Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Быел Татарстанда ришвәткә бәйле меңнән артык эш каралган: кем күпме алган?

    2021 ел башыннан Татарстанда ришвәтчелек маддәләре буенча меңнән артык эш каралган. Бу эшләрнең кайберләре инде судка барып җиткән, гаеплеләр рәшәткә артында. Ришвәтчелеккә каршы мәсьәләр буенча ТР Президенты Идарәсенең яңа тикшерүләре нәтиҗәләре дә билгеле булды ("Интертат", Казан, Елена Сәлахова).

     

    Фото: Егор Никитин
    Теркәлгән җинаятьләр арткан
    2021 ел башыннан Татарстанда ришвәтчелек белән бәйле меңнән артык җинаять теркәлгән. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында ясаган чыгышында ТР Прокуратурасының ришвәтчелеккә каршы тору турындагы закон үтәлешенә күзәтчелек буенча бүлеге җитәкчесе Ринат Латыйпов шушы санны әйтте. Быел ачылган җинаятьләрнең саны артуы күзәтелә, былтыр аларның саны 875 булган.


    Ринат Латыйпов: «2021 ел башыннан Татарстанда ришвәтчелек белән бәйле меңнән артык җинаять ачыкланган»
    Солтан Исхаков /«Татар-информ»
    «Динамика уңай булуы дәүләт органнарының нәтиҗәле хезмәте турында сөйли. Ришвәтчелеккә каршы тору — иң мөһим бурычларның берсе. Ришвәт бирү белән бәйле эшләрне ачыклау буенча эшчәнлекне көчәйттек. Быел ачыкланган фактларның саны 80 процентка артты — барысы 500дән артык эш», — дип билгеләде Ринат Латыйпов.

    Агымдагы елда республика судларында ришвәтчелек белән бәйле эшләрдә 175 кешегә хөкем карары чыгарылган. Күпчелек очракта гаепләнүче эскәмиясенә хокук саклау органнары һәм дәүләт хезмәткәрләренә утырган. Күбесе рәшәткә артына озатылган, кайберәүләре штрафлар белән генә котылган.

    «Суд штрафы билгеләү — үзе үк проблема. Хәзерге вакытта җинаять эше туктатылып, штраф сугу закон тарафыннан каралган. Әмма законның әлеге өлешен яңадан карарга кирәк дигән фикердә мин», — диде Латыйпов. 

    Татарстанда ришвәтчелек салган зыянның күләме 450 млн сумга җиткән, әлегә шуның 50 млн сумы гына үз ихтыярлары белән кире кайтарылган.

    Infinitiны алганнар, эштән куганнар
    ТР Прокуратурасының ришвәтчелеккә каршы тору турындагы закон үтәлешенә күзәтчелек буенча бүлеге җитәкчесе Ринат Латыйпов сүзләренә караганда, эчке эшләр органнары һәм башка ведомстволар хезмәткәрләренең керемнәре һәрчак игътибар астында. Әмма кайчакта хезмәткәрләр банк счетында зур гына сумманың каян килеп чыкканлыгын яки кыйммәтле милекне нинди акчага сатып алуларын үзләре дә аңлата алмый. Сүз уңаеннан, ел башыннан 966 дәүләт хезмәткәренең керемнәре турында дөрес булмаган мәгълүмат тапшыруы ачыкланган. 

    Күптән түгел генә Казан шәһәрендә полиция хезмәткәре үзенең Infiniti автомобиленнән колак каккан. Машинаны нинди акчага сатып алуын аңлата алмаган, сүз уңаеннан, аның бәясен 1 млн сум дип бәяләгәннәр. Прокуратура Казанның Совет районы судына мөрәҗәгать иткән, машинаны алу турында карар чыгарылган. Әлегә суд карары законлы көченә кермәгән.

    Ютазы районында яшәүче ханым ышанычны югалту сәбәпле бөтенләй дә эшсез калган. Ул җирлекнең башкарма комитетында Мәгариф идарәсендә дәрәҗәле урында эшләгән.

    «Аның үтенече буенча эшмәкәр белән ике мәктәп арасында төрле җиһазлар кайтару турында килешүләр төзегән. Кайтарылырга тиешле җиһазларның бәясе 600 мең сум тәшкил иткән. Килешү буенча акчалар түләнгәннән соң идарә хезмәткәренең банк счетына 12 мең сум акча күчерелгән», — дип сөйләде Ринат Латыйпов.

    Тикшерү ачыклаганча, мәктәпләргә тиешле җиһазларның барысы да кайтарылмаган. Шул сәбәпле эшмәкәргә карата мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган, ә Мәгариф идарәсе хезмәткәре эштән азат ителгән.

    Реклама

    Татарстанда ришвәтчелеккә бәйле эшләрнең «иң-иңнәре»
    «Быел Татарстанда ришвәтчелек буенча меңнән артык эш кузгатылган — бу былтыргы күрсәткечтән 40 процентка югарырак. Ришвәт бирү, мошенниклык, вазыйфаи вәкаләтләрне арттыру буенча эшләр алар. Еш кына әлеге җинаятьләр төрле тендер, аукционнар, дәүләт сатып алулары уздырганда башкарыла», — дип аңлатты РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең беренче контроль-тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Артур Хафизов.

    Әлеге вакытта республиканың элеккеге экология министрының җинаять эше буенча тикшерү дәвам итә. Тикшерү фикеренчә, 2003 елда Буа районы башлыгы вазыйфасында эшләгәндә, Садретдинов кеше үтерергә заказ биргән. Район башлыгына каршы чыккан ирне үз йортының бусагасында «Квартала» җинаятьчел төркемендә катнашучылар үтереп китә, моның өчен Садретдинов үтерүчеләргә 180 мең сум акча түли.


    Артур Хафизов: «Быел Татарстанда ришвәтчелек буенча меңнән артык эш кузгатылган — бу былтыргы күрсәткечтән 40 процентка югарырак»
    Солтан Исхаков /«Татар-информ»
    «Җинаять эшен тикшерү барышында ришвәтчелек белән бәйле башка эпизодлар да ачыкланды. 2000 елдан 2006 елга кадәр вакыт эчендә Садретдинов Буада яшәүчедән 600 мең сум күләмендә ришвәт алуы билгеле булды. Әлеге акча барәбәренә ул җирле кешегә шәһәрдә биналар һәм җир участоклары алырга ярдәм итәргә тиеш була. Җинаять эше әлегә судка җибәрелмәгән, әмма Садретдинов җәзадан кача алмаячак», — диде Хафизов.

    Октябрьдә Казанда Ростехнадзорның элеккеге җитәкчесе Борис Петровка карата эш кузгатылды. Тикшерү версиясе буенча, 2019 елда Петров Ростехнадзорның Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Ренат Хәкимовка Haier заводына электр җиһазларын эксплуатацияләүгә рөхсәт бирүне сузарга кушкан. Кирәкле дкументларны алу өчен заводка «Энерго Инжиниринг» компаниясе белән килешү төзергә кирәк була, ә бу компания Петров контролендә эшли.

    Тикшерү фикеренчә, Петров 1,4 млн сум акчалата «бүләк» алганнан соң гына кирәкле документларга кул куярга ризалыгын бирә.

    Петров берьюлы ике маддә буенча гаепләнә — «Законлы эшмәкәрлек эшчәнлегенә каршылык күрсәтү» һәм «Вазыйфаи вәкаләтләрне арттыру». 

    Быел җәй көне 2 млн сум күләмендә «откат» - ришвәт алуда гаепләнүче, «Татарстан Почтасы»ның элеккеге транспорт идарәсе бүлеге җитәкчесе Рөстәм Галихановка да хөкем карары укылды. Казанның Вахитов районы суды аны алты ел ярымга тимер рәшәткә артына озатты.


    Быел җәй 2 млн сум күләмендә ришвәт алуда гаепләнүче «Татарстан Почтасы»ның элеккеге транспорт идарәсе бүлеге җитәкчесе Рөстәм Галихановка да хөкем карары укылды
    Алинә Фәйзрахманова / ИА «Татар-информ»
    Хокук саклау органнары хезмәткәрләре дә җинаять җаваплылыгыннан качып котыла алмый — андыйларга карата утызлап эш ачылган. Мисал өчен, ел башында Россия Тикшерү комитетының Лениногорск бүлеге башлыгы Алексей Иванов ришвәтчелек эше буенча кулга алынган иде. Җинаять эше буенча тикшерү дәвам итә.

    «Мондый хезмәткәрләрнең тәртипсезлеге матди зыян гына китереп калмый, хокук саклау органнарының дәрәҗәсенә дә тап төшерә. Андыйларга органнарда урын юк», — дип ассызыклады Артур Хафизов. 

    Дәвамы https://intertat.ru/news/society/04-12-2021/byel-tatarstanda-rishv-tk-b-yle-me-n-n-artyk-esh-karalgan-kem-k-pme-algan-5844477

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: