат юк. Бу яңалыкларны дөрес кабул итә дә белергә кирәк. Стресс вакытында иммунитет нәрсә өчен җавап бирергә икәнен белми һәм кешенең инфекциягә каршы торучанлыгы кими.


    pixabay.com/ru
    Грипп белән авырганда, температура югары булганда күп итеп су эчәргә кирәк. Гөлҗимеш, мүк җиләге төнәтмәләрен эчү файдалы. Аннары суган — сәламәтлеккә туган диләр. Һәр органның эшчәнлеген нормальләштереп, яхшыртып, грипптан да даруларсыз гына терелеп була. Фармацевтика — бизнес бит ул. Кайбер дарулар бездә рөхсәт ителмәгән, ләкин даруханәләрдә барыбер сатыла. Безнең организмыбызда авыруларга каршы торучанлык бар, безгә бары аларны дөрес иттереп куллана белергә кирәк. Кеше организмы — ул камил әйбер. Аллаһы Тәгалә безне бик көчле итеп яраткан. Организмда һәр нәрсәнең үз урыны бар, шул ук вакытта алар үзара да нык бәйләнештә торалар. Безнең медицинада хәзер белгечлекләр бик тар, һәрберсе үз әгъзасын гына дәвалый, тулаем, организмның бер өлеше итеп карамыйлар», — ди Вәсимә ханым.

    «Кешеләр табигатьне уздыра алмый»
    Гриппның кая китүен ачыклау өчен Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, Казанның беренче балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллин белән дә сөйләштек:

    Бүгенге көндә грипп дигән диагноз бик сирәк куела. Бу нәрсә белән бәйле? Ковид аркасында шулай килеп чыктымы?

    Бу ел чыннан да үзгә булып чыкты: ел саен кабатланып тора торган грипп эпидемиясе быел бер илдә дә юк диярлек.

    Бу безнең Казанда гына килеп чыккан фикер түгел, моның белән дөньяда бик абруйлы саналган институтлар да килешә. Мәсәлән, Европада гриппны күзәтеп баручы Flu News Europe дип аталган оешма, 5 апрельдән 11 апрельгә кадәр Европада грипп белән 2 (ике!) кеше авырган, дигән статистиканы күрсәтә. Быел грипп юкка чыкты — Америкада эшлэп баручы CDC, Россиядәге грипп фәнни-тикшеренү институты да моның белән килешә.


    Мондый вәзгыять, әлбәттә, ковид пандемиясе белән бәйле. Беренчедән, бу сезонда бик күп кеше гриппка каршы вакцина ясатты — бу ситуацияне прецедентсыз дип атарга була. Бу гриппка каршы куела торган вакцинаның эффектив чара булуын дәлилли. Икенчедән, эпидемиягә каршы кулланыла торган чараларның да файдасы тиде: әзме-күпме битлек кияргә, кулларны юарга өйрәндек без.

    Өченчедән, шуны аңларга кирәк: гриппның таралуы, ковид таралуы кебек үк дөньяда сәяхәт итү, мобильлек белән бәйле.

    Грипп дигән сүзләр ишетелмәү, бу авырудан прививка ясалып торып, ул шулай юкка чыга аламы?

    Юк, ни кызганыч, йогышлы авырулар алай җиңел генә юкка чыкмый. Грипп юкка чыкмады, бары тик эпидемия булдырмыйча, үзенең сезонара дәрәҗәсендә генә калды. Йогышлы авыруны тулысынча юкка чыгару — массакүләм, бөтен планетаны биләп ала торган бик зур кампания белән генә була торган эш. Ковидка да кагыла бу… Юкка чыгачак авыру булып чыкмады ул, грипп кебек үк, күп елларга безнең белән калачак.

    Быел гриппны булмагач, ул ясалма вирус булган икән, махсус чыгаралар, дип сөйләүчеләр дә бар. Сез бу сүзләр белән килешәсезме?

    Статистика буенча, кешеләрнең 10-15% теләсә кайсы проблеманы «теория заговора» белән аңлата икән. Юк, әлбәттә, бу бер уйдырма гына. Грипп күптәннән билгеле инфекция, ХХ гасыр башында «испанка» пандемиясе дә, грипп пандемиясе булган. Ул вакытта вирусларны ясалма рәвештә барлыкка китерә торган технологияләр булмаган. Ул технологияләр бүгенге көндә дә бик примитив, кешеләр әлегә бу эштә табигатьне уздыра алмый, — аңлатты табиб. Подробнее: https://intertat.tatar/news/health/28-04-2021/byel-gripp-kaya-kitk-n-5820643

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: