erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел республикада 833 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк

Быел «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында 833 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырыла


2025 елда төзекләндерүгә планлаштырылган иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү, илкүләм проект программасының гамәлгә ашырылу барышы хакында матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Тавыш бирүгә 274 иҗтимагый киңлек һәм 1550 ишегалды территориясе тәкъдим ителә.
«Алдагы елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр һәм ишегалды территорияләре өчен Татарстан халкы ТР дәүләт хезмәтләре порталында 2024 елның 30 апреленә кадәр тавыш бирә ала. Әлеге программа белән барлыгы 9 ел эчендә (2015 елдан 2023 елга кадәр) 398 иҗтимагый киңлек төзекләндерелгән, шуларның 225 объектында эшләр «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында оештырылган, федераль һәм республика бюджетларыннан 23,9 млрд сум кулланылган», — дип хәбәр итте Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов.
Бөтенроссия тавыш бирү 15 мартта башланган. Аның нәтиҗәләре буенча киләсе ел программасына кертеләчәк иҗтимагый киңлекләр исемлеге формалаштырылачак. Шулай ук 200 йорт территориясе исемлеге төзеләчәк. Тавыш бирүдә катнашырга 14 яшьтән өлкәнрәк республика халкы хокуклы. 
«Соңгы өч елда Татарстанда җәмәгать урыннарын сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирүдә катнашучылар саны ике тапкырга артты — 2021 елда 170 мең булса, узган ел бу сан — 363 меңгә кадәр җитте», — дип белдерде Татарстан шәһәрләре үсеше институты директоры Наилә Зиннәтуллина.
Тавыш бирүгә тәкъдим ителгән иң күп объектлар (24 территория) Казанда урнашкан. Яр Чаллыда 2025 елда төзекләндерүгә - 6, Түбән Кама һәм Әлмәт районнарында — җидешәр объект чыгарылган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X